Шәһри Казан

21 гыйнвар 2014 яңалыклары

  • 21 гыйнвар 2014 - 10:31
    «Ак барс» җиңеп кайтты
    Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы матчында «Ак Барс» Мытищида кунакта булды. Ярославльдә җиңелгәннән соң, «барс»ларга, җанатарлары күзенә туры карар өчен, бары тик җиңү генә кирәклеге көн кебек ачык иде. Шөкер, бу матчта алар көтелгән җиңүгә ирештеләр - «Атлант»ны 2:1 исәбе белән оттылар.
    517
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:30
    Тынгысыз йөрәк
    Очраклы гына күрешүләр дә тормышны кискен генә үзгәртеп, күз күрмәгән ят җирләр белән бәйләп куялар. 1977 елда КДУның тарих-филология бүлеген тәмамлаган Чирмешән егете Латыйф Гатин, сугышта һәлак булган абыйсы турында материаллар җыярга дип, Татарстан үзәк музеена керә. Кызыксынучан егетне күреп алып, музей директоры аңа Тукай-Кырлай музеена мөдир булып эшләргә тәкъдим...
    603
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:27
    Люция АБЛЕЕВА (Шигърият)
    Аңламассың бу дөньяны... Аңламассың бу дөньяны - Җил килеп билгә сылый. Болыт арасына качып, Кояшым аунап елый. Аңламассың бу дөньяны - Дошман дигәнем сыйлый. Дарулап та жиңеп булмый, Чыкмаган тешем сызлый. Йөр(е)тә туры юллардан Туры булмаган сызык. ...Аңламаган шул дөньямда Яшәве бигрәк кызык. * * * Безнең өчен затлы келәм...
    0
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:22
    Рухия АХУНҖАНОВА (Шигърият)
    Исемеңне кабатлыйм Иң кадерле кешем юк инде... Аның үлеме - Йөрәгемә тигән ук инде... Беркем дә аңламаганда, Бары син аңлагансың, Өзелергә җиткән җанны Үзеңнән ялгагансың. Миңа күчерә алгансың Күзеңдәге нурыңны, Бирергә әзер торгансың Җирдәге урыныңны. Синең исемең кабатлыйм, Иренем кибә-кибә. Синең пульсларың, әни, Минем йөрәктә тибә. Авыр миңа, авыр... Авыр...
    0
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:20
    Байлар ничек яши?
    Уйланып кайтып киләм. Янәшәдән узган олы юлда машиналар ташкыны кайнаша. Һәркемнең үз юлы, үз кайгысы. Машиналарның берсе тавыш биргәч, борылып карарга мәҗбүрмен. Дөрестән дә, мине узып киткән машинаның берсеннән шоферы чыгып, кул изи. Таныш күренмәгәч, игътибар бирмим, юлымны дәвам итәм. Мондый күз күрмәгән чит ил машинасын йөртүче туганым да, танышым...
    742
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:17
    Җыр аларга саф һавадай кирәк
    Инде хәбәр итүебезчә, ноябрьдә Казанда Рөстәм Бикмуллин исемендәге XII Республикакүләм җыр һәм шигърият фестивале узды. Чарада 200гә якын егет һәм кыз җиде номинациядә көч сынашты. Алар арасыннан «Иң яхшы коллектив» исеменә Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары Алия Фәйзуллина белән Лимира Шәкүрова лаек дип табылды. Җырчы кызлар белән очрашып, зур...
    565
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:14
    «Мин максималист, перфекционист һәм карьерист та әле»
    «Бөтен дөньяны колачламаса, Эльнар түгел инде ул. Телләр (инглиз, төрек, испан, гарәп), музыка, фото, шигърият, сынлы сәнгать, журналистика... Шулар арасында иң сокландырганы - шигърият. Киңкырлы була белү, һәр сайлаган өлкәдә биеклеккә, сыйфатка омтылу... Ходайның аңа биргән иң зур көче, сәләтедер», - диләр аның турында дуслары. Чыннан да, Оренбург өлкәсенең Һунарсы...
    577
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:12
    Салкын тиюдән бронхитка кадәр...
    Кышкы салкыннар башлануга, безне бер яктан грипп, икенче яктан вакытында тиешенчә дәваланмау нәтиҗәсендә барлыкка килгән төрле өзлегүләр, салкын тиюдән соң калган авырулар сагалый. Һәм шуларның берсе һәм иң еш очрый торганы - бронхит. Бронхитның нинди мәкерле булуын кем генә белми икән? Бер башланса, аннан тиз генә котылам димә инде. Тизрәк...
    1112
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:09
    Табибларга 500әр мең сум акча бирәчәкләр
    Быел ТР сәламәтлек саклау өлкәсе алдында нинди максат-бурычлар тора, нинди яңалыклар көтелә һәм нинди мәсьәләләрне хәл итәсе бар? Бу турыда узган атнада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә һәм ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләштеләр.
    557
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:08
    Шик тудырсаң, сумкаңны тикшерәләр
    Финляндиядә укытучылар шик тудырган балаларның шәхси әйберләрен карау хокукы алган. «Мәктәп тынычлыгы турында» яңа кагыйдәләр пакеты ел башында гамәлгә кергән.
    543
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 10:00
    Хыялыма канат куйган кешем
    Бала вакытта иптәшләрем табиб-табиб, кибетче-кибетче уйнаганда, мин, кечкенәләрне тезеп утыртып, укытучы булып уйнарга ярата идем.
    526
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 09:58
    Оясында ни күрсә...
    Көзнең бик матур бер көне. Мәктәпнең ишегалдына озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар саф һава суларга чыкканнар, төркемнәргә бүленеп уйныйлар. Кинәт бер кыз, үзеннән кыскарак буйлы бер малайның өстенә менеп атланып, аны кыйный башлады. Яннарына йөгереп бардым.
    660
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 09:56
    Стипендиягә генә яшәп буламы?
    «Мин беренче курста укыйм. Университет академик стипендия түли. Имтихан нәтиҗәләре буенча беренче сессиямне уңышлы яптым, шуңа күрә, икенче семестрда да стипендия алырга өметләнәм. Күп акча түгел, билгеле, 1200 сум тирәсе генә, шулай да үз акчам булуы сөендерә. Дүртенче курста укучы дустым: «Әти-әнидән акча алмыйм, стипендиягә генә яшим», - дигәч, бик...
    490
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 09:55
    Изгелек җирдә ятмас
    Бу көннәрдә Татарстан Рәссамнар берлеге изге гамәлләр белән йөри. «Раштуа әкияте» дигән шәфкатьлелек акциясе барышында бер төркем рәссамнар 208 бала тәрбияләнгән Дәрвишләр бистәсе балалар йортында булып кайттылар.
    1
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2014 - 09:53
    «Шәһри Казан»да – Чаллы рәссамнары
    «Шәһри Казан» газетасы редакциясенең күргәзмәләр залы үткән пәнҗешәмбедә өр-яңа күргәзмә кабул итте. Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары, үзенчәлекле графика осталары Рият Мөхәммәтдинов һәм Сәгыйдә Сираҗиеваларны инде күптән чакырасыбыз килә иде.
    736
    0
    0
Реклама