16+

Кешеләр исерекләрне фаш итә башлады

Республикада юл хәрәкәте иминлеген яхшырту чаралары буенча Татарстан Министрлар Кабинетының утырышы булды.

Кешеләр исерекләрне фаш итә башлады

Республикада юл хәрәкәте иминлеген яхшырту чаралары буенча Татарстан Министрлар Кабинетының утырышы булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашты. “Транспорт чараларын идарә итүчеләрдә һәм җәяүлеләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җаваплылык җитеп бетми әле”, - дип искәртте ул.

Саннарның канлы күләгәсе
— Юл-транспорт һәлакәтләренең кими баруы күрсәткечендә республика -  Россия төбәкләре арасында, Идел буе федераль округында алдагыларның берсе. Бу министрлыкларның, муниципаль берәмлекләрнең, массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлегенең уңай нәтиҗәсе. Ләкин, төбәк, районара һәм җирле юлларда аварияләр күзәтелә әле, - диде үзенең кереш сүзендә утырыш рәисе Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин сөйләгәнчә, республикада транспорт чараларының 3 мең 76 бәрелешүе килеп чыккан, быелның 11 аенда юлларда 250 кеше үлгән, бүгенгә корбаннар саны инде 158гә җиткән. 

— Ел башыннан транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланган килеш идарә иткән 13 мең кеше ачыкланды. Бу бик зур һәм хәвефле сан, исерек хәлдә руль артына утыручыларга каршы көрәш кискен булырга тиеш. Бурычларын түләмәүчеләрнең 1441 автомобиленә арест салынды. Актаныш, Яшел Үзән, Спас районнарында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны артты, - диде Артем Хохорин.

Ул юл хәрәкәтен көйләүдә электрон технологияләрнең кулланышка актив кертелүен әйтте. Татарстанда юл хәрәкәтен 1 мең видеокамера күзәтә. Инде күктән квадрокоптерлар юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучыларны ачыкларга керешкән. “Казан дижитал век” халыкара форумының да юл хәрәкәтен электронлаштыруда файдалы булуын телгә алып үтте министр Хохорин.

Үлеменә таба йөгергән
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, юлларда каршы як полосага хәвефле рәвештә атылып чыгуның 17 мең очрагы теркәлгән. 

— Караңгыда 42 кеше машина астында калып үлде, авыл тирәләрендәге юлларда кешеләр таптала. Юл аша рөхсәт ителмәгән урыннардан чыкканда 51 җәяүле һәлак булды. Казанда Аккош күле янында бер кеше тиешсез урында 6 полосалы киң юл аша йөгереп чыга башлаган һәм тапталып үлгән. Транспорт ташкыны көчле булган 6 полосалы юлның теләсә-кайсы урыныннан кем йөгереп чыга башлый инде?! - дип уфтанды Рөстәм Гарипов. 

Мотоциклчылар катнашындагы юл һәлакәтләрендә 15 кеше үлгән.

Авылларга яктылык килә

“Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә республикада юллар төзү һәм төзекләндерү бара. Әлеге илкүләм проект 2030 елга кадәрге чорга исәпләнгән.
— Быел республикада 800 чакрым юл төзү-төзекләндерү эшләре башкарылды. Юлларга 350 билге урнаштырылды, муниципаль берәмлекләрдә әле тагын 900 билге урнаштырырга кирәк. Авыллар тирәләрендә юлларның торак пунктка кергән һәм чыккан өлешләрендә 100-200 метр ара яктырткычлар белән җиһазландырылачак, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Премьер-министр Алексей Песошин “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проектындагы быелга билгеләнгән бурычларны үтәп бетермәгән Әгерҗе, Менделевск районнары, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре саны артып киткән районнар җитәкчеләрен дисциплинар җавапка тартуны сорап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

Бала түгел, ә ата-ана гаепле

Быелның 10 аенда республика юлларында балалар катнашында 418 авария теркәлгән. 
— “Юл хәрәкәте яшь инспекторлары”- ЮИД оешуга 50 ел тулды. Мәктәпләрдә 1600 ЮИД отряды эшли, алар 24 мең укучыны берләштерә. Буада ата-аналар патруле актив, алар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрә. Юл кагыйдәләрен пропагандалауда “Беренчеләр хәрәкәте” федераль хәрәкәте белән ЮИД уртак эшчәнлек җәелдерде. Һәр баланың гомере бәһасез. Бала ата-анасының гамәлләрен кабатлый, өлкәннәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәсен, үрнәк булсын иде,-диде мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин.

Алексей Песошин 2024 елга укучылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурслар һәм викториналар планын эшләп бетерергә кушты. 

Автоинспектор юк, ә “разведчиклар” бар

Республикада ел башыннан массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте темасына караган 34 мең мәкалә һәм сюжет чыккан. Район матбугатында суд залларыннан исерек хәлдә транспорт чараларын идарә итүчеләр турында 900 мәкалә бастырылган. 
— Ел башыннан кешеләрдән транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итүчеләр турында 80 хәбәр керде. Чаллы шәһәрендә “урам радиосы” 30 урында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртеп тора. Бу әһәмиятле үрнәк,-диде “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

ЮХИДИ җитәкчесе Рөстәм Гарипов та кешеләрнең исерек шоферларны фаш итеп шалтыратулары активлаша барганлыгын әйтте.

“Амбразура”ны Менделеевск каплады

Юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан, “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты бурычларын үтәп бетермәгән районнар исемлегеннән Менделеевск муниципаль районы хакимияте башлыгы Радмир Беляевка “ут йотарга” туры килде утырышта. 
— Районыбыз М-7 һәм Ижевск-Пермь федераль трассалары кочагына урнашкан. Федераль трассалардан тәүлегенә 13 мең машина уза, аварияләр дә шунда чыга,- дип мәсьәләне аңлатырга тырышты Радмир Беляев.

Менделеевск шәһәрендә шундагы эре предприятие булышлыгында 8 чакрым җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы төзелгән. 

Автоинспекция күзе:  берсе-баганада, икенчесе-һавада

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов утырышка йомгак ясап, юл хәрәкәте иминлегенең дәүләткүләм әһәмияткә ия булуын искәртте.

— Юлларда каршы як полосага чыгуларны чикләү зарур. Яктыртылмаган торак пунктлар янында җәяүлеләр үлә. Юл хәрәкәтенә күзәтчелектә очучысыз очу аппаратларын актив кулланырга кирәк. Юллардагы аварияләрдә әле күпме имгәнүчеләр?.. 3 мең 674 кеше имгәнгән. Мотоциклчылар белән эшне көчәйтергә, алар тизлекне сакламыйлар. Мотоциклга беркем дә каршы түгел, ләкин кагыйдәләрне үтәп йөрү сорала. Хәрәкәт иминлегенә ирешү ул - уртак бурыч, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ахырда Татарстан Рәисе конкурсларда җиңгән укучыларга һәм Чистай белән Мамадыш районнары юл хәрәкәте иминлеге комиссияләренә бүләкләр тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading