16+

Хөсәен Фәезхановның тууына 200 тулу уңаеннан "Фәезханов укулары" узды

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында мәгърифәтче, дин галиме Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгы уңаеннан “Фәезханов укулары” уздырылды.  Ул быел унтугызынчы тапкыр үтте. Бер үк вакытта XX фәнни-гамәли конференция дә ачык дип игълан ителде. Бу көнне галимнең каберен дә зиярат кылып, рухына багышлап дога да кылдылар. Ул биредә – туган авылы Сафаҗәйдә җирләнгән.

Хөсәен Фәезхановның тууына 200 тулу уңаеннан "Фәезханов укулары" узды

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында мәгърифәтче, дин галиме Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгы уңаеннан “Фәезханов укулары” уздырылды.  Ул быел унтугызынчы тапкыр үтте. Бер үк вакытта XX фәнни-гамәли конференция дә ачык дип игълан ителде. Бу көнне галимнең каберен дә зиярат кылып, рухына багышлап дога да кылдылар. Ул биредә – туган авылы Сафаҗәйдә җирләнгән.

Биниһая зур хезмәтләр калдырып киткән галимне авылында онытмыйлар.
 
Авыл үзенең данлыклы шәхесе белән чиксез горурлана. Сафаҗәйдәге төбәкара конференция эшендә имамнар, галимнәр, төбәкләрдәге дин белгечләре күпләп катнашты.

– Хөсәен хәзрәт Россия мөселманнары тарихына күп төрле ирешкән эшләре белән кереп калды. Ул  Казан, Кырым, Касыйм ханнары турындагы тарихтагы ак тапларны бетерүгә дә үзеннән зур өлеш кертте, үзенең гадәти булмаган энциклопедик гыйлемнәре белән дә аерылып торган. Дини белемнәрдән тыш ул талантлы каллиграф һәм кулъязмалар белән эшләүче остаз иде. Киң публикага аның тагын бер таланты билгеле түгел. Ул полиглот иде. Татар һәм рус теленнән тыш, гарәп-фарсы һәм башка төрле төрки телләрне яхшы белгән. Фин-угр халыкларының телләрен аңлаган. Әдәбият-фольклорны яхшы белгән. Хөсәен Фәезханов әсәрләре безгә бүген фәнни яктан өйрәнү өчен генә кирәк түгел. Хөсәен мулладан шаблоннарсыз гына, киңрәк итеп фикер йөртергә дә өйрәнергә тиешбез. Аң-белемебез горизонтларын киңәйтергә кирәк. Безгә аннан үз эшенә бирелеп эшләвен дә үрнәк итеп алырга кирәк әле, – дип мөрәҗәгать итте Россия Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин видеоэлемтә аша. 

Хөсәен Фәезханов – татар мөселман голәмәсенә дәүләти уку-укыту һәм фәнни үзәкләренә беренче булып юл яручы, ягъни җәдидчелек башында торган шәхес. Казанда мәдрәсәдә белем алганнан соң, ул остазы Шиһабетдин Мәрҗани фатихасы белән Санкт-Петербургка китеп, император университетында лектор һәм гыйльми хезмәткәр буларак таныла. Хөсәен Фәезханов 1862 елда «Ислах мәдәрис» әсәрен яза. Шул рәвешле балалар һәм яшьләрне укытуда ислахчылык – белем бирүне киңәйтү һәм тирәнәйтү фикерен күтәреп чыга. 

Кырымда Исмәгыйль Гаспралы беренче җәдиди мәдрәсәне ачудан башлап җәдидчелек юнәлеше үсә башлый. Ә бу агымның асылын, максатын алдан күрүче, өммәт алдында күтәреп чыгучы кеше дә Хөсәен Фәезханов була. 

Киң кырлы шәхес һәм дин белгеченең иҗаты соңгы 20 елда актив өйрәнелә. Бу бигрәк тә аның исеменә багышлап конференцияләр үткәрелүгә дә бәйле. Аның мирасы белән кызыксынучылар арткан, шактый хезмәтләр басылган. Билгеле булганча, укытучы-остаз Хөсәен Фәезхановның татар теле грамматикасы буенча дәреслекләре, төрки телләр сүзлеге һәм хрестоматияләр бар. Аларны хәзер кабат кулга алып уку мөмкин, күп кенә китаплары кабат бастырылган. 
Моннан тыш Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институтында сакланган кырыктан артык кулъязма текстын өйрәнеп, галим һәм теолог Хөсәен Фәезхановның яңа басмаларын әзерләнәчәген хәбәр итте. 

– Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгы уңаеннан Россиянең күп шәһәрләрендә чаралар узачак. Әсәрләренең яңа тәрҗемәләре дә әзерләнәчәк. Казан федераль университеты һәм аның китапханәсенә, Татарстанның Милли китапханәсе дә зур рәхмәтемне җиткерәм. Хәсәен Фәезхановның кулъязма мирасын табып бирүдә булышлык күрсәттеләр. Без аларны кабат заманча итеп, рус теленә тәрҗемә итәчәкбез. Бу ел дәвамында каһарман галимнең исемен ешрак искә алсак иде, – диде ул. 

– Бу дин белгечләре турында безгә укытмадылар. Без аларны белмәдек. Күп еллардан соң гына аларның исемнәре безгә таныш булды. Кая гына булсам да, Мәскәүдәме, башка җирләрдәме – сезнең авылны беләләр. Сезне имам әһелләре, эшчән кешеләр диләр. Бу сыйфатлар халыкта үзеннән-үзе барлыкка килмәгән. Галимнәребез нигез салган, белем чәчкән. Татарда шундый сүз бар: “Укыган югалмый”, – дип әйтәләр. Аларның да язып калдырган кулъязмалары архивларда ятса да, бүген халыкта шуларны өйрәнү теләге зур. Хөсәен Фәезханов мирасы әле өйрәнелеп, яңадан-яңа китаплар булып чыгар, – ди сөйли Түбән Новгород өлкәсенең голәмаләр шурасы рәисе, мөфтинең Идел буе округындагы вәкаләтле вәкиле Мөнир Беюсов.

Чыннан да, кыска гына гомер эчендә ул биниһая зур хезмәтләр калдырып киткән. Галимнең 200 еллыгын бәйрәм итү кысаларында галимнең яңа китапларын бастырылачак, кабер ташы һәм чардуганы яңартылачак.
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading