16+

 Кешелекнең рухи кыйммәтләрен саклаучы фестиваль

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе фатыйхасында республикада инде 9 ел рәттән эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале үткәрелә, быел-унынчысы.

 Кешелекнең рухи кыйммәтләрен саклаучы фестиваль

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе фатыйхасында республикада инде 9 ел рәттән эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале үткәрелә, быел-унынчысы.

Республика егетләре белән кызлары “Наше время-Безнең заман” дип, җырлап-биеп яши.
 “Наше время-Безнең заман” фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов:”Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:”Эшләүче яшьләргә сәхнәләрдә чыгыш ясап, үзләренең иҗат осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге тудырган бик яхшы фестиваль бу”,-дип проектка югары бәяләмә бирде. Татарстан тарафыннан һәрвакыт каршылыксыз финанс ярдәме күрсәтелә”,-диде.

Әйдаман предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә эшләүче актив яшьләр 27-29 майларда Боровое Матюшино бистәсендәге “Идел” яшьләр үзәгендә оештырылган слетка җыелды. Аларның барысы да эшче яшьләрнең “Наше время-Безнең заман” X нчы республика ачык телевизион фестивалендә катнашырга лаеклы кандидатлар, ягъни, үзешчән артистлар. 
— Дөньяда хәлләр катлаулы, Илебезнең коды, бәхете өчен көрәш бара. Рухи кыйммәтләргә каршы сугыш ачылды. Россия Федерациясендә, шулай ук Татарстанда Ватан төшенчәсенең кыйммәте зур. Бердәм булу зарур, безгә татуировкалы кешеләр, наркотиклар, әхлаксызлык үтеп кермәсен. “Наше время-Безнең заман” рухи кыйммәтләрне саклаучы фестиваль ул,-диде Татарстан Республикасының һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов слетны ачу вакытында.

Республиканың һөнәри берлекләр федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров:”Фестивальдә тугыз ел рәттән катнашып, инде унынчысына да килүчеләр бар. Татарстанның казанышы бу фестиваль”,-дип, эшләүче яшьләргә сәхнә имтиханында да уңышлар теләде. 
— Эшләүче яшьләр сәнгатьтә дә сынатмый, аларга сәхнәдә ихластан чыгыш ясау хас. Иҗат рухы сүрелмәсен,-дип куәтләде фестивальнең жюри рәисе Резеда Галимова. 

 Дмитрий Туманов фестивальне халыкара дәрәҗәгә күтәрү турында хыяллана. ЮНЕСКО вәкилләре Татарстанда үткәрелә торган “Наше время-Безнең заман”ны “кешеләрне берләштерүче, дуслаштыручы, террорлык актларына киртә булып торучы әһәмиятле чара” дип, фестивальне халыкара яссылыкка чыгару идеясен хуплаган.
 

“Идел” яшьләр үзәгендә фестивальдә катнашачак эшче егетләргә һәм кызларга танылган артистлар осталык дәресләре бирә, “түгәрәк өстәл” сөйләшүләре, мәдәни программа каралган.

 “Наше время-Безнең заман” фестивале башта республиканың 4 зонасында үткәрелә. Казанда октябрь-ноябрь айларында финал чыгышлары була. Дмитрий Туманов әйткәнчә, Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы 45 яшькә кадәргеләрне “яшь кеше” дип игълан иткән. Татарстандагы 45 яшькә кадәрге теләсә кайсы милләттәге кеше фестивальдә катнаша, үз телендә җырлый яки милли биюләрен башкара ала. Гран-при аерым үзешчән артистка түгел, ә иҗат командасына гына бирелә. Фестивальләрдә Гран-при яулаган коллективлар быел да 30 августта-Республика һәм шәһәр көнендә Казанда Камал театры каршындагы мәйданда концерт куя.


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading