16+

Казанда яшәүче Илья Школьников авыру балаларга бакча салырга керешкән

Әти кеше шулай уйлап куя да, тиздән дүрт яше тулачак улы өчен махсус бакча эшләргә тотына. Ә бу фикерне башта Израильдән килгән кондуктив педагог Ида Игра әйтә. Ул башта Россиядә мондый бакчалар булмаганга бик гаҗәпләнә Аннары: “Ачыгыз соң!” – ди. Аның белән шөгыльләнә башлагач, уллары күзгә күренеп тернәкләнә. Һәм бу ата кешенең күңелендә өмет уята.

Казанда яшәүче Илья Школьников авыру балаларга бакча салырга керешкән

Әти кеше шулай уйлап куя да, тиздән дүрт яше тулачак улы өчен махсус бакча эшләргә тотына. Ә бу фикерне башта Израильдән килгән кондуктив педагог Ида Игра әйтә. Ул башта Россиядә мондый бакчалар булмаганга бик гаҗәпләнә Аннары: “Ачыгыз соң!” – ди. Аның белән шөгыльләнә башлагач, уллары күзгә күренеп тернәкләнә. Һәм бу ата кешенең күңелендә өмет уята.

“Улымның да балачагы булачак!”
Казанда гына мондый ярдәмгә мохтаҗ авыру балалар саны меңнән артып китә
Бала – мәхәббәт җимеше, табигать могҗизасы. Аның дөньяга килеп тәүге аваз салуын булачак ата-ана 9 ай буе көтә. Татлы хыяллар, якты өметләр белән тулы тугыз ай. Ир-атларга туасы баланың малай булуы кирәк булса (фамилия, нәсел дәвамчысы), булачак әнигә ярдәмче кыз кирәк. Хәер, малай, кыз булудан бигрәк туасы баланың сау-сәламәт булуы мөһимрәк.

Тупырдап үсеп килгәндә...
 Илья белән Анастасия эш урынында таныша. Зифа гәүдәле сөйкемле кыз егетнең күңелен бик тиз яулый. Спорт биюләре буенча спорт остасы Анастасия белән КАИ тәмамлаган Илья озакламый гомер юлларын бергә узарга карар кыла. Ә инде беренчеләре – уллары тугач, икесенең дә шатлыкларының чиге булмый. Аңа Константин дигән матур исем бирәләр. Сабый үзе дә яшь әти-әнине сөендереп, матур булып үсеп килә. Көннән-көн һөнәрләрен арттыра.Тик өч айда сөеп туймаслык, тупырдап торган нарасый кинәт кенә физик һәм акыл үсешеннән туктап кала, авырулары арта башлый.

Улларына үсәргә һәм яшәргә ничек ярдәм итәргә белмәгән әти белән әни тау кадәрле өелгән сораулар эчендә кала. Улларын күтәреп нинди генә клиникаларга бармый алар. Еш кына бала гомерен мизгелләр хәл иткән чаклар да була. Аларга бер генә табиб та төгәл җавап бирә алмый. Улыгызда балалар церебраль параличы түгел, психо-мотор үсешенең тоткарлануы, диләр. Тик бу диагноз да бер дә сөендерерлек түгел. Яшь ата-ананы интернет тынычландыра. Нәкъ менә шунда үзләренең бик күп кенә сорауларына җавап таба алар.

Читтә бар, бездә юк
Мондый диагнозлы балалар бик еш булмаса да, шактый икән. Европа илләренең һәрберсендә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә андый балалар өчен махсус бакчалар, мәктәпләр дә бар, ди. Ә менә кечкенә генә Израильнең башкаласында мондый махсус бакчаларның саны уннан да артык икән. Аннары Школьниковлар интернетны тагын да җентекләбрәк актара башлый. “Бәлки, шундый бакчалар безнең илдә дә берәр шәһәрдә бардыр?” – дигән уй тынгы бирми аларга. Әгәр дә улларына үсәргә һәм яшәргә ярдәм итә торган андый бакча булса, ике дә уйлап тормый шул шәһәргә күченеп китеп шунда яшәргә дә җыенган була ирле- хатынлы Школьниковлар. Тик бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, Россиядә андый махсус бакча булган бер генә шәһәр дә юк икән. Моны белгәч, әллә чит илгә күченергәме, дигән уй да туа аларда. Аннары: “Монда без кирәгрәк!” – дигән фикергә киләләр.
 
 “Булмаса, булыр. Казанда!”
Әти кеше шулай уйлап куя да, тиздән дүрт яше тулачак улы өчен махсус бакча эшләргә тотына. Ә бу фикерне башта Израильдән килгән кондуктив педагог Ида Игра әйтә. Ул башта Россиядә мондый бакчалар булмаганга бик гаҗәпләнә Аннары: “Ачыгыз соң!” – ди. Аның белән шөгыльләнә башлагач, уллары күзгә күренеп тернәкләнә. Һәм бу ата кешенең күңелендә өмет уята.

Бездә бит башлап йөрүчеләргә җиңел түгел, төрле кыенлыклар сагалап кына тора. Ильяга да үзе башлаган эшнең сабыйларга игелек булып кайтасын аңлатыр өчен, шактый ишекләрне ачып керергә туры килә. “Кем соң син?” – дип сорыйлар еш кына аннан. Ул елмаеп: “Мин – әти!” – дип җавап бирә. Әйе, өч кенә хәрефтән торса да, кыска гына булса да, бу сүзгә бик зур җаваплылык сыйган. Улы өчен атасыннан кала тагын кем кайгыртсын?! “Ярый әле, яхшы кешеләр күбрәк”, – ди ата кеше, идеясен тормышка ашырырга булышканнарның исемнәрен санап.

Ата хыялының башкалага да файда китерәчәген аңлагач, мэриядән 220 квадрат метрлы элек кибет булган бер бинаны бирәләр. 2019 елның 21 декабре була бу. Шәһәр җитәкчеләре чит илләргә барып мондый балалар бакчалары белән танышып та кайта. Бу бинага сөенеп туялмаган Илья аны төзекләндерү эшләрен башлап җибәрә. Кайда дуслары-танышлары да ярдәм итә. Ә анда эшнең бетәсе юк. Стенаның элеккеге буяуларын куптару белән шөгыльләнәләр бу көннәрдә. Ә бина хәле коточкыч була. Идәннәрдә – күгәрек, стеналар тимрәүле кешенеке кебек. Ишек төбендәге баскычны ясаудан башлыйлар эшне.

 “Тәүлеккә ике генә сәгать йоклыйм”
 “Ничек булса да улымны һәм аның кебекләрне балачаклы итәсем килә. Юкса, аларның балачаклары юк бит. Ак халатлы табиблар, анализлар, уколлар... Алар әле үзләренә нигә шундый усал язмыш икәнен аңлап та бетермиләр”, – ди әти кеше.

Илья улына һәм бер аңа гына да түгел, Яңа ел бүләге ясарга уйлый. “З1 декабрьдә сәгать телләре 12 тулганга кадәр бу махсус балалар бакчасы ачылырга тиеш!” – дип үзенә максат та куйган. Ләкин быел Кытайдан килеп, күп кенә эш-тормышларыбызга искәрмә ясаган коронавирус монда да нык кына комачаулаган. Инде эш башланырга гына торганда килеп чыккан пандемия барысына да аяк чалган. Иганәче булырга ризалашканнарның үзләренең дә көймәләре комга терәлгән.
 Тик Илья башлаган эшен ярты юлда ташлап калдыручылардан түгел. Карантин дигәннәре бераз йомшару белән тагын эшкә тотынганнар. Ульяновск шәһәренең “Сәдака” мөселманнар фонды ярдәме белән тәрәзәләр яңага алмаштырылган. Кемнәрдер 50 мең сумлык эш кораллары бүләк иткән. Илья алар белән бакчасы өчен махсус җиһазлар ясарга җыена, үз куллары белән.

– Бүген счетымда 60 мең сум бар. Ә хыялымны тормышка ашыру өчен 7 миллионга якын сумма кирәк , – ди ата кеше, ярдәмгә өметләнеп.
 Бу Россиядә бердәнбер мондый махсус бакча Илья хыялында яши инде. Күзен йомса, ул аның күз алдына да килеп баса. Идәннәрендә бактерияләрне таратуны киметә торган махсус линолеум. Зәңгәр төстәге. Ул бик кыйммәт. Ләкин башкача була алмый. Мондый балаларның күбесенең тормышының күп өлеше идәндә уза бит.

Беренчесе. Тик соңгысы булмас кебек
 Әйе, Ильяның “Барысын да үзем” дип аталачак бу махсус бакчасына төрле яшьтәге, төрле физик мөмкинлектәге 2-7 яшьтәге 24 бала йөриячәк. Араларында утырып кына торучылары да, мүкәләүчеләре дә, ятып кына торучылары да булачак. Әгәр дә бала үзе кабып чәйнәп ашап йота ала икән, андыйларны бу бакчага алачаклар. Ата кешенең максаты гадәти булмаган мондый балаларны тормышта яшәргә өйрәтү. Гадәти балалар бакчаларында рәсем ясарга җырларга-биергә өйрәтсәләр, Илья бакчасында үз-үзеңә хезмәт күрсәтергә, гади гигиена таләпләрен, кашык тотып ашарга өйрәтү беренче көн тәртибендә. Бакча бушлай булачак.

Барлыгы 24 бала шулай тормыш дәресләрен узачак. Ә бит бер Казанда гына мондый ярдәмгә мохтаҗ авыру балалар саны меңнән артып китә. Димәк, бер генә бакча белән дә булмаячак әле. Әгәр дә монысы уңышлы килеп чыкса, (ә аңа Ильяның тамчы да шиге юк) мондый бакчаларны берничәне ачарга да исәпли әле бу тынгысыз җанлы, улын бик тә нык яратучы ата кеше.
Аннары мәктәп турында да уйлый башлавы мөмкин.

“Хыялый Хәйрүш” диләр мондыйларга, гадәттә. Ләкин һәрбер эшнең башында хыял, теләк торганын да онытмаска кирәк.
 Без Илья белән сүз бирештек: 31 декабрь көнне мин ата мәхәббәтеннән туган бу гадәти булмаган бакчаның ачылышына барачакмын һәм сөенечен уртаклашачакмын. Бирсен Ходай!
 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading