16+

Казан туризм буенча Россия шәһәрләре арасында бишенче урында тора

Татарстанның Кремлен, Колшәрифен, Сөембикәсен, Болгарын телевизордан гына күреп белгән чит өлкәләрдәге милләттәшләребез быел хыялларын тормышка ашырып, бу һәйкәлләр янында селфига да төшә алачак. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, ерактагы якын кардәшләребез өчен быел махсус программа булдырылырга мөмкин. "Безнең максат - мөмкин кадәр күбрәк ватандашыбызга заманча республиканы...

Казан туризм буенча Россия шәһәрләре арасында бишенче урында тора

Татарстанның Кремлен, Колшәрифен, Сөембикәсен, Болгарын телевизордан гына күреп белгән чит өлкәләрдәге милләттәшләребез быел хыялларын тормышка ашырып, бу һәйкәлләр янында селфига да төшә алачак. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов әйтүенчә, ерактагы якын кардәшләребез өчен быел махсус программа булдырылырга мөмкин. "Безнең максат - мөмкин кадәр күбрәк ватандашыбызга заманча республиканы...

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты узган елның 3 мартында гына оешса да, авыз тутырып мактанырлык эшләре җитәрлек инде. 2014 елда республикага 2,5 миллион турист сукмак салган. Бу күрсәткеч буенча без Россия шәһәрләре арасында бишенче урында. Болгарның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе дә бик тиз нәтиҗә бирә башлаган. Узган ел Болгар җире белән 285 мең кеше хозурланып киткән (2013 ел белән чагыштырганда, 48 процентка күбрәк!). Аның "кулдашы" - Зөя утравына да халык агыла - узган ел 182 мең кеше эз калдырган анда.

Чит илдә ял итү бәяләре өскә үрмәләү аркасында, быел Россия халкы үзебезнең төбәкләрдә генә ял итәр, дип көтелә. Хеопс пирамидасы, Бөек Кытай дивары, Колизейлар ял итеп алсын әле, безне Кызыл мәйдан, Байкал күле, Мамай курганнары һәм башкалар көтә!

- Бүгенге көндә Татарстанның Идел белән Кама елгалары биләмәләрендә ял оештыру өчен гаҗәеп мөмкинлекләр бар, әмма алар берничек тә кулланылмый, - диде комитет рәисе. Узган ел Югары Ослан, Спас, Балык Бистәсе һәм Кама Тамагы районнарына туристларны җәлеп итү буенча проектлар эшләнгән. Быел аларны тормышка ашыру өчен инвесторлар эзләячәкләр.

Казан, Болгар һәм Зөя белән чикләнергә кирәкми, дип күптән чаң сугалар. Әмма республика районнарында туризмны үстерим дисәң дә, Иванов әйтүенчә, белгечләр юк.
Туристларны урнаштыру ягыннан да республикабыз алдынгылар сафында. Татарстанда төрле дәрәҗәдәге 359 кунакханә исәпләнә. Әмма 2013 елда алар 60 процентка тулган булса, 2014 елда бу күрсәткеч 47 процентка кадәр кимегән. Шул уңайдан Сергей Иванов коллегиядә катнашкан республика президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанның туристик мөмкинлекләрен илкүләм һәм халыкара базарларда көчәйтергә тәкъдим итте. Моның өчен IT-технологияләрне эшкә җигәргә, туризмга кагылышлы чаралар үткәрергә кирәк.

Моңарчы безгә Кытай товарлары гына күпләп кертелсә, быел Казанга кытайлылар үзләре дә турист булып килә башлаячак. Узган елның октябрендә Татарстанның Дәүләт комитеты Кытайның иң эре туроператоры белән килешүне имзалады. 2014 елда Россиягә ашкынган туристлар арасында беренчелек - кытайлыларда, тик күбесе Мәскәү белән Санкт-Петербургка гына таң калып китә. Быелдан Казан да таң калдырачак аларны. Сүз уңаеннан, Казан федераль университетында берьюлы биш чит телдә (кытай, гарәп, төрек, инглиз һәм итальян) эшли алачак 50 экскурсовод әзерлиләр.

Утырышта катнашкан туризм буенча Федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов сүзләренчә, Россиядә эчке туризм, чыннан да, киң колач җәя. Эчке туризм белән шөгыльләнүче операторлар да арта. Әйтик, 2014 елда Россия төбәкләрендә 41,5 миллион кеше ял иткән! Гомумән, туризм илебезнең барлык өлкәләрендә дә "икътисади учак"ны дөрләтеп җибәрә торган утын сыман. Кесәгә кергән акчадан кала, эш урыннары да арта ләбаса.

- Туризм, хезмәт күрсәтү өлкәсе - халык өчен акча эшләү өчен яхшы мөмкинлек, кече һәм урта эшмәкәрлек өчен дә нигез, - дип ассызыклады Президент Рөстәм Миңнеханов. - Алда бик күп эш көтелә, әмма Дәүләт комитетында көчле команда тупланган, шуңа да без Татарстанны бергәләп танытачакбыз.

Форсаттан файдаланып, 2016 елны Татарстанда туризм елы буларак игълан итеп булырмы икән, дип Сергей Иванов Президентка мөрәҗәгать итте.

Гашыйкларга менә дигән!
Travel.ru туризм порталы Россиянең күп кенә шәһәрләрен тикшереп, Казан Гашыйклар көнен үткәрү өчен иң кулай һәм иң арзан шәһәр, дигән нәтиҗәгә килгән. Рейтинг төзегәндә, белгечләр мондый параметларга таянган: кыйбат булмаган кунакханәдә бер тәүлек тору, ике кешелек кичке аш (ике төрле ризык һәм бер бокал вино), музей, күргәзмә яки шәһәр буенча романтик экскурсиягә бару. Ахыр чиктә, 2430 сум килеп чыккан. Гыйшык утында янучы сәяхәтчеләр Казан үзәгенең тар урамнарында йөри, Баумандагы берәр кафеда кич утырып, татарча деликатеслардан авыз итә, гашыйклар троллейбусында йөри алачак. Аны әллә каян танып була: ал төстәге троллейбусның сыртына "Поездка, ставшая судьбой" дип язылган.

Фото info.tatcenter.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading