16+

Казанда яңгыраган аваз бөтен дөньяга тарала

Татарстан башкаласында 21-24 августларда Казан яшьләр IIIнче глобаль саммиты эшли.

Казанда яңгыраган аваз бөтен дөньяга тарала

Татарстан башкаласында 21-24 августларда Казан яшьләр IIIнче глобаль саммиты эшли.

Анда Ислам хезмәттәшлеге берлегенә һәм БРИКС илләре оешмасына кергән 43 илдән 100дән артык делегат катнаша.

Казан Ратушасында 22 августта саммит Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән аятен укуы белән ачылды. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, “Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенроссия балалар хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов үзенең кереш сүзендә Казан саммитында катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя барганлыгын әйтте. Быелгы саммитның төп темасы – “Цифрлаштыру һәм яшьләр сәясәтенең заманча инструментлары”.

Татарстанның премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада 173 милләт вәкилләренең дус яшәвен, ватанпәрвәрлекнең мөһимлеген әйтте. Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова башкалада хәзер 1 миллион 300 мең кеше яшәгәнлеген, шуның 44 проценты яшьләр булганлыгын искәртте. “Казан – Ислам дөньясының төньяк башкаласы, хәләл продукция җитештерүгә зур игътибар бирелә. Чит илләр студентларына Казанның ишекләре ачык”, – диде Евгения Лодвигова.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы җитәкчесе Таха Айхан үзенең чыгышында Фәләстин әйдаманы Мәхмүд Аббасны кабул иткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга рәхмәт әйтте.

– Фәләстин халкына каршы алып барылган геноцидны туктатырга кирәк, – диде Таха Айхан.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Генераль секретаре ярдәмчесе Тариг Али Бахит:”Казанда үткәрелә торган яшьләр саммиты яхшы тәҗрибәләрне уртаклашырга җирлек тудыра. Ливиядә 10 декабрьдә узачак Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр һәм спорт министрлары саммитында Казандагы саммитта әйтелгән фикерләр исәпкә алыначак. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы эшчәнлегендә Россия актив катнаша, моның өчен рәхмәт! – диде.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков яшьләрне дуслыкка һәм хезмәттәшлеккә өндәде. Республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков:”Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшьләр сәясәтенә теләктәшлек күрсәтә, республикада инде 130 яшьләр клубы төзекләндерелде”, – диде. Ливиянең яшьләр эшләре министры Әл-Зәни Фаталлах Абд әл-Латиф белән Көньяк Африка Республикасының хатын-кызлар, яшьләр һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр буенча эшләр министры урынбасары Летски Ммапасека Стив цифрлаштыруның аралашуларны тагын да җанландыруга ярдәм итәчәген әйттеләр, Фәләстин халкын яклап сөйләделәр.

Саммит цифрлаштыру, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният темаларына секция утырышлары белән дәвам итә.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading