16+

Кеше турында уйлама, кесә турында уйла?

Узган пәнҗешәмбе санында («ШК»ның 23 октябрь саны), өч казылыкны лабораториягә тикшерүгә тапшырып, берсендә дуңгыз ДНКсы табылды дигән хәбәр җиткереп, күпләрегезнең котын алганбыздыр. Вәгъдә иткәнебезчә, комментарий алу максатыннан, Татарстанның «Хәләл» комитеты вәкилләренә экспертиза протоколын илтеп тапшырдык.

Кеше турында уйлама, кесә турында уйла?

Узган пәнҗешәмбе санында («ШК»ның 23 октябрь саны), өч казылыкны лабораториягә тикшерүгә тапшырып, берсендә дуңгыз ДНКсы табылды дигән хәбәр җиткереп, күпләрегезнең котын алганбыздыр. Вәгъдә иткәнебезчә, комментарий алу максатыннан, Татарстанның «Хәләл» комитеты вәкилләренә экспертиза протоколын илтеп тапшырдык.

«Хәләл» комитетында «Шәһри Казан»ны укымыйлар, дигән нәтиҗәгә килдем. Юкса, хәләл дип язылган казылыкта дуңгыз ДНКсы табылды, дигән хәбәрне ишетүгә, күзләре маңгайга менмәс иде. Комитет рәисе Марат Низамовка:

- Хәләл булып сатылган казылыкта бернинди сыйфат билгесе дә юк, исемендә генә «Халал» сүзе бар, - дигәч, ул:

- Димәк, самозванцы, - диде.

Моны ишеткәч, күз алдына «Иван Васильевич меняет профессию» кинофильмы кадрлары килеп басты. Анда әле тагын канатлыга әйләнгән «Живьем брать демонов» гыйбарәсе дә бар. Безнең белән дә шулайрак килеп чыкты.

Комитетның сәүдә һәм җәмәгать туклануы белгече Алмаз Сәлахов белән «тышы - хәләл, эче - хәрам» казылыгы сатылган «Белорусский фермер» кибетенә юл тоттык. Сатучысы башка. Алмазның башында юка гына түбәтәйне күрептер, кибетче: «Бездә хәләл казылыклар юк», - дип өздереп әйтте. Мин исә сатучының хәтерендә теге «Баранья Халал»ны яңарттым. Аның әйтүенчә, безне кызыксындыра торган казылык беткән икән инде. Кемлегебезне ачып салып, казылыкларында дуңгыз ДНКсы табылуын әйткәч, «монысындамы?» дип, кибетче суыткычтан мин теге юлы сатып алган казылык кисәген тартып чыгарды. Алмаз Сәлахов шул ризыкның сертификатын сорады. Әмма сертификатның бу кибеттә түгел, башкасында булуы ачыкланды. Без кибет хуҗасы белән элемтәгә кердек. Ул исә «Хәләл» комитетына сертификатны икенче көнне үк җибәрермен, диде.



- Ленинград өлкәсенең бер авылында (Старая авылы Казаннан 1523 чакрым ераклыкта урнашкан) җитештерелгән казылыкның хәләллеге сезне шикләндермәдеме? Ни өчен экспертиза ясатып карамадыгыз? - дидем.

- Экспертиза үткәрүгә китсә, мин һәр сатыласы казылыкны тикшерергә тиеш булачакмын. Бу бит маразм! - диде кибет хуҗасы.

Гафу, ә дистәләгән дуңгыз итле казылыклар арасына хәләлне кыстырып сату маразм түгелме? Җитмәсә, сатучы әйтүенчә, бу кибеткә хәләл казылык эзләп килүчеләр дә бар икән. Кибет хуҗасы белән телефоннан сөйләшкәндә, сатучы:

- Кибеттән чыгып сөйләшегез әле. Клиентларны куркытып бетерәсез, - диде. Бераздан «сез кәефемне кырдыгыз, кибетебезнең абруена тап төшерәсез» дип өстәде.

Кызганыч, сатучы тәңкәнең икенче ягы турында уйлап карамый, күрәмсең. Мин аның ике-өч сатып алучысын «куркытып», үз чиратында, аларда сатылган шикле казылык аркасында күпме кешенең хәләл ризыкларга ышанычы кими төшкәндер.

«Хәләл» комитеты рәисе Марат Низамов әйтүенчә, хәләлгә төрелгән хәрам казылык уңаеннан, аны җитештергән оешмага, Роспотребнадзорга һәм Татарстан мөфтиенә хат җибәреләчәк. Нәтиҗәсе булмый калмас, дип ышандыра комитет рәисе. Берсендә комитет вәкилләре, Адыгея республикасында чыгарыла торган казылыкта үз тамгаларын күреп гаҗәпкә калганнар, чөнки ул оешманың комитет белән элемтәгә чыкканы да булмаган. Югарыда язылган урыннарга хат җибәрелгәч, бераздан тамга казылык этикеткасыннан «шуып төшкән».

«Хәләл» комитеты вәкилләре белән дуслашып, киләчәктә җәмәгать туклану урыннарына, хәләл ризыклар сатыла торган кибетләргә рейдларга бергәләп чыгарга сүз куештык.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading