16+

Казанда трамвай һәм троллейбус йөртүчеләр кирәк

Казанда трамвай һәм троллейбус йөртүчеләргә, кондукторларга, ремонтчыларга бик каты кытлык күзәтелә. Шушы белгечлекләр буенча 545 кеше кирәк, – дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе директоры Айдар Абдулхаков.

Казанда трамвай һәм троллейбус йөртүчеләр кирәк

Казанда трамвай һәм троллейбус йөртүчеләргә, кондукторларга, ремонтчыларга бик каты кытлык күзәтелә. Шушы белгечлекләр буенча 545 кеше кирәк, – дип хәбәр итте “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе директоры Айдар Абдулхаков.

Акча һәм шартлар бар
Узган ел йөртүчеләрнең, кондукторларның һәм эшчеләрнең хезмәт хакы – 20, ә инженер-техник хезмәткәрләрнеке 10 процентка арткан.
– Эшчеләрнең хезмәт шартларын тагын да яхшырту йөзеннән, деполарда төзекләндерүләр башкарылды. Трамвайларның һәм троллейбусларның ахыргы “Сәет-Галиев” белән “Глазунов” тукталышларында йөртүчеләр һәм кондукторлар өчен туклану һәм бәдрәф бүлмәләре булдырылды. Тулай торакларыбызда да ремонт үткәрелде. Бүген предприятиебезнең 503 хезмәткәре, аларның гаиләләрен дә исәпләсәк, 773 кеше тулай торак урыны белән тәэмин ителгән, – диде Айдар Абдулхаков.
Уку үзәгендә узган ел 72 кеше трамвай һәм троллейбус йөртүчегә укыган, шулардан 40 кеше предприятиегә һөнәре буенча эшкә урнашкан.

 Җир астына төшүчеләр арта
Татарстан башкаласында көн саен 230 меңгә якын кеше метродан, троллейбустан һәм трамвайдан файдалана. Электр транспортында узган ел 67,5 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Бу аннан элекке елгыдан 7,2 миллионга күбрәк. Казанда пассажирлар йөртүнең 30 проценты “Метроэлектротранс” предприятиесенә туры килә.
– Метрополитенда узган ел 30,5 миллион пассажир йөрде. Пассажирлар агымы 2021 ел белән чагыштырганды 10 процентка артты, – диде Айдар Абдулхаков.
 Станцияләрдә пассажирларга уңайлыклар тудыру буенча эшләр дәвам итә. Мәсәлән, метроның “Кремль” станциясендә быел ике эскалатор эшләтеп җибәреләчәк. Әлеге эскалаторлар 2005 елдан бирле кулланылмаган булган.

 2нче трамвай кайта
Казанда трамвайларның 7нче һәм 3нче яңа маршрутларын барлыкка китерү нәтиҗәсендә, Россиядәге иң озын 5 һәм 5а “боҗра” трамвай маршрутында пассажирлар йөртү, 2021 ел белән чагыштырганда, 17 процентка артачак, дип уйланыла. Пассажирлар йөртүнең иминлеген тәэмин итү максатында, узган ел 3 мең шпал һәм 9 трамвай юлын тоташтыргыч механизм яңартылган. Трамвайларның “Сады”, “Елга порты” һәм “Социалистик шәһәрчек” борылышлары юлларына капиталь ремонт үткәрелгән. 
 Биш ел дәвамында кулланылмаган 2нче трамвай маршрутын кабаттан җибәрү өчен тимер юл һәм электр линияләре төзекләндерелгән.

Фото: https://kzn.ru/meriya/
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading