16+

Киенә белсәң, коронавирус та куркыныч түгел

Күптән түгел генә интернетта бер мәгълүматка тап булдым. Киҗе-мамык тукыма коронавирустан иң нык саклаучы икән. Англия һәм Канада галимнәре төрле тәҗрибәләр уздырып, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Киенә белсәң, коронавирус та куркыныч түгел

Күптән түгел генә интернетта бер мәгълүматка тап булдым. Киҗе-мамык тукыма коронавирустан иң нык саклаучы икән. Англия һәм Канада галимнәре төрле тәҗрибәләр уздырып, шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Элек Җир шары Кояш тирәсендә әйләнгән булса, бүген 7 миллиард ярым кешесе белән шул яңа вирус – “таҗлы Кытай кунагы” тирәсендә әйләнә бугай. Шуңадыр инде, бик күпләрне эшсез, көчсез, хәтта гомерсез дә калдырган бу чорыбыз зәхмәте турында теләсә нинди яңалык игътибарсыз калмый бүген.
Кешелек тә кул кушырып утырмый. Бөтендөнья галимнәре шул чиргә каршы көрәшә. Берәүләре вакцина эзләп табарга тырышса, икенчеләре аның “холык-фигылен” ныклап өйрәнеп, котылу юлларын эзли.

Күптән түгел генә интернетта бер мәгълүматка тап булдым. Киҗе-мамык тукыма коронавирустан иң нык саклаучы икән. Англия һәм Канада галимнәре төрле тәҗрибәләр уздырып, шундый нәтиҗәгә килгәннәр. 100 процент киҗе-мамык тукымада бу вирус бернинди эшкәртмичә дә бер тәүлек дигәндә үзе дә таралып юкка чыгып бетә, ди имеш. Әйтик джинсаны шкафка тыгып куеп, бер тәүлектән соң алсаң, ул бернинди дә куркыныч тудырмый башлый икән. Мамыктан ясалган футболканы өч кат кисәң, ул медицина костюмы шикелле үк саклый, ике кат мамык тукымадан ясалган битлек барлык вирусның 80-90 процентын үзендә тотып кала дип язылган. Бу вирусның максатының безне кешеләрне табигатькә якынайту булуын алданрак та аңлаган идек инде. Монысы да шулай булып чыга бугай.

Интернеттагы хәбәрләрнең барысына да ышанырга ярамаганын яхшы белсәм дә ( бик еш кына чыныннан бигрәк ялганы күбәрәк була) монысына ышанасы килә бит, җәмәгать. Утырып ныклап уйлап карасаң, чынлап та, шулай түгелме икән? Джинсы киемнәр кияргә яраткан яшьләребезнең бу чиргә бигүк бирешмәүләре дә иммунитет ныклыгы белән генә аңлатылмыйдыр, бәлки.

Әби-бабайлар да киндер ыштан, күлмәк киеп үскән. Без дә киемнең этикеткасында 100 процент мамык дигәнен алырга тырышабыз. Кыйммәт булса да, сыйфатлырак. Тәнне дә кычыттырмый. Кызартып аллергия дә ясамый. Хәзер тагын да игътибарлырак булырбыз инде. Аннары җәй үтеп, ефәк, нейлонның да вакыты бетеп бара. Көзге яңгырлы көннәрдә иң җайлы, иң җылы кием киҗе-мамык тукымадан тегелгәне. Шуларны киеп йөри башлагач, Аллаһ кушып, кешелекнең котын алган бу чир дә юкка чыкмасмы әле?! Өметсез шайтан гына диләр, бит.
 

Фото: pixabay.com

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading