16+

Казахстанның Генераль консулы кайсы ризыкны пешерергә ярата?

Татарстан башкаласы Казанда Төркия, Франция, Кытай, Белоруссия, Казахстан, Венгрия, Иран, Германия илләренең Генераль консуллыклары эшчәнлек алып бара. Казан шәһәр Башкарма комитетының туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты җитәкчесе Дарья Санникова әйткәнчә, консуллыклар рәсми чараларда гына түгел, мәдәниятка һәм спортка кагылышлы программаларда да катнаша.

- Казахстанның Генераль консуллыгы Казандагы башлангычларны иң актив хуплаучыларның берсе. Моңа ике халыкның туганлык җепләре, милли-мәдәни уртаклык та уңай йогынты ясый, әлбәттә. Казанда күп милләтләр вәкилләре яши яки белем ала. Татарстан җитәкчелеге республикада халыкларның дуслыгына зур әһәмият бирә, - диде Дарья Санникова.

Казанның туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты һәм “DALI” аш-су театры хуҗалары Римма белән Рамил Гариповлар милли ризыклар әзерләү осталык-сыйныфы сериясен башлап җибәрде. Тәүге дәресне Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Узанович Искаков үткәрде. Ул, ризык пешерү- хатын-кыз эше, дип санамый. Үзе рәхәтләнеп ашарга әзерли, казахның милли ризыкларыннан бишбармакны пешерергә ярата икән.

- Казах белән татар халкы борынгыдан дус булып, аралашып яшәгән. Бу дуслык һәм хезмәттәшлек саклансын. Казах халкының милли ризыклары татарстанлыларга хуш булсын! Казах, татар, башкорт һәм нугайларның аш-сулары бик охшаш бит, - диде Ерлан Искаков.

Ерлан әфәнде казахларның бәйрәм ризыгы-бишбармак пешереп күрсәтте. Ул ит һәм камыр кисәкләреннән гыйбарәт. Табактан кул белән алып ашау гадәтенә бәйле рәвешле “бишбармак” дип аталган. 

- Кодалар, туганнар җыелышканда яки мәҗелестә ризыкны башлап өлкән кеше бүлә. Табын үзенә бер тәрбия мәктәбе, - ди Генераль консул.

Казахстанның төньяк төбәкләрендә, Ерлан Искаков сөйләгәнчә, майлы итләрне һәм майлы ризыкларны кулланалар икән. “Себер салкыннары анда кышларын, шунлыктан, кешеләр майлы ризык ашый”, - дип аңлатты ул.

Татарларның чәй ризыклары баллы, ә казахларның камыр һәм эремчек-сыр ашамлыклары бик тозлы икән. Майда йөзеп йөргән бишбармак белән сыйланганнан соң, чәйне дә тоз белән эчәсең шул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading