16+

Казанда беренче океанариум ачыла

Океанариум Гафури урамындагы аквапарк территориясенә урнашкан. 1,5 мең квадрат метрны алып торган бинада пингвиннар, диңгез мәчесе, крокодиллар, акулалар, диңгездә яши торган ерткыч балыклар, камчатлар, алардан кала тагын өч меңнән артык төрдәге балык урнашачак.

Казанда беренче океанариум ачыла

Океанариум Гафури урамындагы аквапарк территориясенә урнашкан. 1,5 мең квадрат метрны алып торган бинада пингвиннар, диңгез мәчесе, крокодиллар, акулалар, диңгездә яши торган ерткыч балыклар, камчатлар, алардан кала тагын өч меңнән артык төрдәге балык урнашачак.

Океанариум белән идарә итүче Тимур Газизов «ШК» газетасына хәбәр иткәнчә, аның эче серле су асты дөньясын хәтерләтәчәк. Аквариумнардан кала монда төрле күперчекләр, аркалар, 13 метрлы 300 тонна су сыйдырышлы пыяла тоннель, 5 метрлы шарлавык та булачак.

- Узган атнада Берлин зоопаркыннан җиде пингвин китерелде. Яңарак кына бик күп төрле балыклар кайтты. Океанариумыбызда 150 яшьлек ташбака да яшәячәк. Илле ике метрлы аквариумыбыз белән дә мактана алабыз, чөнки ул Европадагы иң озыны булачак. Крокодилларны бик якын арадан да күзәтеп булачак, моның өчен аларның вольеры астында сукмак булачак, ә вольерның үзәгендә берничә пыяла куб куелды, килгән кешеләр башларын шунда тыгып карый алачак. Ерткыч балыклар исә аяк астында йөзеп йөрерлек итеп эшләнде.

- Океанариумны кем төзетте?
- Инициаторы һәм хуҗасы - Краснодар компаниясе. Мәскәү белән Санкт-Петербургта океанариум инде бар, нишләп әле Россиянең өченче башкаласында да ул булмаска тиеш дидек тә, шушы эшкә алындык.

- Әлеге проектка күпме акча тотылды?
- 280 миллион. Баштарак 250 миллион тирәсе булыр дигән идек, төзелеш материалларының бәясе артып тора, шуңа да акчаны күбрәк тотарга кирәк булды.

- Океанариумга билет бәяләре күпме булачак?
- Олылар өчен - 700, балаларга 500 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading