16+

Кеше кигән киемгә кемдер җирәнеп карый, кемдер рәхәтләнеп кия...

Кулланылган әйберләр базары экономияле кешеләр өчен генә түгел хәзер. 2022 елда киелгән киемнәрне яңадан сату һәм алу күләме арткан. Хәтта төрле маркетплейсларда секонд-хенд бүлекләре барлыкка килә.

Кеше кигән киемгә кемдер җирәнеп карый, кемдер рәхәтләнеп кия...

Кулланылган әйберләр базары экономияле кешеләр өчен генә түгел хәзер. 2022 елда киелгән киемнәрне яңадан сату һәм алу күләме арткан. Хәтта төрле маркетплейсларда секонд-хенд бүлекләре барлыкка килә.

Бу, әлбәттә, күп санлы чит ил брендларының Россиядән китүе сәбәпле килеп чыккан.
Ләкин секонд-хендларга мөнәсәбәт ике яклы кала бирә. Кемдер экологияне кайгыртса (киемнәр 40 елга кадәр таркала), икенчеләре кеше кигән әйбергә җирәнеп карый бирә.

Секонд-хенд нидән гыйбарәт? 
Секонд-хенд «икенче куллар» дип тәрҗемә ителә. Исеменнән аңлашылганча, мондый кибетләрдә инде кулланылышта булган әйберләр сатыла. Россия кибетләрендә күбрәк кием-салым сатылса, Япониядә исә барысы да сатуга куела икән. Исерткеч эчемлекләрдән алып, өй җиһазларына кадәр.

Безгә ул киемнәр кайдан килә соң?
Бездә әле бу бик популяр түгел, ә Европа халкының әйберне кулллану культурасы югары. Алар еш кына яңа киемнәр ала, ләкин искесен ташламый, ә мохтаҗларга бирә. Шулай ук кулланышта булган киемнәрне җыючы махсус компанияләр бар. Гаиләләргә махсус пакет та тараталар. Алар аңа киемнәрне тутыралар да, аерым бер көнне ишегалларына чыгаралар. Шуннан соң барлык киемнәрне фабрикаларга илтәләр. Аларны аерып, капчыкларга тутыралар. Киемнәрне җибәрер алдыннан дезинфекция үткәрәләр. Шуңа күрә әйберләрдән специфик ис килә дә инде. Юсаң яисә җилләтсәң генә, ул истән котылып була.

Секонд-хендка кем йөри?
Мондый төр кибетләргә йөрүчеләр турында стереотиплар күптән югалды инде. Кешенең матди хәле дә, статусы да секонд-хенд кибетләренә баруга киртә түгел.
Клиентларны, шартлы рәвештә, өч төргә бүлеп була:
1.    Акчаны саклап тотучылар – бу кешеләр гадәти кибетләрдә артыгын түләргә теләмиләр. 
2.    Табигатьне саклаучылар – алар яңа киемне сирәк сатып ала һәм аны кабат-кабат кулланышта тота.
3.    Экспертлар һәм мода артыннан куучылар – алар сыйфатлы һәм брендлы киемнәр эзли. 

Ничек кенә булмасын, аларның барысын да бер сыйфат берләштерә – сатып алуга аек акыл белән карау. Хәзерге көндә секонд-хенд кибетләрендә кием генә түгел, китаплар, җиһазлар һәм башка көнкүреш әйберләре дә сатыла.
Әйткәнебезчә, секонд-хендка карата тискәре фикердә булган кешеләр дә бар. Төп мифларны барлап үтик.

Киемнән ис килә. 
Без инде бу фактны искә алдык. Безгә калса, бу товарның зарарсыз һәм куркынычсыз булуына гарантия. Истән котылып була. 

Бу киемне миңа кадәр кигәннәр. 
Әйе, бу кием сток категориясенә (ниндидер сәбәп белән кибет-складта калган әйберләр) карамаса, сез хаклы. Ләкин төрле уйдырмалар чыгарып юкка башыгызны катырмагыз. Ул зарасызландырылган. Башка кибетләрдә дә бит сезгә кадәр киемне киеп карыйлар.

Анда сыйфатлы кием юк.
Бу дөреслеккә туры килми. Секонд-хендларда билгеле булган брендларның элеккеге коллекциясендәге киемнәрне табып була. Секонд-хенд мода өчен түгел, ә зәвык һәм стиль өчен. Монда менә дигән классик һәм винтаж киемнәрне очратып була. 
Бер өем кием арасында эзләнеп йөрергә кирәк. 

Сезнең өчен барысы да эшләп куйган секонд хуҗалары бар. Алар сыйфатлы, брендлы әйберләрне аерып сата. Ләкин бу хезмәт өчен артыграк түлисе була.
Сэконд-хендның альтернатив вариантлары да бар. Әйтик, «Авито». Монда җаның ни тели, шуны табарга була. Аеруча балалар өчен өске киемнәр популяр. Шулай ук «Гаражная распродажа» дигән вариант та популярлаша башлады. 

Тагын бер яңалык – своп. Своп «алмашу» дип тәрҗемә ителә. Безнең очракта әйберләр алышына. Үзенә күрә бартер. Мәсәлән, мин кем белән булса да әйберләр белән алмашына алам: мин аңа күлмәк, ул миңа чалбар.

Кем өчендер кием – тәнне каплау һәм җылыну ысулы гына. Алар өчен секонд-хенд туры килә. Ә кемгәдер, киемнең бәясенә карамастан, үз-үзеңне кыюрак, ышанычлырак тояп өчен кирәк. 
Ничек кенә булмасын, кием кешене бизәми, ә кеше киемне матурайтканны истән чыгармасак иде.

Лилия Яфизова.
Фото: https://www.tatar-inform.ru/


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading