16+

Кияү алып килгән бәлешнең ничә катлы булуының үз хикмәте бар

Социаль челтәрләргә Пермь татарлары гына әзерли торган как бәлеш фотосын куйгач, ул бик күп кешедә соклану һәм кызыксыну уятты.

Кияү алып килгән бәлешнең ничә катлы булуының үз хикмәте бар

Социаль челтәрләргә Пермь татарлары гына әзерли торган как бәлеш фотосын куйгач, ул бик күп кешедә соклану һәм кызыксыну уятты.

Аны икенче төрле гөлбәдия дип тә атыйлар. 

Безнең җирлек өчен ят булган бу бәлеш әзерли белүчене шул ук социаль челтәрдән без эзләп тә таптык.

Эльвира Мөхәммәдиева аны заказга пешерә булып чыкты. Тумышы белән ул Пермь өлкәсе Уин районының Югары Сен авылыннан. Бүген дә туган авылында яши.

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң, хисапчыга укыдым да эшкә авылыма кайттым. Әлеге көнгә кадәр кибеттә сатучы булып эшлим, – дип таныштырды ул үзе белән. 

Как бәлешне пешерергә карт әнисеннән, безнеңчә дәү әнисеннән өйрәнгән.   

– Элек-электән туй табынына иң тәмле, иң кадерле ризык булып как бәлеш саналган. Хәзер дә шулай. Аның әзерләнүенә һәм табынга чыгарылуына зур әһәмият бирелгән. Бәлеш кимендә тугыз, иң күбе унҗиде катлы итеп ясала. Аны туйга кияү ягы да, кәләш ягы да алып килә. Кияү алып килгән бәлешнең ничә катлы булуының үз хикмәте бар. Ул ничә каттан торса, кияү кәләш йортында шуның кадәр кич куна булып чыга. Туйда как бәлешне кисүне дә нәселдәге иң мөхтәрәм һәм хөрмәтле кешегә тапшырганнар. Хәзер исә аны туйларга гына түгел, башка мәҗлесләргә дә әзерлиләр. Күчтәнәчкә Төркиягә, Казанга һәм башка бик күп шәһәрләргә алып китәләр. Рамазан аенда ифтарларга күп сорыйлар. Бүген Ижевскига биш бәлеш пешереп җибәрдем. Бу эштә ирем Эльмар белән кызларым Олеся һәм Эвелина да булыша, – ди Эльвира.   

Как бәлеш рецепты
Эчлек өчен җиләк-җимеш алдан как итеп киптерелеп куела. Бәлеш әзерләр алдыннан аны суда тотып, иттарткычтан чыгаралар. Күбесенчә төрле җиләк, алма, ирга, күрәгә, кара җимеш, лимон, мәк, хәтта хәлвә белән арахис та кулланыла. Унҗиде кат итеп ясалганда, эчлеге кабатланырга да мөмкин. Камырына исә 3 йомырка, 300 грамм сыер мае, 2 кашык каймак, шикәр комы, тоз, сода, кирәгенчә он кирәк. Иң элек бәлешнең эчке катларын аерым пешереп аласың, аннан араларына эчлек сылап, катлап өясең дә соңыннан пешмәгән камыр белән каплап тагын газ миченә куясың.
Бәлешне пешерү өчен өч-дүрт сәгать вакыт кирәк. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик анлашылып бетми рецепт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рецепт бик анлашылып бетми

      Мөһим

      loading