16 апрель вакыйгаларына бер ел булды. Былтыр, хәтерләсәгез, бу көнне рус милләтчеләре «Татарстан мәктәпләрендә рус теле дәресләрен арттыру, рус балаларына татар телен укытуны иреклегә әйләндерү таләбе белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында митинг оештырган иде. Ул чакта татар милли хәрәкәте дә, Муса Җәлил һәйкәле янына җыелып, аларга карата үз...
16 апрель вакыйгаларына бер ел булды. Былтыр, хәтерләсәгез, бу көнне рус милләтчеләре «Татарстан мәктәпләрендә рус теле дәресләрен арттыру, рус балаларына татар телен укытуны иреклегә әйләндерү таләбе белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында митинг оештырган иде. Ул чакта татар милли хәрәкәте дә, Муса Җәлил һәйкәле янына җыелып, аларга карата үз фикерен әйтте. Соңрак Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та «Эхо Москвы» радиосына: «Ә нишләп минем телемне хөрмәт итмәскә тиешләр?» - дип, интервью бирде. ТНВ журналисты Эльмира Исрафилова «Мин үз телем хакына теләсә кемнең бугазын чәйнәргә әзер» дигән сүзе өчен шовинистлар тарафыннан эзәрлекләнүләргә дучар ителде, ахыр чиктә, тынычлык эзләп, Төркиягә китеп барды...
Быел әлеге милләтчеләр кабат митинг үткәрергә җыеналар. Узган елгыдан аермалы буларак, митингны «Хак сайлаулар» митингларын үткәрү вакытында пәйда булган «Казан гражданнары союзы» дигән яңа оешма уздырачак. Алар Татарстан хакимиятеннән рус телен өйрәнүдә Россиянең башка гражданнары белән тигез хокук таләп итәргә җыена һәм Татарстанда рус телле гражданнарның хокуклары кысыла дип саный.
ТР Конституциясенең Дәүләт телләре турындагы кануны нигезендә республикабыз мәктәпләрендә татар һәм рус телләре тигез күләмдә укытылырга тиеш. Узган ел митинг оештыручы рус милләтчеләренә ТР хакимияте нәкъ шулай дип җавап биргән дә иде. Тик, асылда, фән буларак дәүләт телләре Татарстан җирлегендә тигез күләмдә укытылса да, төгәл фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру рус телендә генә мөмкин. Шуңа күрә чеп-чи татар авылларындагы милли мәктәпләрдә укучы балаларның да рус телле китаплар белән укый башларга мәҗбүр булуын барыбыз да ачык белә. Өстәвенә РФ Конституциясенә кертелгән «Милли компонент турында»гы 309нчы канун да милли мәгарифкә каршы килә.
Рус милләтчеләре «рус телен өйрәнүдә» Татарстанны Россия Федерациясендәге бер генә дәүләт теле булган башка республика һәм өлкәләр белән тәңгәлләштерергә маташа, күрәсең. Әмма бу уңайдан шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан - Россия Хөкүмәте белән бары тик ике яклы килешү нигезендә вәкаләтләр бүлешеп яшәүче бердәнбер республика. Ә Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турындагы референдум һәм Декларация бүген дә үз көчендә. Чөнки Халыкара хокук нормалары нигезендә демократик җәмгыятьтә кабул ителгән референдумны һәм Декларацияне яңа референдум белән яңа декларация генә юкка чыгарырга сәләтле.
Татар милли хәрәкәтенең әйдаманы, «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин әлеге митингка каршы былтыргы сыман пикет белән җавап кайтарырга ниятли. «Аларның митингы, ни хикмәттер, Гитлерның туган көне датасы тирәсендә оештырыла. Без инде берничә ел Казанда фашистик идеологияле яшьләрнең азынуын күзәтеп киләбез. Былтыр көз көне хәтта Татар иҗтимагый үзәге бинасына да свастика ясап киткәннәр иде. Моннан тыш бер дустыбызны «Грязный татарин» дип кыйнауларын да искә төшерергә була. Ә күптән түгел Чаллыда: «Түбәтәеңне сал! Бу Россия!» - дип, үземә килеп бәйләнделәр. Без кәгазьдә дә, гамәлдә дә милләтләр тигезлеге өчен!» - ди Наил Нәбиуллин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта интернетта һәм кайбер матбугат чараларында татар милләтчеләренә карата мәгълүмати сугыш бара. Мәсәлән, «Независимая Газета» хәбәрчесе Глеб Постнов «Азатлык» татар яшьләре берлеге турында мәкаләләр язган чакта бу хәрәкәтне даими рәвештә «радикаль оешма» дип атый, интернетта исә «Азатлык»чылар - милли сепаратистлар дигән төшенчә белән тәңгәлләштерелә. Ләкин бу хаклыкка туры килми.
Журналист Гамил Нур исә: «Татарстандагы фашизм чагылышын 90нчы еллардан бирле күзәтеп барам. Алар ел саен апрель азагында Арча зиратыннан шәһәр үзәгенә кадәр свастика, сс символлары белән диварларга рәсемнәр ясап чыга. Скинхедлар аеруча Некрасов, Пушкин, Большая Красная урамнарын үз итәләр», - ди.
PS. Бу көннәрдә 2011 ел башыннан ноябрьгә кадәр Казанда «Казанская Дивизия» дип аталган скинхедлар җәмгыятен җитәкләгән 26 яшьлек Дмитрий Новиковка суд булып ята. Милли-социаль карашлы Дмитрийны, 18 яшьлек Эльвира Поломошнова һәм 19 яшьлек Петр Ермолаевны полиция хезмәткәрләре ноябрь аенда «Татар иҗтимагый үзәге» бинасыннан берничә йөз метр ераклыкта тоткарлый. Аларның кулыннан яндыра торган катнашма белән шешәләр һәм видеокамера тартып алына. Тикшерүчеләр бу төркемнең башка тарафдарларын эзләү белән мәшгуль. Фашизм, нацизм, империализм, сталинизм күренешләреннән Аллаһ безне үзе сакласын! Милләтара дуслыкта, татулыкта яшик! Рус шовинистлары тарафыннан Мәскәүдә барган «көймә селкетүләрне» Татарстанда ничек тә булдырмый каласы иде...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар