16+

Казанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары ике миллиард сумнан артып китә

Казанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары быелның 1 гыйнварына 2,07 миллиард сумны тәшкил итә.

Казанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары ике миллиард сумнан артып китә

Казанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары быелның 1 гыйнварына 2,07 миллиард сумны тәшкил итә.

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, алты айдан да күбрәк вакыт түләү башкармаучыларга бурычларның 1,94 миллиард сумы туры килә. Шушы суммадан 1,5 миллиард сумы бер елдан биш(!) елга кадәр җыелып килгән бурычлар.
- Йөз мең сумга кадәр җиткән бурычлылар бар. 140 хисап кәгазендә коммуналь бурыч 600 мең сумнан артык, - дип шаккатырды Искәндәр Гыйниятуллин.

Эре идарәче компанияләрдә коммуналь түләүләрне җыю узган ел 98,19 процентны тәшкил иткән. 2014 елны әлеге күрсәткеч 97,8 процент булган.
Узган ел идарәче оешмалар 409 миллион сум бурычлары җыелган 4 мең 900 затны судка биргән. Бурычлары 180,5 миллион сумны тәшкил иткән ике мең 747 кеше белән бурычларны ярты елда , бер елда яки башка вакыт аралыгында бетерү буенча килешү төзелгән. Унөч кеше, мәсәлән, бурычларын ишегалды җыештыручы, техник хезмәткәр вазифалары башкарып түләргә ризалашкан.
- Шәһәр башкарма комитеты узган ел тугыз кешене фатирларыннан чыгару буенча эш башлады. Әлеге казанлыларның гомум бурычлары өч миллион сум. Суд өч гаризаны канәгатьләндерде, бурычлылар фатирларыннан кечерәк мәйданлы торакка күчерелде. Өч гаилә суд эше барышында бер миллион сум бурычларын түләде, - дип, кырыс чаралар да кулланылырга мөмкинлеген кисәтте Искәндәр Гыйниятуллин.


Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин коммуналь бурычларны кайтару буенча максатчан чаралар күрергә чакырды. "Түләүләрне сузып йөрүчеләр арасында берничә фатиры булган кешеләр дә бар.Кызганыч, пенсионерлар да түләүләр башкаруны онытып җибәрәләр, - диде Денис Калинкин, - кем акчалата түли алмый, андыйларга иҗтимагый эшләр аша түләү алымы бар, Казанда ишегалды җыештыручылар җитми".


Искәндәр Гыйниятуллин Авиатөзелеш районында - "Уңайлы социалистик шәһәр", Киров районында - "Успех" һәм Мәскәү районындагы "Сур-сад" идарәче компанияләренең территорияләрне җыештыруда тырышып эшләүләрен билгеләп үтте.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading