16+

«Казанда яшәргә калырга да ризабыз»

БРИКС илләре Уеннарында катнашучылардан Татарстан башкаласы һәм спорт турында фикерләрен сораштык.

«Казанда яшәргә калырга да ризабыз»

БРИКС илләре Уеннарында катнашучылардан Татарстан башкаласы һәм спорт турында фикерләрен сораштык.

Рохит Җадхав, спортчы:

– Спорт белән профессиональ рәвештә 2015 елдан шөгыльләнәм. Казанда һава торышы шундый рәхәт. Шәһәрне дә, татар халкының милли ризыкларын да гаҗәеп ошаттым. Моңа кадәр әле Татарстанда булганым юк иде. Кадерле кунаклар кебек кадер-хөрмәттә йөрибез монда. БРИКС Уеннары югары дәрәҗәдә оештырылган.

Лия Сапрунова, волонтер:

– Краснодар краенда яшим, БРИКС илләре Уеннарына волонтер булып язылдым. Казан искиткеч матур шәһәр икән, биредәге халыкның ачык йөзле, ярдәмчел булуына сокландым. Буш вакытта кунакханәдә ятмыйм. Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә, Аракчинодагы “Барлык диннәр храмы” комплексында булдым. Татарларның өчпочмагын, чәк-чәген ошаттым. Туганнарга чәк-чәкне күчтәнәчкә алачакмын.

Резина Таманг, студент:

– Мәскәүдә 2 мәртәбә ушу ярышларында катнаштым, Казанда – тәүге мәртәбә. Безнең илебездә – Һиндстанда бик эссе көннәр башланды хәзер, ә Казанда сулыш алырга иркен. БРИКС илләре Уеннары бик яхшы оештырылган, аш-сулар да бик тәмле. Рәхмәт барысы өчен дә! Ушу белән 12 ел шөгыльләнәм, спортның бу төре кешене табигать белән бербөтен итә.

Дарья Латышева, спортчы-тренер:

– Казанга 2017 елда ярышларга килгәнем бар иде инде. Мәчетләрне күргәч, татарча сөйләшүләр ишеткәч, миңа үзебезнең Үзбәкстанда йөрим шикелле тоелып куя. Кол Шәриф мәчетенә бардык, казанлыларның киң күңелле булулары ошый. Спорт чараларын карарга балалар һәм үсмерләр күп килә, бу яхшы күренеш. Казанда спортка зур игътибар бирелгәнлеге күренеп тора, спорт сарайлары искиткеч яхшы. Балалар спорт белән дус булсын!
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading