16+

Кибеткә барсаң, «эләктерәләр»

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе бурычлыларны ачык­лау максатында рейд үткәрде.

Кибеткә барсаң, «эләктерәләр»

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе бурычлыларны ачык­лау максатында рейд үткәрде.

Казанның Киров районындагы зур сәүдә үзәге каршындагы автомобильләр куеп тору мәйданчыгындагы барлык машиналар видеокамерага төшерелде.

- Автомобильнең дәүләт теркәү саны буенча, «Юл приставы» аппарат комплексы теге яки бу кешенең бурычлары бармы, әллә юкмы икәнлеген секундлар эчендә ачыклый. Зур түләү бурычлары булса, транспорт чарасына кадәр арест салына, - дип аңлатты идарәнең әйдәүче белгече Леонид Сергеев.

Мондый рейдлар Идел буе, шулай ук Мәскәү районындагы сәүдә үзәкләре каршындагы мәйданчыкларда үткәрелгән инде. Мәсәлән, Авиатөзелеш районында яшәүче бер иптәш банкка 500 мең сум кредит бурычын түләмичә йөргән, приставлардан да качу ягын караган. Бер сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкка куеп калдырылган «Шкода» машинасының нәкъ шушы бурычлы кешенеке булуы ачыкланган. «Шкода» автомобиле бурычлы кешенең күз алдында штраф мәйданчыгына алып кителгән.
- Бурычлар автомобиль бәясеннән артса, бурычлының автомобиле тартып алына, - дип кисәтте Леонид Сергеев.

Ун мең сумнан артык түләү бурычлары булган кеше чит илләргә туристлык сәяхәтенә яки командировкага чыгарылмый. Бурычлыларны транспорт чарасының дәүләт теркәү саны буенча ачыклау алымы суд приставлары тарафыннан эзлекле рәвештә кулланыла. Бурычларны яки штрафларны вакытында кайтару хәерле. Югыйсә, кибеткә барган җиреңдә дә машинасыз калуың бик ихтимал.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading