1 февральдән алып Казаннан аэропортка сигез шәһәр яны поезды йөри башлады. Юлда электричкалар Вахитов, Комбинат, Юбилей, Столбище станцияләрендә тукталыш ясыйлар.
Аэропортка барып җитү вакыты - 26 минут. Билет бәясе - 30 сум. Алда әйтеп үтелгән станцияләргә кадәр - 18 сум. Барлык поездларның да составларында алты вагон. Әлеге заманча электропоездлар йомшак...
1 февральдән алып Казаннан аэропортка сигез шәһәр яны поезды йөри башлады. Юлда электричкалар Вахитов, Комбинат, Юбилей, Столбище станцияләрендә тукталыш ясыйлар.
Аэропортка барып җитү вакыты - 26 минут. Билет бәясе - 30 сум. Алда әйтеп үтелгән станцияләргә кадәр - 18 сум. Барлык поездларның да составларында алты вагон. Әлеге заманча электропоездлар йомшак урындыклар, автомат ишекләр, кондиционерлар һәм камералар белән тәэмин ителгән.
Инвалид пассажирлар өчен махсус бәдрәф бүлмәләре, киң тамбурлар каралган.
Фото www.tatar-inform.ru сайтыннан алынды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар