16+

Казан 2016 елда балалар туу буенча рекорд куйды

Татарстан башкаласы 2016 елда балалар туу буенча яңа рекорд куйды. Дөньяга 24 мең 564 бала аваз салды, бу 2015 елгы күрсәткечтән 501 сабыйга күбрәк

Казан 2016 елда балалар туу буенча рекорд куйды

Татарстан башкаласы 2016 елда балалар туу буенча яңа рекорд куйды. Дөньяга 24 мең 564 бала аваз салды, бу 2015 елгы күрсәткечтән 501 сабыйга күбрәк


"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә әлеге куанычлы саннарны шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы-урынбасар Фәридә Гыйлемханова җиткерде. Әгәр 2010 елда гаиләләрдә туган тәүге балалар 57 процентны тәшкил иткән булса, узган ел икенчене һәм өченчене алып кайту статистикасы-55 процент. Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә 2007 елдан башлап дәүләт ярдәме программасы эшли.
-Шактый еллар дәвамында кызларга караганда, малайларның күбрәк тууы күзәтелә. Узган ел, мәсәлән, 12 мең 668 малай дөньяга килде, ә кызлар-11 мең 896 генә,-диде Фәридә Гыйлемханова.- Татарстан башкаласында 2009 елдан бирле туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк. Казанда узган ел үлүчеләр саныннан 11 мең 211 кеше күбрәк туды. Соңгы унбиш ел дәверендә үлем-җитем 13 процентка кимеде.
Казанда 10 мең 862 яңа гаилә теркәлгән, бу 2015 елгы күрсәткечтән 1633 парга азрак. Гаилә коручыларның 60 проценттан артыгы бер милләттәгеләр.
-Хәзер 90нчы елгылар гаилә кора. Ул елларда балалар туу аз иде. Казанда узган ел гаилә коручыларның беркадәр кими төшүе шуның кайтавазы,-дип аңлатты Фәридә Гыйлемханова. -Кызганыч, 4732 гаилә таркалды. Аларның күбесе бергә биш елдан азрак гомер итүчеләр.
Шәһәрнең ЗАГС идарәсе узган ел "Гаиләне саклап калыйк" проектын гамәлгә куйган. Проектка җәлеп ителгән четерекле хәлдәге 519 гаиләдән 364е,психологлар һәм ЗАГС хезмәткәрләре белән очрашулардан соң, татулашкан. Аерылышуга дип бирелгән 166 гариза кире алынган, ә 198 гаилә гариза язу уеннан кире кайткан.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин көн тәртибенә куелган мәсьәләгә йомгак ясап:"Бала туу-безнең киләчәккә "билетыбыз",-дип, гаиләләрнең саклануының һәм демографиянең гаять мөһим нигезләмә булуын әйтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading