16+

Казанның чүплек боҗрасында калуы ихтимал

Татарстан башкаласыннан елына полигоннарга 600 мең тонна чүп чыгарыла.

Казанның чүплек боҗрасында калуы ихтимал

Татарстан башкаласыннан елына полигоннарга 600 мең тонна чүп чыгарыла.

Казанда быелның ахырына кадәр күп фатирлы йортлар ишегалларында һәм бистәләрдә тагын 123 контейнер мәйданчыгы җиһазландырылачак. Аларга көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып салу өчен сары төстәге 1200 читлек-савыт урнаштырыла.

Сары савытка күз сал
– Табигатькә сакчыл караш – ул һәркемнең шәхси җаваплылыгында. Эшне үзеңнән һәм коллективтан башларга кирәк, – диде башкала мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.
Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, соңгы берничә елда гына да күп фатирлы йортлар ишегалларында һәм бистәләрдә 133 контейнер мәйданчыгы ясалган. Аларга сары төстәге 1500 читлек-савыт куелган. Әлеге савытларга пластик, металл, макулатура, пыяла салырга мөмкин. Шушы сары читлек-савытларга тупланган икенчел чималның 70 процентка кадәр өлеше эшкәртелә, ягъни, җитештерүдә кабаттан кулланыла.

Чимал, түгел чүп
Шәһәр хакимияте экология акцияләре дә үткәрә. Мәсәлән, “ПЖКХ” идарәче компаниясе Мәскәү районындагы Васильченко урамында “Туплау ноктасы” (“Точка сбора”) пункты эшләтеп җибәрде. Бирегә ватык электр җиһазларын, покрышкалар, йортның иске җиһазларын, өс һәм аяк киемнәрен, сумкалар китерергә була. “Урам” экстрим-паркында да “Экостанция” ачылды. Монда лекция тыңларга була һәм икенчел чималдан үзең сувенир да ясап ала аласың. 
– Чүпләрне утильләштерү вәкаләте төбәк операторына йөкләнсә дә, чүп мәсьәләсенә без дә читтән генә күзәтүче булырга җыенмыйбыз. Чөнки, без барыбыз да көнкүрештә чүп тудырабыз. Чүпләрне эшкәртүдә СИБУР кебек хезмәттәшләребезнең барлыкка килүе куанычлы, – дип дәвам итте фикерләре белән уртаклашуны мэр Илсур Метшин.

Бу хезмәттәшлек тәгаен эшләр белән ныгытыла. “Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе” җитәкчесе Айгөл Латыйпова сүзләренә караганда, әлеге компания 1 июльгә өч паркка икенчел чималлардан ясалган җиһазлар урнаштырачак.

Органик калдыкларга тотынабыз
Татарстан башкаласында органик калдыкларны утильләштерү өчен компост полигоннары төзелә. Аларның берсе “Горводзеленхоз” тресты базасында барлыкка китерелә, ә икенчесе “ПЖКХ” идарәче компаниясе төбәк операторының экосәнәгать паркы кысаларында ачыла. Полигоннарга чыгарылучы көнкүреш калдыкларының күләмен киметүдә шушы компост полигоннарына зур өметләр багълана.

– Химическая урамындагы муниципаль полигон быелның икенче кварталы ахырларына тулысынча тулачак. Шул сәбәпле, аны томаларга туры киләчәк. Мамадыш трактындагы “Восточный” полигонының икенче чираты төзелеше тәмамлану алдында. Бу полигон 3 миллион тонна чүп сыйдыруга исәпләнгән. Казаннан елына 600 мең тонна чүп чыгарылуын уйлаганда, яңа полигон чокыры 3 елга гына җитәчәк, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Японнар – аера, ә без – тондырабыз
Япониядә халык көнкүреш калдыкларын 4-5 пакетка өйләрендә-фатирларында ук аера. Хәтта, сынган энәне дә тапшыралар. Германиядә дә чүпләрнең 80 процентка кадәр өлеше икенчел чимал сыйфатында эшкәртелә. Германиядә искергән яки “модасы беткән”, дип саналган йорт җиһазларын сүтмичә-ватмыйча махсус биналарга китерәләр. Кайбер кешеләр шуннан үзләренә ошаган җиһазларны әле алып та китәләр. Бездә иске җиһазларны интернет аша сату бар, әмма ватып-сүтеп ишек төбенә һәм чүп туплау мәйданчыгына чыгарып ташлаучылар да күп. Бездә дә башка илләрнең яхшы үрнәкләрен кулланырга була, ләбаса.
Казанда чүпләрне төрләренә аерып җыю башлангычы 2018 елда кертелде. Сары төстәге читлек-савытларга пластик әйберләрне салырга гадәтләндек. Ләкин, контейнерларда күрсәтелгән язуларга карамастан, көнкүреш калдыкларын һаман да  барысын бергә тондырабыз. 

Казан мэры Илсур Метшин: ”Әгәр без көнкүреш калдыкларын, чүпләрне төрләренә аерып җыюга ирешмәсәк, төзек һәм матур Казанны зур чүп полигоны уратып алачак”, – дип, борчылып әйтте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading