16+

Казанда «Ростки» форумы рекордлы 10 мең катнашучыны берләштерде

«Ростки» үсешкә бара - Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы ачылды.

Казанда «Ростки» форумы рекордлы 10 мең катнашучыны берләштерде

«Ростки» үсешкә бара - Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы ачылды.

Чараны Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты. Хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп, алар инвестицияләрдән һәм инновацияләрдән алып мәгариф һәм мәдәнияткә кадәр сузыла. 

Татарстан белән Кытай хезмәттәшлеге яңа баскычка үрелә: ЭКСПОдагы Раша Чайна күргәзмәсендә Рөстәм Миңнехановка Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусы тәкъдим ителде, ә безнең Республика җавап итеп — яңа предприятиеләр өчен территорияләр күрсәтте. Якынлык нокталары берничә: нефть, күмер эшкәртү, авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү.

«Бу эре компания һәм ул сәүдә, инвестицияләр буенча уртак тел табарга тели», — дип сөйләде Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусы вәкиле Чунлянь Гу

Россия төбәкләре арасында Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешүгә беренче булып кул куелды. Мондый ышаныч  – Кытый Халык Республикасы Рәисенең Казанга БРИКС саммитына визиты нәтиҗәсе.

 "Күптән түгел Казанда БРИКС саммиты узды, анда КХР Рәисе Си Цзиньпин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе катнашты. Безнең илләр лидерларының җылы очрашуы Россия-Кытай хезмәттәшлегенең яңа офыкларын ачуга яхшы этәргеч булды», - дип билгеләде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Хезмәттәшлек быел ук яңа үсеш бирде – Форум рекордлы 10 мең катнашучыны берләштерде, дистәләгән стратегик сессияләр планлаштырылган, ике көн эчендә 25 килешү имзаланачак.

 «Узган елдан аермалы буларак, без Кытайның 6 төрле провинциясеннән 6 Хөкүмәт делегациясен алдык, һәм киләсе елда бу мәйданчык үсәр дип ышанам", - дип сөйләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

 "Форум бизнес-хезмәттәшлекне киңәйтү өчен көчле символга әйләнде. Киләсе елга килгәндә, товар әйләнеше үсәчәк, хезмәттәшлек, делегацияләр, төркемнәр белән алмашу күбрәк булачак, дип ышанам" - дип сөйләде Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо

Нефть-газ химиясе өлкәсендә Россия — Кытай партнерлыгы перспективалары турында Рөстәм Миңнеханов Кытайдан килгән хезмәттәшләре белән фикер алышты. Бу – чимал, җиһазлар китерү, уртак тикшеренүләр белән бәйле булды. Халыкның ярлылыгын җиңүдә тәҗрибә узачак, КХРның 700 меңнән артык кешесен цифрлы инструментлар ярдәмендә ярлылыктан чыгарганнар.

Шулай ук мәдәни хезмәттәшлек турында фикерләр алышынды, шулай да бу ел һәм киләсе 2025 ел Кытай һәм Россия мәдәниятләренең кисешкән еллары дип игълан ителде. Туризм, аерым алганда – гастрономия туризмы, шуңа күрә форум кырларында рус, татар һәм, әлбәттә, Кытайча чәй эчүләр булды, анда милли эчемлекләр һәм сый-нигъмәтләр татып карарга мөмкин иде.

Кытай тантанасының төп ингредиентлары-кара пуэр һәм ясмин улун, татарныкында-өчпочмак, мәтрүшкә белән чәй, чәкчәк булды.

Фото: https://vk.com/russiachinaforumkzn

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading