2011 елда, Россия төбәкләрендә чыгучы татар матбугат басмаларына кушымта буларак, «Шәһри Казан» редакциясендә «Атна вакыйгалары» газетасы әзерләнә башлады. Соңрак ул, җисеменә исеме туры килсен дип, «Без - бергә» дип үзгәртелде. Исемнәр алышынса да, менә инде дүрт ел буе бу матбугат чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез белән араны бәйләүче мәгълүмати күпер кебек:...
Ел саен Татарстаннан читтәге төбәкләрдә нәшер ителә торган басма мөхәррирләре Казанда җыела. Узган елга йомгак ясап, «Без - бергә» газетасының эшчәнлегенә бәя бирә, киләчәккә бурычларны билгелиләр. Быел да «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов мөхәррирләр белән очрашты.
- «Без-бергә»нең гомуми тиражы 83 мең данә. Әлеге басма Татарстан белән Россия регионнарында яшәүче милләттәшләребез арасында мәгълүмати күпер булып тора, читтә яшәүче татарларны берләштерә. Киләчәктә дә «Без - бергә» газетасы тирәсенә тупланып, телебезне, милләтебезне кадерләп, саклап, яратып яшәсәк иде, - диде ул кунакларга.
«Без - бергә» кушымтасы Татарстанда басылып килүче «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә әзерләнә. Әлеге газеталарның редакторы Гөлнара Сабирова исә мөмкин булган кадәр «Без - бергә»не камилләштерергә, яңартырга, сыйфатлырак итәргә тырышулары турында искәртте.
Очрашуда иң истәлекле вакыйга ул - яңа гына табадан төшкән «Без - бергә» китабын тәкъдим итү булгандыр. Китап проекты авторы - Ислам Әхмәтҗанов. Төзүчесе һәм мөхәррире Мансур Мортазин исә:
- Журналистлар бүгенге көн вакыйгаларын киләчәк буынга җиткерү өчен зур көч куялар. Ләкин аларның башкарган хезмәтләре тиешенчә бәяләнми. Татар вакытлы матбугатының тарихын чагылдырган басмалар да юк диярлек. Без әзерләгән «Без - бергә» китабы шул бушлыкны тутырырга ярдәм итәр дип уйлыйм. Монда Россия төбәкләрендә нәшер ителүче 22 татар басмасының тарихы, бүгенге хәле турындагы язмалар урын алган. «Без - бергә» - уникаль проектларның берсе. Ул алга таба да яшәсен иде, - диде.

Очрашуда шулай ук газетаның электрон вариантын эшләү турында фикерләр яңгырады. Юбилярларны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ахырдан «Этникара журналистика кагыйдәләре» дигән семинар да оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар