16+

Кергән акча кая китеп бара икән?

Татарстанның берләштерелгән бюджеты миллиард сумнар белән исәпләнә.

Кергән акча кая китеп бара икән?

Татарстанның берләштерелгән бюджеты миллиард сумнар белән исәпләнә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың берләштерелгән бюджетының 2024 елның гыйнвар һәм февраль айларындагы үтәлеше бәян ителде.

Быелгы өметләр – 400 миллиард сум

– Быелның 1 мартына салым һәм салым булмаган түләүләр 69,2 миллиард сумны тәшкил итте. Аларның 58,6 миллиард сумы – республика бюджетына, ә 10,6 миллиард сумы җирле бюджетларга туры килә. Быел салым һәм салым булмаган түләүләр 400,0 миллиард сум күләмнәрендә планлаштырыла,-диде республиканың финанс министры урынбасары Алла Анфимова.

Ике айда республиканың берләштерелгән бюджетының 95 проценты физик затлар керемнәренә һәм оешмалар табышларына, оешмаларның милекләренә салымнардан, шулай ук салым булмаган керемнәрдән һәм акцизлардан формалашкан. Салым түләүләренең иң зурысы нефтьгаз комплексыннан (5 701,0 миллион сум), сәүдәдән (1 907,2 миллион сум), химия һәм нефтьхимия сәнәгатеннән (953,8 миллион сум) кергән. Төзелеш, кредит оешмалары, энергетика, транспорт, машина төзелеш, азык җитештерү тармакларыннан кергән салымнар да саллы.

Ашаган түгел, санаган белә

– Татарстанның быелның беренче ике аендагы чыгымнары 61,1 миллиард сумны тәшкил итте. Чыгымнарның 90 проценты социаль программаларны хәл итүгә юнәлтелә. Быел безгә федераль бюджеттан 68,2 миллиард сум күчерелергә тиеш, гыйнвар-февраль айларында 12,7 миллиард сум күчерелде инде. Гыйнвар аенда федераль бюджеттан күчерелгән акчаның 2,5 миллиард сумы “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектына, ә 1,1 миллиард сумы Идел елгасын сәламәтләндерү илкүләм проектына тәгаенләнгән. Татарстанда 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруга быел 25,8 миллиард сум каралган, шуларның 14,3 миллиард сумы – федераль, ә 11,5 миллиард сумы республика бюджетларыннан. Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында яңа илкүләм проектларны игълан итте. “Гаилә”, “Озын һәм актив тормыш”, “Кадрлар”, “Мәгълүматлы икътисад”, “Технологик мөстәкыйльлек” проектлары 2025 елдан гамәлгә куела, ә “Россия яшьләре” проектын инде быелдан ук гамәлгә ашыру башланды,-диде республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова.

Акча бурычы “ачтан үтерә”

– Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында төбәкләрнең кредит бурычларын гамәлдән чыгару турында да әйтеп үткән иде. Бу бер тәкъдим-фикер генә булдымы, әллә чынлыкта да башкарылырга мөмкинме?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Владимир Путин әйткән икән, димәк, эш башкарылачак. Россия Хөкүмәте төбәкләрнең кредит бурычларын гамәлдән чыгару механизмын әзерләячәк,-дип җавап бирде Гела Герасимова.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading