16+

Казан Париждан калышмаска җыена

Башкалада бәдрәфләр баш бәласенә әверелгән иде. Совет заманнарында ЦУМ, «Балалар дөньясы» кибетләре янында һәм Ленин бакчасында эшләгән җәмәгать бәдрәфләренең ябылганлыкларына инде 20 ел.

Казан Париждан калышмаска җыена

Башкалада бәдрәфләр баш бәласенә әверелгән иде. Совет заманнарында ЦУМ, «Балалар дөньясы» кибетләре янында һәм Ленин бакчасында эшләгән җәмәгать бәдрәфләренең ябылганлыкларына инде 20 ел.

Казанда узачак Универсиада бу мәсьәләнең чишелешенә дә уңай йогынты ясады. Ленин бакчасындагы бәдрәф кабаттан төзелә. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, башкала урамнарына 23 берәмлек модуль бәдрәф куелачак. Аларның барысы да 1 июньнән эшләтеп җибәреләчәк. Меңьеллык паркы янына куелган бәдрәф инде гамәлдә. «Модуль бәдрәфне ясау һәм җиһазлау 550 мең сумга төште. Аның каравы, өйдәге кебек бөтен шартлары бар», - дип таныштырды «ЭКО сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Нәҗип Нуретдинов. «Бәдрәфләрне алга таба тәүлек дәвамында эшләтү күздә тотыла. Казанга якын киләчәктә Париждагы кебек матур бәдрәфләр куелачак», - диде Игорь Куляжев.
Мэр җәмәгать бәдрәфләрендә санитар таләпләрне катгый үтәү зарурлыгын искәртте. Илсур Метшин: «Безнең халык, 5-10 сум түләп бәдрәфкә кергәнче, табигый хаҗәтен куаклар артында үтәүне кулайрак күрә. Быел модуль бәдрәфләр бушлай эшләячәк», - дип сөендерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading