16+

 Казанда көн саен 60 мең кеше себерке тотса әгәр...

 Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар икеайлык үткәрелә. Казанда 29 апрельдә-гомумшәһәр өмәсе.

 Казанда көн саен 60 мең кеше себерке тотса әгәр...

 Татарстанда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар икеайлык үткәрелә. Казанда 29 апрельдә-гомумшәһәр өмәсе.

Башкалада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев рәислегендә шәһәр штабы төзелде. Икеайлык барышында һәм гомумшәһәр өмәсендә юллар, ишегаллары, парклар, скверлар һәм бакчалар чүп-чардан чистартылачак, шулай ук көнкүреш калдыкларын туплау мәйданчыклары тәртипкә китереләчәк. Язгы якта агачлар һәм куаклар утыртылачак.

Казанда узган ел санитар икеайлыкта 140 меңнән артык кеше катнашкан. Ике ай эчендә 21 миллион квадрат метр юл өслеге, 17 миллион квадрат метр юл буе газоннары чистартылган. Мондый эшләр 5 меңнән артык ишегалдында, 400 гектардан артык яшел зонада башкарылган. Гомум озынлыкта 100 чакрым юл буе иминлек рәшәткәләре, 30 мең юл билгесе, 700 тукталыш павильоны юылган.

 —Зур шәһәрне уртак тырышлыкта гына чиста-пөхтә итеп тотарга мөмкин. Тышкы төзекләндерү өлкәсенә караган оешмалар җитәкчеләре, районнар хакимиятләре башлыклары тырышлыгында шәһәребез чиста һәм төзек. Казанлыларның шәһәрне яратулары көчәйгәннән-көчәя баруын күрәбез, шунлыктан Казан елдан-ел чистара һәм матурлана бара,-ди мэр Илсур Метшин.

Казанда узган ел гомумшәһәр өмәсенә 60 меңнән артык кеше чыккан. Шәһәр хакимияте быел да казанлыларны активлыкка чакыра. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading