16+

Казанда август ахырына кадәр транспорт хәрәкәтендә кыенлыклар булачак

Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин белән  транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Шәрипов «Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанда Миллениум күперенең юл өслеген, кайбер конструкцияләрне һәм Уң як Болак урамында җылылык үткәргечен төзекләндерү эшләре башланачагы турында хәбәр иттеләр.

Миллениум күпере

Миллениум күперенең, Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәрге хәрәкәт өлешендә, бер полосасы (юнәлеше) 12 июньгә каршы төндә тулысынча ябыла.

— Бу төзекләндерү эшләренең колачын ачыклау өчен кирәк. Шуннан соң хәрәкәтне кайчан ачу срогы билгеләнәчәк,-диде Марат Шәрипов.

 Хәрәкәт ябылып торылган вакытта автотранспорт хәрәкәте Миллениум күперенең икенче янәшә полосасында оештырыла. Анда хәзерге 3 полоса урынына 4 полоса сызыла. Капма-каршы хәрәкәт Вишневский урамыннан Сибгать Хәким урамына кадәрге араны тәшкил итәчәк.

 Күпердән Подлужная урамына төшүдә, шулай ук Миллениум күперенә күтәрелүдә транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертелми.

 Уң як Болак урамы

 Уң як Болак урамында 10 июньнән башлап 31 августка кадәр магистраль җылылык үткәргеченә ремонт эшләре башкарыла.

— Әлеге җылылык үткәргеч 1976 елда төзелгән. Ул 62 торак йортка, 4 мәктәпкә, 3 балалар бакчасына, 4 сәламәтлек саклау учреждениесенә, 10 кунакханәгә һәм 700дән артык төрле сәүдә нокталарына, административ биналарга хезмәт күрсәтте. Үткәргеч искергәнлектән, биредә 18 ватылу теркәлде. Ремонт барышында 1 чакрым 71 метр торба алмаштырылачак. Йортларга һәм биналарга салкын су килү туктамый, ләкин кайнар су булмый торачак,-диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Кави Нәҗми урамыннан Уң як Болак урамы, 13нче йортка кадәрге арада транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә.

 —Уң як Болак урамы тулысынча ябылмый, бер полосасы гына ябыла. Икенче полосаның кайбер урыннарына төзелеш техникасы куела. Өченче полоса- җәмәгать транспорты полосасы ачык кала, аннан автобуслар элеккеге тәртиптә хәрәкәт итәчәк,-диде Марат Шәрипов. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading