16+

Казан урамнарыннан шифалы су акмас

Татарстан башкаласында җир асты су һәм канализация үткәргечләре 70 проценттан да артыгракка тузган. Узган ел су үткәргечләрдә 1174 авария булган, быелның өч аенда үткәргечләр тишелүдән 79 җир убылу теркәлгән.

Казан урамнарыннан шифалы су акмас

Татарстан башкаласында җир асты су һәм канализация үткәргечләре 70 проценттан да артыгракка тузган. Узган ел су үткәргечләрдә 1174 авария булган, быелның өч аенда үткәргечләр тишелүдән 79 җир убылу теркәлгән.

– Төп җитештерү фондлары төзекләндереп өлгергәннән тизрәк искерә. Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында торак-коммуналь хуҗалыкны төзекләндерү буенча колачлы программа башлануы турындагы сүзләрен зур өметләр белән кабул иттек. Тармакка ун елда 4,5 триллион сумга якын инвестиция кертү планлаштырыла, – диде “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә. 

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан үткәргечләр челтәрен төзекләндерү буенча төбәк программасы проекты әзерләнгән. Анда 2024 елда Казанда да 820 миллион сумга 17 чакрым су үткәргечләрне төзекләндерү исәпкә алынган.

Андрей Егоров сөйләгәнчә, Казанда быел 12 чакрым озынлыкта су һәм канализация үткәргечләре яңартылачак. Инвестиция программалары һәм капиталь ремонт кысаларында, “Водоканал” предприятиесе шушы эшләрне башкару өчен 2,8 миллиард сум планлаштырган. Су һәм канализация үткәргечләре Гәрәев һәм Сибгат Хәким урамнарында төзелә торган мәктәпләр, “Светлая долина” торак комплексы, Адоратский урамындагы балалар бакчасы, Тэц урамындагы тикшерү изоляторы, Гадел Кутуй, Родина, Михаил Миль, Алексей Козин урамнарындагы торак йортлар өчен барлыкка китерелә.

Ломжа, Гадел Кутуй, Исәнбәт, Толстой, Сахаров, Красиков, Халитов, Архангель, Дорожный, Рубежный, Коновалов һәм башка урамнарда 100 миллиметрдан 2000 миллиметрга кадәрге диаметрдагы 28 чакрым үткәргечләр ремонтланачак. Гадел Кутуй урамында 300 миллиметр диаметрдагы үткәргечне төзекләндерүгә керешелде инде.

 “60нчы квартал”, “Тэцовская”, “Азино” су үткәргеч – насос станцияләрендә 900 берәмлек технологик җиһазны алмаштыру ниятләнелә. “Заречье” канализация-насос станциясеннән коллектор төзү буенча проект эшләрен тәмамлау күздә тотыла.

Планлаштырылган эшне җиренә җиткерү мөһим. Югыйсә, җир астыннан “сасы фонтан” бәреп чыгуы да ихтимал. Ә ул инде шифалы су булмаячак.

Фото: https://kzn.ru/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading