16+

Казанда 9нчы каттан да биегрәкттәгеләрне коткару мөмкинлеге аз

Казанның гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре узган ел 258 кешене үлемнән коткарган.

Казанда 9нчы каттан да биегрәкттәгеләрне коткару мөмкинлеге аз

Казанның гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре узган ел 258 кешене үлемнән коткарган.

- Коткарылганнарның 42се-балалар, - дип басым ясап әйтте шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Казанда узган ел 724 янгын теркәлгән, 143 кеше коткарылган. Кызганыч, 23 кеше ут эчендә калып һәлак булган. Башкаладагы барлык мәктәп­ләр янгын хәбәрен җиткерә торган автомат җайланмалар белән җиһазландырылган. Ун җәйге ял лагерена, 37 балалар бакчасына ПАК «Стрелец-Мониторинг» аппарат системасы көйләнелгән.

Узган ел 3,1 миллион сум­га 220 янгын гидранты төзекләндерелгән.
- Хәзер 4294 гидрант төзек, бу - шәһәрдәге барлык гидрантларның 98 проценты, - диде Фердинант Тимурханов. - шәһәр янындагы яшел зоналарда 222 километр озынлыкта махсус ерымнар ясалды. Табигатькә чыккан очракларда да ут белән сак эш йөртү сорала.

Узган елның җәйге айларында 13 кеше суга батып үлгән. Казан эчендәге сулыкларда кешеләрнең батып үлүенә юл куелмаган. Әлеге нисбәттән, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, докладчыга кушылып:
- Сулыкларның төбе тикшерелгән, оештырылган урыннарда гына коенырга кирәк. Рөхсәт булмаган урыннарда коенырга ярамый, - дип үз фикерләрен өстәп куйды.

Җитәкченең бу сүзләрен быелга алдан кисәтү, дип кабул итәргә буладыр. Төрле хәбәрләр һәм киңәшләр Kzn.ru сайтында Гражданнарны яклау идарәсе битенә дә урнаштырылган.

112 - коткару хезмәте телефоны. Кешеләрдән алынган ярдәмгә чакыру хәбәрен ашыгыч хезмәтләргә тапшыру 2015 елда ун минутка кадәр сузылган булса, хәзер ул 3-4 минутта ук хәл ителә. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хезмәткәрләре махсус өйрәнү-күнегүләр узган. Әмма хәбәр секундлар эчендә алынганда да ярдәм килеп җитмәскә яки коткару эшләре нык кыенлашырга мөмкин.

- Казанда тугыз каттан да биегрәк булган йортларга хезмәт күрсәтә алучы махсуслаштырылган техника юк әлегә. Башкортстан үзендә андый машинаны булдырды инде, - дип борчылып әйтте Фердинант Тимурханов.
Йомгаклау сүзендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин Казанда узган ел 32нче мәктәптә чыккан янгында укытучылар коллективының һәм янгын сүндерүчеләрнең төгәл чаралар күргәнлекләрен, шул рәвешле балаларга зыян салынмавын искә төшереп узды һәм өйрәнү-күнегүләрнең мөһимлеген искәртте.




Фото: ppsrk.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading