16+

Казан юлларына беренче тапкыр электробус чыкты

Инновацион экологик транспортның беренче пассажиры шәһәр Мэры Илсур Метшин булды. Казанда беренче электробус тест режимында эшли башлады. Экотранспорт 3-нче номерлы троллейбус маршруты буенча, «Елга порты» тукталышыннан алып Академик Глушко урамына кадәр йөри. Беренче пассажирларның берсе шәһәр Мэры Илсур Метшин булды.

Казан юлларына беренче тапкыр электробус чыкты

Инновацион экологик транспортның беренче пассажиры шәһәр Мэры Илсур Метшин булды. Казанда беренче электробус тест режимында эшли башлады. Экотранспорт 3-нче номерлы троллейбус маршруты буенча, «Елга порты» тукталышыннан алып Академик Глушко урамына кадәр йөри. Беренче пассажирларның берсе шәһәр Мэры Илсур Метшин булды.

«Без шәһәр экологиясен ничек яхшырту турында бик күп уйлыйбыз. Электр транспорты – бу мәсьәләдә беренче номер, чөнки һаваның 75% пычрануы автомобильләргә бәйле. Хәзер безнең күп кенә автобуслар газ-мотор ягулыгында эшли. НефАЗлардан электробусларга кадәр барып җитәрбез дип өметләнәбез, – диде шәһәр башлыгы.

Электробус «КАМАЗ» ААҖ тарафыннан эшләнгән. Заманча инновацион транспорт 80 пассажирга исәпләнгән, шул исәптән 35 утырту урыны да каралган. Тулысынча корылган аккумуляторларның йөрү запасы 50 км, максималь тизлеге 75 км/сәг тәшкил итә. Электробус цифрлы прибор панеле, климат-контроль һәм видеокүзәтү системасы белән тулысынча җиһазландырылган, анда икеле пыяла пакет урнаштырылган. Халыкның аз мобильле төркемнәренә аерым игътибар бирелгән – идәннең түбән дәрәҗәсе , пандус һәм тупланма мәйданчык барлык пассажирлар өчен дә югары комфорт тәэмин итә. Җитештерүче компания вәкилләре сүзләренчә, транспортта кешеләргә уңайлы булсын өчен барысы да бар. Электробус бөтенләй тавышсыз. Хәзер инде 500-дән артык шундый техника Мәскәүгә куелган.

Шулай ук Мэр электробуслар өчен «Елга порты»ның ахыргы тукталыш пунктында җиһазланган ультратиз кору станциясен карады. 10-15 минут эчендә станция электробусны 70%-ка кадәр корырга мөмкинлек бирә. Тулысынча кору (аның өчен 24 минут таләп ителә) 2-нче номерлы троллейбус депосы территориясендә төнлә башкарылачак. «Электробус бөтен маршрутны тыныч узарга һәм запаста зарядкасы булырга сәләтле. Ул юлда очраклы рәвештә генә туктап калмаячак, – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Кору станцияләре хәтта троллейбус челтәрен дә кулланырга мөмкинлек бирә, дип аңлаттылар үз чиратында эшләүчеләр, ягъни алар алмаш токта да, даими токта да эшли ала, шуңа күрә теләгән очракта кору станцияләре системасын шактый тиз кертергә була. Моннан тыш, станцияне төзүчеләр җайланманың тышкы кыяфәте турында да кайгырткан – аны Казанның туристлык айдентикасы бизәгән.

Электробус өчен 3-нче номерлы троллейбус маршруты шәһәрлеләр арасында иң популяр маршрут буларак сайланган – ул Казанның берьюлы ике районын кисеп үтә, шуңа күрә зур ихтыяҗ тудыра, дип сөйләде «Метроэлектротранс» МУП җитәкчесе Айдар Абдулхаков. Презентациядән соң Мэр һәм башка катнашучылар берничә тукталыш узды.

Машина йөртүче Дмитрий Сазонов яңа төр транспорттан алган тәэсирләре белән уртаклашты: «Электробус искиткеч. Ул мөгамәләдә бик җиңел, тавышсыз. Троллейбустан төп аерма шунда, электробус үткәргечләр буенча йөрми, шуңа күрә кайбер бөкеләрне урап узу мөмкинлеге бар. Пассажирлар өчен хәзер уңайлыклар күбрәк: салонда бик уңайлы һәм йомшак утыргычлар, кондиционер».

Айдар Абдулхаков сүзләренчә, тест режимында электробус шәһәр буенча 3 ай йөриячәк. Бу вакыт дәвамында Башкарма комитет белгечләре казанлыларның яңа транспорт турында фикерләрен җыячак, шулай ук үз нәтиҗәләрен ясаячак.
Казан шәһәр электр транспортының маршрут челтәре 10 троллейбус һәм 6 трамвай маршрутыннан тора, моннан тыш, 11 станциядән бер метрополитен линиясе эшли, икенче линия төзелә.

Троллейбус маршрутларының озынлыгы – 273 км, трамвай маршрутларының озынлыгы – 180 км, метро – 18,3 км.
«Метроэлектротранс» МУП балансында 107 трамвай, 183 троллейбус һәм 15 электропоезд составы (51 вагон) бар.
Соңгы биш елда, 2017 елдан, 115 троллейбус, 70 трамвай, бер метро поезды сатып алынган.

/kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading