16+

Казанда эш урыннарында 50 фаҗигале очрак теркәлгән. Сәбәпләре?

Татарстан башкаласындагы 54 предприятиедә хезмәт хакларын социаль минимумнардан азрак түләнгәнлеге ачыкланган.

Казанда эш урыннарында 50 фаҗигале очрак теркәлгән. Сәбәпләре?

Татарстан башкаласындагы 54 предприятиедә хезмәт хакларын социаль минимумнардан азрак түләнгәнлеге ачыкланган.

– Комиссия тикшерүеннән соң 175 эшче-хезмәткәргә хезмәт хаклары тиешле дәрәҗәгә җиткерелеп, өстәп түләттерелде, – диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров мэриядә узган киңәшмәдә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының хезмәт иминлеген саклау буенча координация советы эш бирүчеләргә ышанычлы хезмәт иминлеген булдыруда, производствода имгәнүләрне кисәтүдә һәм хезмәт кануннарын төгәл үтәүдә булышлык та күрсәтә.

– Урыннарга барып тикшергәндә төзелеш корылмаларында иминлек чараларының үтәп җиткерелмәгәнлеге фактлары ачыклана. Электр тартмалары, газ баллоннары койма-рәшәткә белән аерымланмаган, төзелеш чималлары аяк астына гына бушатылган. Бер төзелеш оешмасында чималлар төзүчеләрнең вагон-бытовкасы өстенә генә бушатылган, хәтта, – дип дәвам итте чыгышын Илдар Шакиров.

Казанда ел башыннан хезмәт урыннарында 50 фаҗигале очрак теркәлгән, шул исәптән, 6 очрак кеше үлеме белән тәмамланган. Сәнәгать предприятиеләренә 15 фаҗигале очрак туры килә.

– Эшчеләр биеклектән егылып төшә. Кайчак, төзелеш барышында катларда иминлек рәшәткәләре урнаштырылмый, шул сәбәпле егылып төшү яки төзелеш чималлары коелу очраклары булгалый. Эшчеләр арасында иминлек чараларына битарафлык күрсәтүчеләр дә бар, – диде Илдар Шакиров.

Казан мэры Илсур Метшин мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашты.

– Хезмәт иминлеген саклау һәр предприятие җитәкчесенең мөһим бурычы. Шәһәрдәге 1 миллион 300 мең кеше саны белән чагыштырганда, 50 фаҗигале очрак күп түгел. Ләкин, кемдер имгәнгән, кемдер хезмәткә яраклылыгын югалткан яки, Алла сакласын, үлгән икән – бу тәгаен гаилә өчен олы кайгы. Узган йөзьеллыкта һәр предприятиедә министрлыклар эшчәнлегенә хезмәт иминлеген тәэмин итү күрсәткечләренә карап бәяләмә бирелә иде. Минем әти техника куркынычсызлыгы һәм хезмәт иминлеген саклау буенча баш инженер урынбасары булып эшләде. Ул кайтып кергәндә аның йөзеннән үк эштә нәрсәдер булганлыгы сизелә иде. 17 мең кеше эшләгән предприятиенең һәр цехында кемдер бармагын кискәнлегенә кадәр беләләр иде, җитәкчелекнең белеп торуын инде әйткән дә юк. Предприятие зурмы ул, әллә кечкенәме, хезмәт иминлеген саклау таләбе бердәй югары дәрәҗәдә куелырга тиеш, – диде мэр Илсур Метшин.

Хезмәт хокукларын яклау, хезмәт хакларын дөрес түләү һәм хезмәт иминлеген саклау мәсьәләләрендә сораулар белән “Халык контроле” мәгълүмат системасына хәбәр бирү сорала. Хезмәт кануннарының төгәл үтәлеше мәсьәләсендә шәһәр Башкарма комитетына 8 (843) 299-16-53 телефоны аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading