16+

«Кайгырмагыз, әти-әни, безнең монда өсләр бөтен, тамак тук»

Россия Кораллы көчләренә чакырылыштагы хәрби хезмәткә алынган ир-егетләрнең "Патриот" республика җыелу пунктында үткәргән бер-ике атна вакытлары хәрби хезмәт срогына керми. Чакырылыштагы бер елны хәрби частьләргә кузгалган көннән, хәтта ки, сәгатьтән башлап санарга кирәк.

«Кайгырмагыз, әти-әни, безнең монда өсләр бөтен, тамак тук»

Россия Кораллы көчләренә чакырылыштагы хәрби хезмәткә алынган ир-егетләрнең "Патриот" республика җыелу пунктында үткәргән бер-ике атна вакытлары хәрби хезмәт срогына керми. Чакырылыштагы бер елны хәрби частьләргә кузгалган көннән, хәтта ки, сәгатьтән башлап санарга кирәк.


Татарстаннан 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк чакырылышта дүрт меңгә якын ир-егет армиягә алыначак. Төрле хәрби частьләргә 21 апрельдә кузгалган якташларыбызга Татарстан республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, протоирей Виталий Тимофеев һәм Тимергали хәзрәт Юлдашев намуслы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтырга дигән теләкләрен җиткерделәр.

Генерал-майор Сергей Погодин таныштырганча, Казандагы "Патриот" үзәге Россиядә иң яхшы пунктларның берсе.

- Биредә кагыйдәләр хәрби частьтәге кебек. 30 офицер тәүлек дәвамында тәртип сагында тора, бина тыштан һәм эчтән видеокүзәтүдә. Кемнең дә булса әйберен урлау, юашракларны кыерсыту дигән нәрсә юк,- дип катгый төстә җавап кайтарды республика хәрби комиссары Сергей Погодин, кызыксынып биргән соравыма.

Сәрия Сабурская да: "Чакырылыштагы ир-егетләрнең хокукларын яклыйбыз һәм саклыйбыз", - дип ышандырды. Ул якташларыбызны, әгәр хәрби частьләрдә Уставтан тыш гамәлләргә, ягъни кыерсытуларга дучар булсалар, һич шикләнмичә хәбәр салырга чакырды. Армиягә алынган һәр ир-егеткә хокукый белешмә һәм кирәкле телефоннар китапчыгы биреп җибәрелә.

"Патриот" җыелу үзәгендә булачак солдатларга банк картасы бирелә. Ай саен әлеге картага 2 мең сум, ә ятимнәргә 3 мең сум акча күчереп барыла. Ятимнәргә кәрәзле телефон бүләк ителә. Тулы гаиләдәгеләргә: ата-анага һәм чакырылыштагы хәрби хезмәткә алынучыга сим-карта тапшырыла. Элемтә операторларыннан ташламалар каралган.

Берничә сәгатьтән хәрби частьләргә кузгалачак егетләрнең уй-фикерләрен сораштым.

Илнур Гайнетдинов, Әлмәт шәһәреннән:
- "Патриот" үзәгендә тәртип бик көчле. Безнең монда тамакларыбыз тук булды. Кытай чигендәге Нахабино шәһәрчегенә билгеләделәр. "Чик күренеп тора", - диделәр.

Фирзәр Хәмидуллин, Балык Бистәсе районыннан:
- Яңа Арыш авылыннан мин. Әти хәрби хезмәттә булган, егет кешегә армиягә барып кайту кирәк. Дулкынлану бар инде күңелдә.

Дамир Алимов, Биектаудан:
- Армиягә баруны кирәк саныйм, бер ел күп вакыт түгел. Нахабино шәһәрчегенә билгеләделәр. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын инде.

Генерал-майор Сергей Погодин ның да теләге шул: "Илебез күге кояшлы булсын! Матур хезмәт итеп, ныгып кайтыгыз!"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading