16+

Казан егете инвалид балаларга спорт үзәге салдыра

Казанның Адоратский урамы, 12нче йортында урнашкан бинада ремонт гөрли. Тиздән монда инвалид балалар өчен физик үсеш һәм спорт тәрбиясе үзәге ачылачак. Биредә көрәш, гимнастика, башка спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Массаж бүлмәсе ясарга, балалары церебраль параличтан интеккән әниләр өчен йога курслары да оештырырга җыеналар. Бу хезмәтләр барысы да бушлай...

Казан егете инвалид балаларга спорт үзәге салдыра

Казанның Адоратский урамы, 12нче йортында урнашкан бинада ремонт гөрли. Тиздән монда инвалид балалар өчен физик үсеш һәм спорт тәрбиясе үзәге ачылачак. Биредә көрәш, гимнастика, башка спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Массаж бүлмәсе ясарга, балалары церебраль параличтан интеккән әниләр өчен йога курслары да оештырырга җыеналар. Бу хезмәтләр барысы да бушлай...

Лев белән спорт тәрбиясе үзәге булачак бинада очраштык. Күзләре янып торган, ремонтның төгәлләнеп килү сөенеченнән йөзенә елмаю кунган егет безгә һәр бүлмәне күрсәтеп чыкты: массаж бүлмәсендә арка баганасын, буыннарны яза торган җайланма куелачак, бер бүлмәдә көрәш төрләре, бокс белән шөгыльләнәчәкләр, янәшәдә юыну бүлмәләре, гардероб... Барысын да нечкәлекләренә кадәр уйлаган ул: инвалид балалар куркынычсызлыгы өчен матларның биек, йомшак булуын, стенаны мультфильм геройлары рәсемнәре белән бизәүне, әти-әниләр күнегүләр вакытында балаларын күзәтә алсын дип тәрәзәләр булдыруны да. Лев мондый балалар өчен спортның ни дәрәҗәдә кирәк икәнен, үзенчәлекле сабыйларның хәлен яхшы аңлый, чөнки үзе дә тумыштан инвалид.


Наталья Иванова фотосы

- Туган вакытта имгәнгәнмен. Аякларыма зыян килгән. Туры юлдан атлаганда да сөрлеккәнемне, абынганымны, аякларымның нык кәкре булуын яхшы хәтерлим. Алты яшемә кадәр алты операция ясадылар. Инвалид арбасыннан башка йөри башлагач, сиңа инвалидлык группасы кирәк түгел, дип, «сәламәт» кешегә әйләндем, - ди егет.

Хәер, үзе дә инвалидлык группасын озынайтырга теләмәгән. «Үземнең физик яктан мөмкинлегем чикле икәнлекне башкаларга дәлилләп йөрисем килми, аңардан, иртәме-соңмы, баш тарткан булыр идем», - ди. Аяклары азрак рәтләнсә дә, неврология белән бәйле проблемалар башланган. Шулчак әбисе алты яшьлек оныгын көрәш секциясенә алып килгән. Шул вакыттан бирле спорт Лев өчен тормышының бер өлешенә әйләнгән. Ул ныгыган, сәламәтлеге яхшырган. Лев Алимов бүген - Россия чемпионы, Идел буе районында өч тапкыр чемпион, каратэ-кёкусинкай буенча спорт мастеры.

Левтан инвалид балалар өчен спорт үзәге булдыру идеясе ничек туганын сорыйм.

- Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда бары биш кенә процент бала тулысынча сәламәт туган, калган 95 процентында төрле тайпылышлар күзәтелә. Бу очракта әти-әнинең баласына игътибары, аның сәламәтлеген кайгыртуы мөһим, - диде ул. - Инвалидларның төрлесе бар. Бөтенләй күрми, ишетми торганнары була, кемнеңдер бер кулы, аягы юк. Әмма алар да, ныклап шөгыльләнгәндә, спорт өлкәсендә уңышка ирешә ала. Паралимпия уеннарында нәкъ менә дөм сукыр, тома чукраклар катнаша лабаса.

- Бина өчен аренда түләп торачаксызмы?
- Юк, бина безгә бушлай бирелде. Танышларым да моңа ышанып бетә алмый. Инвалид балаларга спорт тәрбиясе үзәге булсын дип бина сорап, Казан шәһәре мэрына хат юлладым. Бу хакта оныткан да идем инде, бина бүлеп бирелде дип шалтыраттылар. Үзем - чынбарлык белән яши торган кеше. Могҗиза көтмим. Илсур Метшинның бу бинаны бирүен дә бәхет эше дип кабул иттем. Дөрес, ремонт башлаганчы, документ эшләре белән шактый йөрергә туры килде.



- Ремонт, үзәкне җиһазландыру өчен шактый акча сарыф ителә. Үзәктә балалар бушлай шөгыльләнәчәк дисез, моның кадәр чыгымнарны ничек капларга җыенасыз?
- Мин, балалардан тыш, сәламәт һәвәскәр спортчылар белән дә шөгыльләнәм. Көрәш буенча күнегүләр уздырам. Аннан кергән акча ярап куя. Дәүләт грантларына да өмет зурдан. Безнең бу башлангычны Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хуплады. Республика балалар клиник хастаханәсендә баш табиб Рафаэль Шәвәлиев теләктәшлек күрсәтергә риза. Ул үзәкне табиблар белән тәэмин итүдә булышырга әзер.

- Инвалид балалар өчен көрәш куркыныч түгелме?
- Ә нәрсәсе куркыныч булсын? Үз мисалымда да әйтә алам: спорт, көрәш үз-үзеңне җиңәргә ярдәм итә. Монда һәркем үзе өчен. Инвалидлар еш кына сәламәт кешегә караганда да зуррак уңышлары белән гаҗәпләндерергә мөмкин. Мин гомумән, кеше спортка килгән икән, ахыргача шунда калырга тиеш дип саныйм. Бер ярдан икенчесенә күчеп йөрү нәтиҗә бирми. Еллар дәвамында шөгыльләнеп кенә уңышка ирешеп була. Көрәш тәртипкә өйрәтә, тормышта нык ярдәм итә. Игътибарлылык, батырлык, үз-үзеңә ышану кебек сыйфатлар, дисциплина барлыкка килә.

- Каратэ, көрәш белән ничә яшьтән шөгыльләнә башларга була?
- Мин балаларны җиде яшьтән көрәш секцияләренә бирергә киңәш итәм. Россия Федерациясе күләмендә уздырыла торган көрәш-бәйгеләрнең дә күбесенә балалар 12 яшьтән кабул ителә. Бары шул яшьтә генә балалар күнегүләргә психологик, физик яктан тулысынча әзер була. Көрәштә җиңел түгел, сиңа сугачакларын, авыртачагын белеп барасың, имгәнүең дә бар. Моңа әзер булырга кирәк. Инвалид дип, баланы беркайчан аермадым. Кызгануларны үзем дә яратмыйм. Балалар да минем таләпчәнлегемне белә, шуңа да тегене эшләмим, моны ясамыйм, дип елап утырганнары юк.


Фото: vk.com

- Буш вакытыңны ничек уздырасың?
- Буш вакытымда көрәшкә йөрүче егетләр белән шәһәр паркларында шөгыльләнәбез. Кайчакта 70ләп кеше җыелабыз. Кыш көне Тирән күлгә су коенырга барабыз. 12шәр чакрым йөгерәбез. Күп вакытымны балалар белән уздырам. Алар белән рәхәт, күңелле.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading