16+

Күңелләрдә олы җанлы булып сакланырсың

Кеше гомере бер ишектән кереп, икенчесеннән чыккан кебек кенә. Бигрәк тә вакытсыз китү аяныч. 14 гыйнвар иртәсендә танылган шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Садәнең (Зәйнетдинов) йөрәге тибүдән туктады. Февраль аенда ул 65 яшен тутырган булыр иде.

Күңелләрдә олы җанлы булып сакланырсың

Кеше гомере бер ишектән кереп, икенчесеннән чыккан кебек кенә. Бигрәк тә вакытсыз китү аяныч. 14 гыйнвар иртәсендә танылган шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Садәнең (Зәйнетдинов) йөрәге тибүдән туктады. Февраль аенда ул 65 яшен тутырган булыр иде.

Госман Зәйнетдинов тумышы белән Башкортстанның Аскын районындагы Әмир авылыннан. Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап Казанга килә. Биредә Госман Садә шагыйрь һәм журналист буларак таныла, «Коммунист Татарии», «Яшь ленинчы», «Ватаным Татарстан» һәм «Мәгърифәт» газеталарында эшли. Гомеренең соңгы өлешендә ул «Шәһри Казан» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлегендә хезмәт куйды. Бергә эшләгән елларда без аны ярдәмчел, тирә-юньдәгеләрнең кайгы һәм шатлыкларын уртаклаша белгәне өчен хөрмәт иттек.
Шагыйрь үз иҗатына әллә ни игътибар биреп җиткермәде, аның берсеннән-берсе матуррак шигырьләре ак кәгазь битләрендә генә калды. Югыйсә, шуларны туплап, дистәләгән китап та чыгара алган булыр иде ул. Үзе нибары дүрт җыентык белән чикләнде - «Мәхәббәт елы», «Җиләкле тәрәзәләр», «Тайфун күзе» һәм «Ярату ява» китаплары гына укучылар хозурына барып иреште. Ә инде балачактан Муса Маликов башкарып үскән «Әссәламегаләйкем» җыры балалар гимнын хәтерләтә, яшь буында милли горурлык хисләре тәрбияли иде.
Яңа гына каләм тибрәтә башлаган яшьләрне генә түгел, редакция бусагасын атлап кергән кайбер өлкән буын кешеләрен дә «шагыйрь» ясады ул. Бәйрәмнәрдә хезмәттәшләренә багышланган шигъри тәлгәшләре белән дә куандырып торды.
Ни кызганыч, йөрәк авыруы Госман Садәне арабыздан алып китте. Күңелләребездә олы җанлы кеше булып сакланырсың, Госман абый. Авыр туфрагың җиңел булсын.
PS. Элеккеге хезмәттәшебез, танылган шагыйрь һәм журналист Госман Мохтасар улы Зәйнетдиновның (Госман Садәнең) вафат булуы сәбәпле, аның гаиләсе һәм туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз.
«Шәһри Казан» газетасы редакциясе коллективы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading