16+

Казан егете Азат Кашапов «ВКонтакте» сайтында өйдән чыкмый гына акча эшли

Үзенчәлекле шөгыль белән үзенә икмәк табучы кешеләр турында даими язып торабыз. Аларның күбесе җирдә, остаханәдә тир түгә. Бүгенге героебыз исә интернеттан чыкмый гына акча эшли. Ниндидер инновацион юл белән түгел, ә гап-гади ысул белән. "Вконтакте" сайтында реклама сата ул.

Казан егете Азат Кашапов «ВКонтакте» сайтында өйдән чыкмый гына акча эшли

Үзенчәлекле шөгыль белән үзенә икмәк табучы кешеләр турында даими язып торабыз. Аларның күбесе җирдә, остаханәдә тир түгә. Бүгенге героебыз исә интернеттан чыкмый гына акча эшли. Ниндидер инновацион юл белән түгел, ә гап-гади ысул белән. "Вконтакте" сайтында реклама сата ул.

Азат Кашапов - Казан егете. 145 лицейны тәмамлагач, КФУның ИТИС факультетына программистлыкка укырга кергән. Хәзер 2 курс студенты. Әмма аның "Вконтакте"дагы эшчәнлеген программист кына түгел, теләсә кайсы шәһәр-авылдан, теләсә кайсы малай башкара ала. Шәһәр егете булуына карамастан, Азат татарча менә дигән итеп сөйләшә. Моның өчен ул әти-әнисенә һәм укытучыларына рәхмәтле. Телне белү "Вконтакте"да акча эшләргә дә ярдәм итә аңа.

- Азат, син "Вконтакте" сайтында берничә төркем хуҗасы. Әйтик, «Татарстан. Город Казань» төркемендә 30 мең, «Татарлар Без» төркемендә 60 мең кеше исәпләнә. Билгеле ки, мондый зур төркемнәр тиз генә җыелмый. Бу эшкә ничә яшьтә тотындың?

- 14 яшь булгандыр. "Вконтакте"да теркәлгән идем, берничә айдан "тавыш"лар сата башладым. Миңа берәү 3 сумнан сата иде, мин классташларга, башка кешеләргә 5-6 сумга җибәрдем. Кечкенәдән үк интернет аша акча эщләү, бизнес булдыру кызыксындырды. Төркемнәрне дә шул вакытта эшли башладым.

- "Тавыш сату" ни ул?

- "Тавыш" ул әлеге социаль челтәрдә йөри торган шартлы берәмлек. Аны реклама урнаштыруга, виртуаль бүләк алуга, уеннарда һәм приложениеларда төрле хезмәтләр өчен түләүгә тотарга мөмкин.

- Зур төркемнәрне булдыру сиңа нәрсә бирә?

- Төркемдә халык никадәр күбрәк, рекламаны шулкадәр кыйммәткәрәк сатып була. Кешеләрне оештыру, аларга нәрсәдер сөйләү, нәрсәгәдер өндәү - шул яклары белән кызык миңа бу эш. Акча эшләү яxшы нәрсә, әлбәттә, әмма ул иң мөһиме дип санамыйм.

- Бу төркемнәр сиңа күпме акча китерә?

- Күпме дип, студентка яшәргә, ашарга җитә инде. Дөресен генә әйткәндә, аена күпме чыкканын исәпләгәнем дә юк.

- Алайса башкача сорыйм: бер пост, ягъни төркемдә бер язма элү күпме тора?

- Төркемнәрдә реклама бастырабыз, ансыз булмый. Безнең бәяләр башка төркемнәргә караганда арзан йөри. Бер реклама посты «Татарстан»да 250 сум, ә «Татарлар Без»дә 350 сум тора.

- Реклама бирүче үзе чыгамы, әллә син эзлисеңме?

- Күбрәк үзләре чыгалар, ләкин үзем дә тәкъдим итәм кайвакыт. Чөнки ниндидер проект ошап китә, нәрсәдер безнең тематикага якын була.

- Нинди өлкәдәге оешмалар чыга?

- Төрлесе бар, барысы белән дә эшлибез, концертлар анонслаудан башлап турфирмаларның сәяхәтләрен сатуга кадәр.

- Бартерга эшләргә тәкъдим итсәләр?

- Эшлибез! Шактый кеше белән акчасыз хезмәттәшлек итәбез. Мәсәлән, "Циферблат" дигән антикафе белән (кунаклар анда ашау-эчү өчен түгел, ә үткәргән вакыт өчен түли - Д.С.). Мин аларга пиар - алар миңа антикафеда бушлай утыру мөмкинлеге. Бик күп концертларга бушлай йөрим, шул исәптән кыйммәтле Мәскәү артистларына да.

- Әти-әниең мондый эшеңә ничек карый?

- Уңай, әлбәттә. Алардан акча алмыйм бит. Сирәк кенә, каядыр акча кирәк булганда гына алып тора алам, аннары барыбер кайтарам.

- Бик зур популярлык яулаган "Вконтакте" сайты белән киләчәктә ниләр булыр, ничек уйлыйсың?

- "Вконтакте"да реклама күбәйгәннән күбәя бара. Алга таба да шулай булыр, дип уйлыйм. Күрәбез, бөтен кеше диярлек, хәтта әбиләр дә бу социаль челтәрдә бар. Монда мәгълүмат табу, аралашу уңайлы. Сайтларга кермәсәң дә була. Зур компанияләр социаль челтәрләргә киләләр. Бөтен трафик монда!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading