16+

Казандагы “хезмәт базары”төрле  язмышларны берләштерә

Иң мөкатдәс нәрсә – эш, диләр. Аны бит әле табарга, матур гына хезмәт куярга, тормыш итәргә җитәрлек акчасын да алырга кирәк. Бу хакта Казанга килгән яшьләр аеруча нык уйлана. Вазгыяте дә көн саен үзгәреп тора бит әле. Башкаланың хезмәт базарын бераз булса да аңлар өчен, төрле яклап акча эшләргә тырышучы кешеләрнең кәефләрен белеп килдек. 

Казандагы “хезмәт базары”төрле  язмышларны берләштерә

Иң мөкатдәс нәрсә – эш, диләр. Аны бит әле табарга, матур гына хезмәт куярга, тормыш итәргә җитәрлек акчасын да алырга кирәк. Бу хакта Казанга килгән яшьләр аеруча нык уйлана. Вазгыяте дә көн саен үзгәреп тора бит әле. Башкаланың хезмәт базарын бераз булса да аңлар өчен, төрле яклап акча эшләргә тырышучы кешеләрнең кәефләрен белеп килдек. 

Теманы өйрәнә торгач, Казанда машина юуу станцияләрендә эшләргә теләүчеләрнең җитәрлек булуын аңладым. Аралашкан кешеләрнең барысы да анда көнлек акча бирүләрен һәм күп нәрсә таләп итмәүләрен әйтте. Бу исә эшне сайлаганда бик мөһим икән, җитмәсә монда урнашуы да җиңел. 

Ришат Габдрәүфов инде ярты ел Ибраһимов проспектындагы машина юуу станциясендә эшли. Тумышы белән ул Әтнә районыннан, КХТИда укыган булган, әмма аннан чыгарганнар. Ни өчен икәнлеген төпченеп тормадым инде. Аның сүзләренчә, монда хезмәткәрләр 60/40 системасы буенча хезмәт куя, яисә клиент биргән акчаның 60%ы машина юган кешегә була, ә 40%ы – хуҗага. Кайбер җирдә сменалап түлиләр, урынына карап, кемгәдер көненә 1000 сум бирәләр, кемгә 2000 сумнан да артып китә. Ришат эшеннән ерак түгел фатир арендалап тора, ипотекага торак алып булмас микән, дип хыяллана. Дөрес, моның өчен рәсми рәвештә урнашырга кирәклеген үзе дә чамалый.

– Урнашуы җиңел, акчасын да көн саен биреп торгач, әлегә монда эшлим. Тик, кайвакыт шулкадәр туйган чаклар була, барысын да ташлап, каядыр китәсе килә. Әнә Америкада машина юуучылар сәгатенә әллә ничә дистә доллар ала диләр. Бездә бит кулыңа чүпрәк тотып, хезмәт куйсаң, сине кешегә дә санамыйлар. Минем белән бергә эшләгән егетләрнең дә күбесе җүнлерәк эш тапса, шунда китәргә тырыша. Күбесе монда озакка түзми, чөнки көне буе су, дымлы шартлар, машиналар да күп килә, әле һәрберсе үзен әллә кемгә санап, бәхәсләшә башлый. Минем башка вариант юк, шуңа монда, өйрәнеп тә киләм бугай инде. Ләкин менә фатир алырга уйласам, бүтән җиргә эшкә урнашам, – дип, сөйләде Ришат. 

Аның кебек үк кайчандыр машина юган Алмаз Садретдинов бүген Тихорецкая урамындагы бер складта сыра, лимонад һәм квас ташый. Эше авыр, әмма аена 50 мең сум түләгәч, ул хакта әллә ни уйланмый. Казандагы бер заводта хезмәт куйган булган, әмма аннан куганнар, чөнки җитәкчелек Алмазны продукция урлауда катнашы бар дип шикләнгән. Хәер, бу дөреслеккә туры килмәгән, шулай да, “на всякий случай” егет белән килешүне өзгәннәр. Садретдиновның гаиләсе – 5 яшьлек ул бар, хатынының әти-әнисендә яшиләр. Бу эшендә үзен вакытлыча гына дип әйтә, чөнки еллар буе мондый җирдә йөреп булмый. Берәр йөк машинасына продукция төяргә булса, ширкәткә күптән түгел генә килгән кешеләрне җигәләр икән, Алмаз шундыйларга керә. Ә бу вакытта монда берничә ел хезмәт куючы егетләр кәрт суга. 

Рафаэль Гыйльфанов исә былтыр төзелештә гади эшче булып эшләгән, хәзер шиномонтажда хезмәт куя. Аның әйтүенчә, Казандагы бер йортны торгызганда озак кына урамда бил бөгәргә туры килгән, шуннан туеп, җылырак җиргә урнашырга булган. Эше Борисково бистәсендә булса, яшәве Юдинода, көн саен шунда килеп йөри икән. Шунысын да әйтергә кирәк, Рафаэль балалар йортында тәрбияләнгән, аның әти-әнисе юк. 

– Монда акчасы әйбәтрәкме? Ризамы син бу эшкә? – дип, сорарга булдым аннан.
– Ярыйсы инде, аеруча, төзелеш белән чагыштырганда, “шиномонтажка” бик шәп. Менә быел язын барысы да тәгәрмәчләрен алмаштырганда айга 140 мең сум эшләдем. Әйе, көне-төне маташтык, әмма нәтиҗәсе яхшы бит. Мин техника белән кызыксынам, шунлыктан әлеге эшне яратып башкарам. Төзелештәге ул урамда катып торганнарны искә төшерәм, биналарны тышлый торган плиталарны ташый идек, ә урамда – -30 градус. Әле хәзер дә бу хакта уйлаганда тәннәр чемердәп куя. Шушы эшне ныклап өйрәнеп, үземнең Юдинода шундыйрак шиномонтаж ачарга дип уйлап йөрим, – диде Рафаэль Гыйльфанов. 

Сәетҗан абый Минталипов белән Җиңү паркы янындагы ягулык станциясе тирәсендә җыелышкан ир-атлар арасында күреп таныштык. Әлеге җирне “хезмәт биржасы” дип атыйлар, монда эшкә әзер булган кешеләр килә, аларны эш бирүчеләр алып китә. Сөйләшеп торган арада шуны белдем, халык моннан күбрәк төзелешкә, җир казырга, нәрсәдер ташырга бара. Көненә уртача 1500 сум акча түлиләр, шуның 200 сумын шушы җирлек “хуҗаларына” тапшырасы, янәсе, аларның хезмәтләре өчен дисәк тә була. Сәетҗан абыйның яше 45тән узган, әмма шушында йөрүен туктатмый, чөнки башка җиргә бара алмый, белеме дә, һөнәре дә юк, җитмәсә, төрмәдә утырган. 

Андыйлар белән Казанда Реабилитация һәм адаптация үзәге шөгыльләнә. Аның җитәкчесе Азат Гайнетдинов сүзләренчә, бүген әлеге оешма башкаладагы “соры” хезмәт базарын бетерү өстендә эшли, чөнки анда кешеләрне алдарга да мөмкиннәр, кайвакыт акчасын да бирмиләр. Шуларга каршылык итеп, “Трудяги.РФ дигән сайт ясаганнар. Анда берәүләр үзләренә кара эшче, ә икенчеләре – эш эзли. Алар бер-берсен әлеге мәйданчыкта таба. 
Йөри торгач, шуны аңладым: башкалада җиңел эш юк, әмма үзеңнең тормышыңны җайларга мөмкинлек җитәрлек. Хәер, ул машина юарга да, төзелешкә дә, тәгәрмәч алмаштырырга да кеше бер дә рәхәтлектән керми шул.

Рәсим Хаҗиев.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading