16+

Казан – шәфкатьлеләр шәһәреме?

Казан мәктәпләрендә 27-31 октябрьләр "Шәфкатьлелек атнасы" ("Неделя добра") шигаре астында узды.

Казан – шәфкатьлеләр шәһәреме?

Казан мәктәпләрендә 27-31 октябрьләр "Шәфкатьлелек атнасы" ("Неделя добра") шигаре астында узды.

- Бу тәрбияви чара узган ел тәүге мәртәбә оештырылган иде. Быелгысында башкаладагы барлык мәктәпләр дә катнашты, - дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова кичә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Атналык 27 октябрьдә шәфкатлелек дәресләре белән башланып киткән. "Тугъры дусларга ярдәм" акциясендә хуҗасыз этләр өчен 300 килограмм ризык, дарулар һәм төзелеш чималлары җыелган.
- Казан мәктәпләре 29 октябрьдә аеруча гөрләде: укучылар үзләре ясаган әйберләрдән ярминкәләр оештырды, макулатура ташыды, спектакльләр куйды. Шушы чаралардан 2,5 миллион сум акча тупланды, әлеге акчалар авыру балаларны дәвалауга күчерелде. Башкала мәктәпләрендә белем алучылар "Дуслык көне" акциясендә Донецк һәм Луганск укучыларына бүләккә китаплар, Яңа ел уенчыклары җибәрделәр, - диде Наталья Гречанникова.

Шушы мәгълүматтан соң, мэр Илсур Метшин, уйламаганда-көтмәгәндә, Казан районнары хакимиятләре башлыкларыннан: "Сез мәктәпләрдә барган шәфкатьлелек акцияләрендә булдыгызмы?" - дип сорады. Шөкер, җитәкчеләр хәбәрдар булып чыкты. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев җиде мәктәпнең - зоопаркка ризык, биш мәктәпнең Анжела Вавилова исемендәге фондка акча җыюлары, ә 107нче мәктәп укучыларының аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларга спектакль куюлары турында сөйләде. Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов шәфкатьлелек атнасында ата-аналарның мәктәп ярминкәләрен оештырудагы ярдәмен билгеләп үтте. Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов сүзләренә караганда алардагы мәктәпләрдәге чараларга ата-аналар гына түгел, ә предприятиеләр җитәкчеләре дә чакырылган. "Мондый чараларны мәктәпләр белән генә чикләнмәскә кирәк," - диде ул. Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров әйтүенчә, тәрбияви чаралар район мәктәпләрендә ел дәвамында барачак. Укучылар "Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!" фестиваленә әзерләнергә керешкән, әлеге фестиваль традиция буенча Дәрвишләрн бистәсендә 14 интернатта тәрбияләнүчеләр катнашында уза икән.

- Сан мөһим түгел, мәсьәләнең тәрбияви ягы кадерле, - дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин, - балалар һәркайда һәм һәммәсе шәфкатьле. Аларда бу тойгыны вакытында уятып җибәрергә, ныгытырга гына кирәк. Шунлыктан әлеге чараны бер мәртәбә үткәрү белән генә чикләнмичә, уку елы дәвамында алып бару зарур. Көчле үзенең мөмкинлекләрен мохтаҗларга ярдәм күрсәтүгә дә юнәлтергә тиеш. Әлегә без моның белән мактана алмыйбыз. Чит илләр байлары безнекеләрдән юмартырак. Көнбатышта бөек кешеләрдә, музыкантларда, спортчыларда хәйриячелек - көндәлек эш. Без алдагы биш елда шәһәрне үстерүнең 12 төп юнәлешен билгеләдек. Шулардан иң әһәмиятлеләреннән берсе - Казанны шәфкатьле шәһәр итү. Балаларыбызны мохтаҗларны кайгыртучан итеп тәрбиялик. Ярдәм бит гел акчага гына корылмаган, гап-гади игътибарлылык та җитә кайчак. Казанны шәфкатьле шәһәр итү мөмкинлекләребез бар, кешеләргә игътибар һәм ярату гына кирәк.

Фото: poem4you.ru





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading