16+

Киселгән агачларга да җан өрүче рәссам

Зәңгәр күк йөзендәге самолет артыннан сузылып калган борма-борма юлларга карап торырга ярата ул кечкенә чагыннан. Эх, күкләргә менәсе һәм әнә шул һава аргамагын иярлисе иде. Очучы булырга хыяллана ул.

Киселгән агачларга да җан өрүче рәссам

Зәңгәр күк йөзендәге самолет артыннан сузылып калган борма-борма юлларга карап торырга ярата ул кечкенә чагыннан. Эх, күкләргә менәсе һәм әнә шул һава аргамагын иярлисе иде. Очучы булырга хыяллана ул.

Хыялланып кына калмый, Казандагы укыту-авиация, аннан Саранскидагы шундый ук мәктәптә укып, очучы-сынаучы белгечлеген үзләштерә.
Әмма җирнең тарту көче ныграк булганмы, әллә Ходай аңа рәссам булырга язганмы, инде кисеп ташланган агачлардан төрле сыннар ясарга алына ул. Юкә, каен кебек агачлар - аның төп чималы. Мондый һәвәслеге кечкенәдән үк килә икән ләбаса. «Авылда без бала-чага бик еш сугышлы уеннарын уйный идек. Сугыш өчен корал кирәк. Бик күп кордашларыма агачтан пистолет, кылыч, автомат кебек кораллар эшләп бирдем мин. Аннан соң минем әти бит тимерче, тирә-якта данлыклы мич чыгаручы. Шундый кул эшләренә һәвәслек бәлкем миңа әтиемнән күчкәндер», - дип искә ала Илдус Рәимов, үзенең яшьлек хатирәләрен яңартып. «Миңа килгән балаларны, араларында бу эшкә сәләтләре булмаса да, бервакытта да кире бормыйм. Уеп яки рәсем ясый белмәсә дә, ул бит агачны чистартып, буяп, ябыштырып та торырга мөмкин. Шуның ише башка эшләрне дә эшли ала. Иң мөһиме - укучыларның күңелен төшермәскә кирәк», - ди ул, үз методикасы белән уртаклашып. Тыныч кына иҗат итеп яткан булыр иде әле ул үзенең туган төбәгендә. Казанда якташы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов һәм әлеге уку йортының дизайн кафедрасы җитәкчесе Расыйх Салахов, Илдус Рәимовны Татарстанга таныту максатыннан, университетта аның шәхси күргәзмәсен оештырырга ниятлиләр. Туган төбәкләре Чүпрәле муниципаль район хакимияте башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе дә бу башлангычны хуплый. Иҗат эшләре тупланмаларын студентлар, вуз мөгаллимнәре хозурына чыгарган көн чын мәгънәсендә бер бәйрәмгә әйләнде. Күргәзмә ачылышына Илдус Шамил улын зурлап, район хакимияте башлыгы Александр Шадриков, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Таҗетдинов, күренекле галим Нурмөхәммәт Хисамов һәм башка бик күп дәрәҗәле якташлары җыелган иде. Аларның һәрберсе Илдусның мондый һәвәслегенә соклануларын яшермиләр. «Без чит илләрдә дә еш булабыз, төрле күргәзмәләр карыйбыз. Әмма безнең уку йортында гади бер мәктәп укытучысының шундый гаҗәеп эшләрен күрү шатлык та, горурлык та. Илдус Шамил улы үзе генә эшләп калмый, иң мөһиме - бу вак һәм катлаулы эшне укучыларга өйрәтә. Инде менә 20 елга якын ул Чүпрәле районының Марс мәктәбендә башта махсус түгәрәктә, аннан соң шушы елларда аерым дәресләрдә балаларга агачтан төрле эшләнмәләр уеп ясау серләрен төшендерә. Димәк, ул үзенә дәвамчылар әзерли», - дип билгеләп үтте институт директоры Рәдиф Җамалетдинов. Район хакимияте башлыгы Александр Шадриков та Илдус Рәимов һәм аның укучылары, төрле агач эшләнмәләре белән бихисап күргәзмәләрдә катнашып, Чүпрәле данын яклаулары хакында сөйләде, олуг дәрәҗәле кунакларга да нәкъ менә марслыларга заказ биреп төрле бүләкләр эшләтеп алуларын да яшермәде.
Түбән Каракитән егете Илдус Рәимов исә иҗат җимешләре белән бик тыйнак кына таныштырып, үзен шулай республика дәрәҗәсенә чыгаруларына рәхмәтен җиткерде. Горурланып сөйләрлекләре бар Илдусның. Үз шәкертләре белән 2007 һәм 2011 елларда «Ватан» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать республика күргәзмәсендә 1 урынны яулыйлар. Рус халык фольклоры I республика бәйгесендә агачтан ясалган уенчыклар белән алар хәтта Гран-прига да ия булалар. Ә инде халык һөнәрчелеге темалары буенча район, шәһәр, республика чараларыннан Илдус Рәимов җитәкчелегендәге иҗат төркеме, үзләре ясаган төрле сыннар, көнкүреш җиһазлары, уенчыклар, картина кысалары, әкият геройларын чагылдырган эшләнмәләр белән катнашып, лауреат-дипломант исемен алмый кайтканнары юк икән. «Этномириада-2012» Бөтенроссия конкурсында исә Чүпрәленең Марс мәктәбе осталарына тиңнәр табылмый. Алга таба нинди ниятләрегез бар соң, дигән сорауга: «Шушы агачтан уеп ясалган эшләнмәләрдән торган бер сәнгать үзәге ачу хыялым», - ди рәссам Илдус Шамил улы. Яшьлек хыялын да тормышка ашырырга исәбе. Һәвәскәр осталар ясаган дельтоплан сатып алган һәм шуны тиешле дәрәҗәгә китереп, күкләргә күтәреләсе килә әле аның.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading