Исән калганнарның исәбен белик дигәндәй, 2021 елда җанисәп үткәрелде. Дөрес, ул тәртип буенча ун елга бер – 2020 елда ук уздырылырга тиеш иде. Ничек кенә булмасын, нәтиҗәләре халыкка җиткерелде.
Татар конгрессында халык санын алу нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Кечкенә халыклар дип йөртелгән милләтләр күзгә күренеп кимегән. Коточкыч күп, дисәң дә ярый. Россиядә халык саны буенча татарлар икенче урында торып кала алган булса да, 597 мең милләттәшебез “югалган”. Кечкенә сан түгел. Ныклап уйлап карасаң, зур бер шәһәр халкы кадәр бит!
“Кем гаепле? Ни эшләргә?” – дигән сорауларга җавап эзләү белән мәшгульбез бүген. Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шурасының бюро утырышындагы төп тема да шуңа багышланды.
Милли мәдәният комиссиясен җитәкләүче, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың чыгышы да күпләрне уйландырырлык булды. Ул татар белән яһүд милләтен чагыштырып күрсәтте. "Татар, күбрәк биргәнне көтеп, Казанга карап тора. Концерт киемнәре, автобуслар сорый. Ә яһүд милләтенә үзе кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша, шуңа алар үлгән иврит телен терелтеп, аны дәүләт теле итә алганнар да инде. Безгә алардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле”, – диде ул.
Бюро әгъзалары һәркем үз сүзен әйтергә тырышты. Аксакал тарихчыбыз Индус ага Таһиров күңелдә сүнеп барган өметне дөрләтеп тә җибәрде. “Татар милләте Җир Кояш тирәсендә әйләнгәндә исән булачак. Чөнки ул бик зур тарихлы, бөек милләт”, – диде. Моңа бик ышанасы килә. Бигрәк тә бүгенге заманда. Аның шушы бөеклеге дастаннарында чагыла. Яңа 2023 елның Дастаннар елы дип игълан ителүе дә тикмәгә түгел.
Сүз кем авызыннан гына чыкса да, очы барыбер шул җанисәптә югалган татарларга барып тоташты. Хәер, эш булган инде, поезд киткән. Янгыннан соң насос эзләүдән файда юк. Хәзер башны имичә горур калып, кәефне төшерми, алга карап яшәргә кирәк. 2030 елдагы җанисәпкә бүгеннән әзерләнә башларга кирәк, дигән фикер сөйләшүдә кызыл җеп булып барды. Эшне бүген әле балалар бакчасына гына йөрүче сабыйларыбыздан башларга кирәклеген һәркем аңлый. Ләкин моның өчен барыбыз бергәләп, кулга-кул тотынып, бернинди этлек-хөсетлек, көнләшүләр кертми эшләргә кирәк. Югыйсә, еш кына ике татар башының бер казанга сыймавының шаһиты булырга туры килә. Берәрсе азрак күтәрелеп китсә, зуррак уңышка ирешсә, аны чабуыннан тартып төшерәләр дә, карага буйый башлыйлар. Бу хәлләрне карап торган яшь буынның низаглы милләт вәкиле буласы килмәве дә гаҗәп түгел аннары.
Ә инде: “Кем гаепле?” – дигәненә җавапны озак эзлисе дә түгел. Ул аяк астында гына. Барыбыз да гаепле! Нишләптер, тормыш-милләт дилбегәсен җибәреп, атларның җай гына үз агымына баруына күнегеп киткән идек. Битарафлык күленә муеннан чумган, "ат үлсә – ит, арба ватылса – утын", дип яши башладык. Мәктәпләрдән туган телебезне бер гаепсезгә сөреп чыгарып, бүген аны баласына атнасына 1,5 сәгать кенә укыттыра алган милләт татар булудан качса да, аптырамассың. Һәркемнең бөек күпсанлы олы милләт вәкиле буласы килә ич инде!
Әлеге җанисәптә 17 миллион кеше үз милләтен күрсәтүне кирәк дип санамаган. “Шуларның яртысы татарлар түгелме икән?” – дип өметләнгән булабыз. Ләкин татар буласылары килсә, алар күрсәтми калмаслар иде, сөенә-сөенә, горурланып язарлар иде. Менә безнең гаиләдәге кебек. Без интернет аша компьютер каршында үттек ул җанисәпне. Барыбыз да: балалар да, киленнәр дә тезелешеп утырып тутырдык.
Соңыннан “Туган тел”не дә җырладык. Чәкчәк белән чәй дә эчтек әле, әби-бабайларны да искә алдык. Дөрес, сорауларның бигрәк тузга язмаганнары бар иде арасында. Әйтик, син торган фатирның нинди материалдан ясалуы, анда канализация бармы-юкмы икәне кемгә кирәк инде ул? Күп кеше, танышлар дәүләт хезмәте сайтларына бик тырышып та керә алмаган, аннары күбесенең шул тузга язмаган сорауларга җавап та бирәселәре килмәгән, бу чараны бик җитди дип тә санамаган. Ә элеккеге шикелле махсус кием кигән, махсус сумка аскан санаучылар ишекләрне бик сирәк какты бу юлы. Әле анда да күпләр ачмады. Чөнки заман бик яман.
Җанисәп алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бик зур эш башкарды. Бигрәк тә, читтәге татарларыбызны берләштерү өчен зур тырышлык куйды. Бик күп төбәкләрдә Сабан туйлары, фәнни конференцияләр. узды. Кайберләрендә үземә дә катнашырга, халкыбызның милли тормышка ничек сусауларын күрергә туры килде. Урал, Себер якларындап яшәүче милләттәшләребез без килгәч, күз яшьләрен йотып, башларын югары күтәреп, урамда да калфак түбәтәйләр киеп, татарча җырлап йөрде. Тамчыдан күл җыела, диләр. Әле бу җанисәп нәтиҗәләре бигелеле булгач та миннән: “Нишләп йөрдегез, татар саны кимегән бит?” – диделәр. “Без бармаган булсак, ул тагын да аз була иде әле”, – дидем, күземне дә йоммыйча.
Бу саннарны, моның кадәр кимүне без көтмәгән идек. Алар эссе мунчада салкын су белән коенган кебек чиркандырып җибәрде безне. Ләкин бу бу ысул сәламәтлеккә файдалы да диләр бит әле. Әлеге саннар Тукай әйтмешли, “үлгәнме, әллә йоклаган гынамы татар”ның милли аңын, аның горурлыгын уятырга да булышыр,бәлки дип ышанасы бик тә килә.
Комментарийлар
0
0
Берничэсе табылды)) Безгэ килмэлелэр, без дэ бармадык
0
0