16+

Хәерчелекнең теге ягы күренә, яки пәлтәне дә кредитка

Сораштырулар күрсәткәнчә, Россиядә яшәүче һәр 7нче кеше кышкы кием-салым алыр өчен акча җиткерә алмый икән.

Хәерчелекнең теге ягы күренә, яки пәлтәне дә кредитка

Сораштырулар күрсәткәнчә, Россиядә яшәүче һәр 7нче кеше кышкы кием-салым алыр өчен акча җиткерә алмый икән.

Респондентларның 14 проценты кышкы куртка яисә пәлтә сатып алу өчен кредит (!) рәсмиләштерергә җыена. (Сүз чәшке туннар хакына булса бер хәл...)

Бездә салкын һава ким дигәндә ярты ел саклануын исәпкә алганда, бу хәерчелекнең дә теге ягы дип аңларгадыр инде. Экспертлар да шундый фикердә. Халык хәерчеләнгәннән хәерчеләнә. Ә банклар аларның якаларына, кредитлар капкынына эләктереп, ныграк ябыша бара, дип саный алар. Кызганыч, күпләр ул баткаклыктан чыга да алмый. 

Россия халкы җылы киемне якынча 8,9 мең сумга сатып алырга планлаштыра. Хатын-кызлар арзанрак бәягә (8,1 мең) риза булса, ир-атлар кыйммәтрәк (10 мең) пәлтә алырга да каршы түгел икән. Әлбәттә аягыңны юрганыңа карап сузасың. Ни дисәң дә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы хезмәт хакы белән Ижау яисә Екатеринбургтагыны чагыштырып булмый. (Хәер, әйберләрнең бәясе дә яшәү дәрәҗәсе түбәнрәк булган шәһәрләрдә түбәнрәк була. Шул исәптән, кием-салымга да). Ижаудагы хезмәт хакына Мәскәүдә ярты куртка да алып булмаска мөмкин. 

...Кышкы киемнәр сатып алуга кагылышлы сорауларга җавап бирүчеләрнең бер өлеше җитмәгән акчаны бурычка алып торам, дигән. Ә яртысыннан артыгы (57 процент) кредит карталарыннан файдаланачагын белдергән. Сүз уңаеннан, кредит карталары буенча россиялеләрнең бурычы 1,5 трл сумнан артып киткән! Сентябрь аенда гына банклар халыкка 1,26 млн кредит картасы тараткан. Узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, бу 140 меңгә артыграк, ди экспертлар. 

Казан базарларында курткалар һәм кышкы пәлтәләр уртача 7 мең сумнан башлана. Киемнең сыйфаты югарырак булган саен, бәясе дә үсә. Кайбер сату нокталарында 15-20 меңлек курткалар да очратырга мөмкин. Кибетләрдә җылы курткалар 8-9 мең сум. Ташлама белән 6 меңлекләрне дә табарга була. Шоурумнарда да бәяләр массмаркетлардагы кебек. 

Сүз уңаеннан, Казан базарларында һәм кибетләрендә кышкы курткаларга бәяләр соңгы өч елда бер тирәдә диярлек. Сезон азагында аларга шактый зур ташламалар була һәм 8 мең сумлык куртканы 3-4 меңгә дә алырга мөмкин. Ул очракта кредит рәсмиләштерергә дә, бурычка керергә дә туры килмәячәк. 

Көнбатыш брендлары Россиядән киткәннән соң безнең илдә чүпрәк-чапрак кимер дип борчылучылар да булгандыр, бәлки. Ләкин юкка. Ни дисәң дә, безне беренче чиратта Кытай һәм Төркия кием-салым белән тәэмин итә. Шулай ук Беларусь та сыйфатлы һәм арзанлы җитештерүчеләрдән санала. 

Шунысы кызык: үзебездә тегелә торган кышкы киемнәрнең бәясе бермә-бер кыйммәтрәк. Хәтта шул ук Татарстанда җитештерелә торган киемнәр дә, Кытай цехларында тегелеп, җир читләреннән әйләнеп кайткан әйбергә караганда күп тапкырларга кыйммәтрәк тора. “Без сыйфатлы тукымадан тегәбез”, – дип аклана гадәттә җирле брендлар. Аның каравы, алар логистикага акча тотмый. 

Көнбатыш брендларының Россия базарыннан китүе тагын бер төр һөнәр ияләрен активлаштырды. Чит илгә китеп, Россиягә брендлы кием-салым ташучылар яисә чит илдән генә җибәрүчеләр бермә-бер артты. Шәхсән үземнең генә дә шул рәвешле акча эшләүче өч танышым бар. Алар Төркиягә китте.

Хезмәтләре өчен товар бәясеннән 15 процент, һәм товарны Россиягә кайтару бәясен түләгәндә дә киемнәр күпкә арзанрак чыга. Ә Төркия тегә торган әйберләрнең сыйфаты хакында сөйләп торасы да түгел. Шуңа да акчагызны янда калдырып, кредитларсыз гына кышка керергә ниятлисез икән, әллә ничә төрле ысулны кулланырга була. Теләк кенә булсын!

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading