16+

Экстрим кирәкме? Рәхим итегез!

Халык арасында спортның экстремаль төрләре елдан-ел популярлаша бара. Парашюттан сикерү, скейтбордта йөрү, очкыч штурвалы артына утыру, һава шарында очу бүген проблема түгел. Элек ул шаккатыргыч нәрсә саналса, хәзер гап-гади әйбер кебек кабул ителә. Андый хезмәтләр күрсәтүче клублар да күп Казанда.

Экстрим кирәкме? Рәхим итегез!

Халык арасында спортның экстремаль төрләре елдан-ел популярлаша бара. Парашюттан сикерү, скейтбордта йөрү, очкыч штурвалы артына утыру, һава шарында очу бүген проблема түгел. Элек ул шаккатыргыч нәрсә саналса, хәзер гап-гади әйбер кебек кабул ителә. Андый хезмәтләр күрсәтүче клублар да күп Казанда.

Әйтик, XFREEDOM клубында акваланг белән күл төбенә төшү мөмкинлеге бар. Аның ярты сәгате - 1800 сум тора. Һава шарында 2-2,5 сәгатьләп очу 15500 сум. Парапланда очу исә 1500 сумга төшәчәк. Монда бер искәрмә бар: синең гәүдә авырлыгың 90 килограммнан артырга тиеш түгел. Мотодельталетта очу мөмкинлеге дә бар - күпме очуыңа карап, 1200-2400 сум.

«Дистанция» клубы батутта сикерергә чакыра. Болытлардан югарырак булып суперсикерүче исемен аласың килсә, 100-200 сумыңны әзерлә. Юләрне сатып, гел сикереп торасыңмы диючеләргә аларның җаваплары да бар: батутта сикерү хәрәкәт координациясен көйли, вестибуляр аппаратка күнекмә булып тора.

Паркур зонасына керәсең килсә, шундый ук сумма калдырырга кирәк була. Анысы тагын нәрсә дисезме? Паркур «Ямакаси» белән «13 район» дигән фильмнардан соң популярлашып китте. Паркур ул бөтен куркуыңны җиңеп, төрле каршылыклар-киртәләр аша үтү. Аның өчен ниндидер спорт корылмалары да кирәкми, агач, дивар, йорт, гараж түбәләре дә җитеп тора.

Тарзанка! Гади телдә аңлатканда, агачка бәйләнгән канат ул. Таганны да хәтерләтә ул үзенчә.«Youtube»дан күреп белгән тарзанка өчен Макау башнясына барырга кирәк диючеләр дә табылыр, әмма 233 метр биеклектән сикерү өчен бөтен кешенең дә психикасы нык түгел шул. Димәк, Аккош күлендәге Sky Park бау паркына барырга кала. Җир өстеннән 1-12 метрга кадәр биеклектә урнашкан баулар аша экстремаль 90 метр араны узасы була. Яшеңә карап, алар төрле катлаулылыкта ясалган, бәясе дә шуннан чыгып исәпләнә: 200-500 сум, җәен исә 700 сумга кадәр җитә.

Тагын бер кызыклы спорт төре: пейнтбол. Пейнтбол ул командалы уен, уенда катнашучылар бер-берләренә пневматик коралдан, - аны икенче төрле пейнтбол маркеры дип тә әйтәләр, - ярдәмендә буяулы шарлар аталар. Ул килеп бәрелсә, ватылып, буявы чәчри. Пейнтбол иң куркынычсыз спорт төре булып та санала. Аның бәясе ничә кеше катнашуына һәм ничә тартма шарлар кулланылуга карап төрлечә. «Вольный стрелок» клубында миңа һәр кешедән 500әр йөз сум, диделәр. «Адреналин» клубында атнаның кайсы көнендә килүеңә карап - 300-350 сум.

Су астында йөзәсең, ягъни мәсәлән дайвер буласың килсә, «Бентос» клубы аның ике төрлесен тәкъдим итә. Биш метр ярым тирәнлектәге бассейн төбенә төшү - 1500 сумга төшәсе икән. Зәңгәр күл төбенә төшкән очракта 3000 сум түлисе була. Күл төбенә төшеп менү үзе кызык нәрсә, ә менә бассейн төбенә төшеп нәрсә белән сокланып буласын мин шәхсән аңламадым, минем белән телефоннан сөйләшкән кеше дә аңлата алмады, көлеп кенә куйды. Башта бассейнда шөгыльләнеп, аннары гына күл төбенә төшеп карыйсыдыр, бәлки?

Кыя тауга менеп карау теләгем бар дисәгез, аны эзләп шәһәр читенә дә чыгарга кирәкми икән. «Уникс»та да бар ди ул скалодром. Анда бер мәртәбә шөгыльләнү - 200 сум, скальниклар - махсус аяк киемнәрен арендалау - 25 сум.

Исәпли торгач, экстремаль спорт төрләре бик күп булып чыкты. Бөтен кыюлыкны җыеп тәвәккәллисе генә кала.. Сез әзерме?..

Фото: xfreedom.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading