16+

«Казан каймасы» төзелешенең шаһитлары канлы еллар серен ачты

1941 елның көзе. Фашистлар зур көч белән Мәскәүгә таба хәрәкәт итә. Фронттан күңелсез хәбәрләр килеп тора. Илне ничек тә саклап калырга, дошманны сәнәгать үзәге булган Казанга, гомумән Идел елгасына якын җибәрмәскә кирәк.

«Казан каймасы» төзелешенең шаһитлары канлы еллар серен ачты

1941 елның көзе. Фашистлар зур көч белән Мәскәүгә таба хәрәкәт итә. Фронттан күңелсез хәбәрләр килеп тора. Илне ничек тә саклап калырга, дошманны сәнәгать үзәге булган Казанга, гомумән Идел елгасына якын җибәрмәскә кирәк.

13 октябрьдә СССР Дәүләт оборона комитеты дошман танкларыннан саклану өчен тиз арада окоплар казырга карар кыла. Ә инде ун көннән, «яшерен» тамгасы белән, Идел буенда саклану корылмалары төзергә дигән приказ чыга. Казанда махсус Саклану комитеты төзелә. Аның алдына Казанны ярымбоҗра белән әйләндереп алу, окоплар казу, саклану чаралары күрү, фашистларны Казанга якын китермәү бурычы куела.



1941 елның 25 октябрендә, комитет карары нигезендә, Казанны әйләндереп алу өчен, бөтен көчне бер «нокта»га туплау башлана. Бу план тарихка «Казан каймасы» дип кереп кала. Халыкта бу «окоп казу фаҗигаләре», «окоп казу сере», «окоп еллары» булып күңелләргә уелган. Казан каймасының чикләре Мари, Чувашия республикаларыннан башланып, Татарстан аша уза. Халык таңнан алып төнгә кадәр дошман килү юнәлешендә берсеннән-берсе бик ерак булмаган окоп-ячейкалар, пехотага каршы кеше биеклегендә булган окоплар, танкка каршы зур чокырлар казый. Аларның тирәнлеге - 1,5 метр, киңлеге 4-5 метр була. Дошман киләсе якны - сөзәк, икенче ягын текә итеп эшлиләр. Ә тау өстендә - дотлар, дзотлар, алар имән бүрәнәләр белән бурап, җиргә күмеп ясала. Ул землянкасыман ныгытма була.


Фашистлар Мәскәү тирәсендә тар-мар ителүенә, фронтларда хәлнең берникадәр яхшыруына карамастан, Казанны саклау корылмалары, окоп казулар 1942 елның 11 февраленә кадәр тукталмый. Төзелеш эшләре, планда каралганча, тулысынча үтәлә. Окоп казучылар өйләренә 1942 елның март урталарында гына кайта. Октябрь-февраль айларында биш айга якын дәвам иткән бу хезмәт республикабыз һәм районнар тарихына үзенең героик һәм фаҗигале битләре белән кереп калды. Әмма, ни кызганыч, без аның турында бик аз беләбез. ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтүгә әзерлек уңаеннан, Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты республика тарихында булган, моңарчы тирәнтен өйрәнелмәгән яңа кызыклы фактларга тап булган. Алар арасында Казан каймасы төзелешенә кагылышлылары да бар.

«Көчебез калмады, ашарга җитми»

Тарихи фактларга килгәндә, Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова сүзләренчә, Казан каймасын төзүгә республиканың 34 районы җәлеп ителгән. Нигездә эш Кайбыч, Апас, Буа, Тәтеш, Спас районнары территориясендә бара.
- Окоп казу эшендә бик күп халык катнашкан. Архив документларыннан билгеле булганча, 1941 елның 15 декабрендә, әйтик, төзелештә 107 мең эшче катнашкан. Алар, нигездә, хатын-кызлардан, яшүсмерләрдән, Казаннан китерелгән студентлар, эвакуацияләнеп килүчеләр һәм предприятие эшчеләреннән торган. Алар казыган ярымбоҗра рәвешендәге гигант корылманың озынлыгы 331 чакрымны тәшкил итә. Халык иртәдән алып кичкә кадәр окоп казый. Араларында үлеп калучылар да, йогышлы авырулар эләктерүчеләр дә, имгәнүчеләр дә була. Көннәр бик салкын торганлыктан, өшүчеләр дә булган. Җылы киемнәре, эшләргә кораллары да җитмәгән. Тик шулай да дүрт ай эчендә алар 6 435 860 кубометр җир казып чыгарган, 294 812 кубометр урман, 95 951 кубометр таш әзерләгән. 392 команда һәм команда-күзәтчелек пункты, 98 яшерен утлы нокта, 419 землянка төзелә. Төзелешкә кешеләр генә түгел, трактор, машина, атлар да җәлеп ителгән, - дип сөйләде ул.
Тарихи документлардан эшнең никадәр авыр булуын күрәбез. «Спартак» комбинатыннан эшкә җибәрелгән эшчеләр Обкомга шундый эчтәлектәге хат җибәрә: «Без киемне бер айга гына алдык. Көчебез калмады, ашарга җитми. Авылда акчага бернәрсә дә алып булмый. Шуңа да өстебездәге соңгы күлмәкне салып бирергә туры килә». Казан дәүләт университеты студентлары да шундый ук хәлдә була: «Без барыбыз да бетләдек, чәчне кыркырга туры килә... Иртәнге алтыда торабыз, сыек кына ашап, 8-9 чакрым ераклыктагы эшкә барабыз. Анда ял итмичә сәгать дүрткә кадәр эшлибез. Аннары тагын шул юлны үтеп өйгә кайтабыз».

Өшеп үлүчеләр дә булган

Окоп казу эшендә барысы тугыз хәрби-кыр төзелеше отряды катнаша. Аның бишесе ТАССР территориясендә оеша. Беренче номерлы хәрби-кыр төзелешенең Кайбыч районында урнашуы билгеле. Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рамис Хәялиев сүзләренчә, Казан каймасы төзелеше иң беренче булып алар районында башлана. Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында аларның төп штаблары урнаша.

- Без Мәскәү юлында урнашканлыктан, иң беренче окоплар бездә казыла башлаган. Район буйлап 64 чакрым озынлыктагы окоплар казыла. Бу иң тыгыз, җаваплы участок саналган. Тагын бер фактка тукталасым килә: 1941 елның 20 ноябренә булган мәгълүмат-белешмә районда шул көнне 36 мең кеше эшләвен хәбәр итә. Иске Чәчкаб авылында урнашкан штаб белән ТАССР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары Ф.М.Ковальский җитәкчелек иткән. Бүгенге көндә аның вазифасын вице-премьер дип әйтергә булыр иде. Штаб эшен Ковальскийның алып баруы да Казан каймасы төзелешенең никадәр җаваплы эш булуы турында сөйли, - ди Рамис Хәялиев.

Октябрь бик җылы килә, читтән килүчеләр, бер-ике атнага дип кенә белеп, җиңелчә киенеп килә. Ләкин эш дүрт айга сузыла. Көннәр кискен салкынайта. Кайбер көннәрдә 40 градуска кадәр суыта. Каткан җирне кәйлә, лом белән генә чокып булмый башлый. Бу вакытта күрше Ульянково авылында хәрби часть өйрәнүләр алып барган. Алар зур чокырларны тротил белән шартлатып бирәләр. Окоп казу дигән сүзне бик тар мәгънәдә генә аңларга мөмкиннәр. Ул тулы бер комплекслы хәрби төзелеш була. Иң алда - беренче линиядә танкка каршы чокырлар казыла. Икенче линия дот һәм дзотлар өчен ясала. Аларның өсте өчәр катлы бүрәнәләр белән бурала. Алар миналар, гранаталар шартлаганда да дзотларны саклап торырга тиеш була. Кызганыч, алар хәзер сакланмаган. Дошман Мәскәүдән куылгач, төзелешкә кирәк дип, бүрәнәләрне сүтеп бетерәләр. Кырларны тигезләп, сукалап, иген чәчәләр. Берничә җирдә генә танкка каршы казылган чокырларның фрагментлары саклана.



Казан каймасы төзелеше җир казу белән генә бәйләнмәгән, урман да кисәргә туры килә. Агачларны кисеп, алып кайтып буралар ясыйлар. Бөтен кешегә дә эш җитәрлек була.
- Әлеге тарихи вакыйга безнең гаиләбезгә дә кагылган. Минем дәү әнием Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылыннан. Ул да Чәчкаб авылына окоп казырга йөргән. Шунда ике баласын югалткан. Зәмһәрир суыклар торгач, туңучылар, өшүчеләр дә булган. «Спартак» аяк киеме комбинатыннан эшкә килгән берничә хатынның өшеп үлүе билгеле. Халыкка бик зур михнәт күрергә туры килгән. Әмма нинди генә хәлгә калсалар да, зур батырлык күрсәткәннәр, - дип сөйли әңгәмәдәшем.

Немецлар Казан каймасы төзелеше турында хәбәрдар булганнар. Бу турыда Рамис Хәялиевкә авылдашы Хәмзә абый сөйләгән булган:
- Без окоп казыганда баш очында немец самолетлары очып, листовкалар таратты. Листовкага «эй девочки-мадамочки, не ройте свои ямочки, пройдут немецкие танки, зароют ваши ямки» диелгән иде, дип сөйләде ул миңа. Дошманның Казанга килеп җитүе бик мөмкин булган ул вакытта. Димәк, немец самолетлары разведкага да йөргәннәр булып чыга, - ди ул.

Тыл геройлары

Бүгенге көндә Иске Чәчкаб авылында Казан каймасы төзелешенең шаһитлары булган берничә кеше генә исән-сау. Безгә алар белән очрашып сөйләшергә насыйп булды. Зиннәтулла абый Заһидуллин ул вакытта авыл советы рәисе була.



Зиннәтулла Заһидуллин

- Мин 21 яшьлек егетне авыл рәисе итеп куйдылар. Окоп казу турындагы хәбәр килеп ирешүгә, мәктәптә штаб оештырдылар. Авылга Казаннан, районнардан бертуктаусыз халык агылды. Көненә икешәр йөз кеше килә. Барысын да окоп казырга җибәргәннәр. Минем бурыч - аларны фатирга урнаштыру. Урам буенча йөреп, һәр өйдә күпме кеше яшәвенә карап, капкаларына саннар сугып чыктым. Биш дип язылган икән, анда биш кеше керергә тиеш була. Авыл халкы, ничек кенә авыр булмасын, каршы килми. Каршы килергә дә куркыныч, приказ бар. Клубка да, китапханәгә дә керттек. Күбесен күрше авылларга озатып-таратып бетердек. Килүчеләр арасында Гадел Кутуй, Гомәр Бәширов та бар иде, тагын ике язучы барлыгы истә калган. Мин аларны фәкыйрь генә йортка урнаштырдым. Сукыр лампа кертеп бирдем. Шуннан соң Гадел Кутуй «Сукыр лампа» дигән шигырен язган. Окоп казучылар өчен пекарня ачылды, эш кораллары кайтардылар, табиблар китерелде, авырып китүчеләрне кире өйләренә озаттылар. Кич белән өйдә ут яндырырга ярамый иде. Төнлә, чират торып, урамнарны сакладык. Уты булган кешеләргә кисәтү ясала иде, - дип сөйли Зиннәтулла бабай.

Әминә апа Габидуллиналарда биш кыз һәм бер прораб яшәгән. Окоп казырга әнисе дә йөргән.



Әминә Габидуллина

- Әниебез карынында алтынчы баласын йөртә иде. Миңа ул вакытта унөч яшь. Әтиебезне Чувашиягә салым агенты итеп җибәрделәр. Айга бер тапкыр гына кайтып китә. Апабыз конюшняда атлар карады. Әни окоп казырга киткәндә, мин энекәшләрем белән өйдә калам. Зур ызбада безнең белән элеккеге Нурлат районы Айдар авылыннан килгән биш кыз торды. Районнарын хәтерләмим. Кечкенә ызбада прораб яшәде. Ул окопларны карап-тикшереп йөрде. Кызлар арып кайталар да идәнгә тезелеп ятарлар иде. Алар күрше авылга йөреп эшләде. Без сәкедә йокладык. Әнинең хәле авырайгач, аның урынына эшкә мине җибәрделәр. Тәртипләр кырыс - өйдә калырга ярамый. 13 яшьлек бала нәрсә эшли алсын инде? Калын итеп киендерәләр дә барып утырып кайтам. Әни хастаханәгә барып белешмә алып кайткач, мин дә өйдә кала башладым. Салкыннар иллешәр градуска җитте. Мичкә ягу минем өстә булды. Көне буе мич каршында әвәрә килдем. Прораб дигәнемнең фамилиясе истә калган - Хәмзин иде. Ул һәр көнне мунча яктырды. Мин кайтканчы мунча ягып куегыз ди дә чыгып китә. Яланбаш йөргәнен хәтерлим. Ульянково авылыннан аңа дуңгыз түшкәләре китерәләр иде. Шуны пешереп ашады. Хәзер уйлап торам: шул вакытта ук ришвәт дигән нәрсә булган бит. Эштән качып калучылар дуңгыз биреп котылганнардыр дим. Алар киткәч, өйгә сигез солдат керттеләр. Күпме кешенең кул көче керде шул окопларны казырга. Ә аның турында соңгы бер-ике елда гына искә ала башладылар. Югыйсә тыл геройлары бит алар, - ди Әминә апа.

Шушы ук авылда яшәүче 96 яшьлек Сылу апа Хәбибуллина да окоп казу михнәтен татыган.



Сылу Хәбибуллина

1942 елда аны кырчылык бригадир итеп куйганнар. Сугыш беткәннән соң да бригадир булып эшләгән.
- Ашарга да, кияргә дә юк. Хәзерге кебек газ ягу да юк. Хезмәт көненә «таяк» кына язалар. Атлар да арык, машина, трактор да юк. Җиңү хакына халык түзгән. Тешен кысып булса да, сабыр иткән, - ди ул.

«Казан каймасы» төзелешендә әби-бабайлары, якыннары, туганнары эшләгән һәр кеше социаль челтәрләрдә #ТатарстанВОВ, #КазанскийОбвод хештэгы белән шушы вакыйга турында истәлекләр турында яза ала.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading