16+

Китап карагы

Балтач район китапханәсе янына килеп туктауга, үземнең туган як искә төште. Ни өчендер бөтен район үзәкләренең китапханәсе дә бер-берсенә охшап тора ул. Бертуганнар кебек.

Китап карагы

Балтач район китапханәсе янына килеп туктауга, үземнең туган як искә төште. Ни өчендер бөтен район үзәкләренең китапханәсе дә бер-берсенә охшап тора ул. Бертуганнар кебек.

Мин туып үскән Илеш районында да нәкъ шундый китапханә. Каршысындарак - китап кибете. Анда, нигездә, татар һәм башкорт язучыларының әсәрләрен саталар һәм вакыт‑вакыт озын чират җыелып китә торган иде. Училищеда укып йөргән чак. Иң популяр шагыйрьләрнең берсе Әнгам Атнабаевның китабы кайткан. Яңа гына кайтарганнар инде, югыйсә чират булыр иде. Мин бер‑ике яңа шигырен укыган арада ук касса төбендә җиде‑сигез кеше җыелып китте. Урап килүемә китап калмаячак. Ә кесәдә акча юк. Шуларны тиз генә уйлап, китапны куенга яшердем дә акрын гына чыгып киттем. Сатучы апа кемнәрнедер хезмәтләндергән арада: «Килгәләп йөр шулай», - дип мөлаем елмаеп калды.

Фермада маллар арасында үсеп, гомере буена салам белән силостан башка нәрсә урламаган малай өчен китап чәлдереп чыгу начар карьера түгел, әлбәттә. Шулай да күңел тынычланмый. Әллә апаның ягымлы сүзе, әллә китапның беренче битендә үк мыек астыннан елмаеп караган Атнабай фотосы тынгы бирмәде. Мин, күршедәге «Маяк» гәзитенә кереп, акча алдым да кабат кибеткә атладым. «Ә мин синең килереңне көткән идем», - дип елмаеп каршылады кибетче апа. Сизгән булган инде минем шуклыкны. Оятка калдырмыйм баланы, дип кенә эндәшмәгәндер...

Алай түгел икән
- Исән‑сау гына килеп җиттегезме? - дип ишек төбенә үк чыгып каршы алды китапханә хезмәткәре. - Әйдәгез, көтәләр инде...
Ихласлыкны беренче генә күрүем түгел. Шулай да гомерен китап белән бәйләгән кешеләрнең ихласлыгы аз гына башкачарак, алардан ниндидер илаһи яктылык сибелеп торадыр сыман. Борчылуларыңны оныттырып, үзеңне бик мөһим бер шәхес итеп тоярга мәҗбүр итүче тылсымлы яктылык инде ул. Җан шикелле бер нур...

Шул рәвешле, үткәннәр шаукымы белән бүгенгенең тәэсиреннән исәнгерәбрәк залга уздык. Халык хәтсез җыелган икән.

Дөресен генә әйткәндә, китап укучыларны бу кадәр үк күптер дип уйламый идем. Һәртөрле матбугат чараларыннан да, югары мөнбәрләрдән дә туктаусыз рәвештә: «Китап укучы калмады, халык бүген китап укымый», - дигән сүзләрне ишетеп торгач, китап укучылар күптән үлеп беткәндер, бары тик мин генә ниндидер әсәр язып, аларның җеназасына бара алмыйча калганмындыр сыман тоела иде. Алай түгел икән.

Монда безне беләләр...
«Шәһри Казан» гәзите хезмәткәрләрен шулай ихлас каршы алдылар Балтач үзәк китапханәсендә. Бөтен авылларыннан китапханәчеләр җыелган. «Шәһри Казан» үзенең беренче көннәреннән үк шәһәр матбугаты булудан бигрәк, бөтен татар басмасына әйләнде. Татарстанда гына түгел, ә төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның борчуларын үзенеке итеп, шатлыкларын уртаклашып яши. Четерекле мәсьәләләрдә калганнарга хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә омтыла. Шулай булырга тиештер дә, чөнки татарның күзе һәрвакыт Казанга төбәлгән. Һәм әлбәттә, «Шәһри Казан»га да. Шулай булгач, кырык эшен кырык якка ташлап, әлеге гәзит белән очрашырга килүчеләрне аңларга мөмкин. Шундый бердәмлек булырга тиештер дә: гәзит чакырганда, халык күтәрелсен, халык чакырганда - гәзит.

Бәхеткә, залда мине белүчеләр дә шактый гына икән. Әсәрләремнең хәтта үзем дә оныта башлаган детальләренә кадәр искә төшерүчеләр табылды. Һәм моңа кадәр беркадәр ятрак, минем буй җитмәслек биеклектә булып күренгән зал бертуганнарым кебек якынга, фикердәшләремә, сердәшләремә әйләнгәндәй тоелды. Сөйләшүебез дә гадирәк, эчкерсезрәк юнәлеш ала барды, беркадәр четереклерәк тоелган темаларга да кереп киттек... Хәер, аларына җентекләп тукталып тормыйм. Якын кешеләр арасындагы бөтен сүз дә ерак китәргә тиеш түгел ич инде...

Язучыларны яраталар
Очрашу вакытында башка язучылар иҗаты турында да сүз булды. Зифа Кадыйрова китапларын укыганнар. Моны ишетү белән, мине тагын «Зифа әсәрләрен популярлаштыручы» дип шелтәләячәкләр инде. «Тагын шуны сөйлисең, шул да булдымы язучы. Бөтенләй яза белми бит ул», - диячәкләр. Ә кем бәхәсләшә? Мин дә шулай дим. Яза белми инде Зифа Кадыйрова. Ләкин ул үз хыялына сыйган дөньяны үз укучысы күңеленә җиткерә белә. Һәм шуның өчен аны укыйлар. Ә моның өчен мин гаепле түгел. Бу - аның үз өстенлеге. Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен яраталар. Нәбирә яза белә инде. Мин аның сюжет төзү осталыгына сокланам. Бер тында укыла ул - һәртөрле детективлар, маҗаралар ары торсын. Мин әле сыңар хикәя дә язып карамаган вакытта ук аны инде яратып укыйлар, әсәрләре кулдан кулга йөри иде. Укучылары бүген дә кимемәгән икән. Монда тагын нәрсә әйтеп була? Фирүзә Җамалетдинованы беләләр. Соңгы елларда бик актив иҗат итә Фирүзә. Һәм иҗатын яратучылар да көннән-көнгә ишәя бара. Әсәрләре тирән, үзенчәлекле. Тик ни өчендер ул күләгәдәрәк калып килә шикелле. Бәлки, үзе артык тыйнак булгангадыр... Монда тагын Мәдинә Маликова белән Халисә Ширмәнне дә өстәсәм, бүгенге татар прозасын, нигездә, хатын-кызлар сөйрәп барганлыгын яшереп булмас инде...

Гомумән, Балтач район китапханәсенә җыелучылар бүгенге әдәбияттән бик хәбәрдар булып чыкты. Язучыларның барысын да диярлек беләләр. Күпләренең хәтта шушы залда чыгыш ясаганнары да бар икән. Исемнәре телгә алынучыларның күбесе - минем дә яраткан язучыларым.

Галимҗан Гыйльманның иҗаты белән, якташ язучы булса да, соңлабрак, Башкортстанның «Тулпар» журналында басылып чыккан «Йодрык» хикәясе аша таныштым. Аннан соң башка хикәя-повестьлары, «Албастылар»... «Бүген татарда бер рәтле әсәр, бер юньле язучы юк», - дип, әдәбиятебезне тереләй күмәргә җыенган бәндәләргә кукиш күрсәтерлек иҗат инде анда.

Ркаил Зәйдулланы монда да яхшы беләләр. Ркаил зур шагыйрь булып танылганнан соң гына прозага тотынды бугай. Гадәттә, андыйларның чәчмә әсәрен бәяләгәндә, «ул прозада да шагыйрь булып кала», дияргә яраталар. Миңа калса, ул прозада нәкъ менә проза остасы буларак чыгыш ясый. Карашларының киңлеге, фикеренең тирәнлеге чәчмә әсәрләрендә ныграк та чагылыш таба сыман. Теленең үткенлеге, төгәллеге турында әйтеп тә торасы юк инде. Хикәяләрен кино карагандагы шикелле, һәр күренешне күз алдына бастырып укыйсың. Драматургиягә алынуына да шул сәбәпчедер, бәлки...

Драматургия дигәннән... Туксанынчы елларда татар прозасын шаулатып, балкып килеп кергән Зөлфәт Хәким бар иде. Зур язучы. Хәзер ул бик танылган драматург инде, пьесалары театрларда гөрләп бара. Бирсен Ходай, иҗаты уңыштан аерылмасын. Әлбәттә, багана башы саен - исемең язылган афишалар эленеп торганда, театр кассалары саен ләззәтле кыштырдау ишетелгәндә, ниндидер проза әсәренә тотынасы килмидер инде ул. Шулай да Зөлфәтнең берәр яңа романын укыйсы килә. Һәм болай уйлаучылар бер мин генә түгел, шуңа күрә дуэльгә чакыру дип кабул итә күрмәгез. Татар прозасына гуманитар ярдәм йөзеннән булса да яз инде берәр нәрсә, дигән теләк бар.

Әдәбият сакчылары
Китап укучылар белән очрашу - һәр язучының күңеленә канат куя торган күренеш. Алар Балтачтагы шикелле ихлас булсалар, бигрәк тә. Шул ук вакытта бу күренеш халыкның бердәмлеген дә, китапханә хезмәткәрләренең эшчәнлеген дә күрсәтә. Халкы таркаулыкта, үз көнен үзе генә күреп яшәсә, һәртөрле әдәби чаралар даими оештырылмаса, бер бүген генә аларны җыеп алу мөмкин булмас иде, әлбәттә. Нәрсә генә әйтсәң дә, кешене әдәбияткә, китапка, гомумән, укуга җәлеп итүдә китапханә хезмәткәрләренең өлеше әйтеп бетергесез зур. Һәм бу өлкәдә хезмәт кую өчен үз эшеңне бик ярату таләп ителәдер. Бүгенге заманда бигрәк тә.

Мәктәптә укыганда ук әле, китапханәче апа: «Менә монда яхшы китаплар бар, укып кара әле», - дип, Ленин томнары артынарак яшерелгән киштәдән берәр китап биреп җибәрә торган иде.

Минем күп тапкырлар әйткәнем бар: бүген бер генә язучы калмаган очракта да әдәбият әле тагын бер илле ел яши ала. Үткән дәвер язучылары, классиклар хисабына. Язучыларның югалуы - әдәбиятнең югалтуы, әмма тулысынча юкка чыгуы түгел. Ләкин китап укучылар юкка чыга икән, әдәбият өч көн дә яши алмый. Әдәбиятнең дәрәҗәсен язучылар саны түгел, ә укучылар саны билгели.
Балтачта китап укучылар китапханәгә килгәнне көтеп тормыйлар, үзләре эзләп баралар. Район үзәк китапханә мөдире Резидә Зарипова сөйләгәннәрне йотлыгып тыңлыйм.

- Беркөнне базарга төшкән идем, сатучылар яңа китап укыганнар да шул хакта сөйләшәләр. Китапханә кызларының да күптән күренгәннәре юк, дип әйтеп куйдылар. Кайттым да китапханәчеләрне: «Сезне базарда югалтканнар», - дип чыгарып җибәрдем, - ди Резидә ханым. - Базарда бит югары белемле, укымышлы кешеләр сата. Китап укырга яраталар, тик килеп алырга вакытлары юк. Ә без яңарак китапларны алабыз да яннарына үзебез барабыз. Аннан тагын алмаш китап алып, килеп әйләнәбез. Базарга гына түгел, яшьләр җыела торган спорт клубына, мех әйберләре тегү фабрикасына йөрибез. Авылларда китапханәчеләребез кайсы йортта китап яратучылар барлыгын белеп тора, өйләренә илтеп бирә китапларны. Мәктәпләр белән нык эшлибез, очрашулар оештырабыз.
Язасы да язасы икән мондый укучылар булганда...

Кайсыгызның кулы җиңел?
Китап киштәләре буйлап йөрим. Пөхтәлек, затлылык шундый. Бик яхшы язучылар, бик кызыклы әсәрләр бар. «Әллә берәр китабыгызны урлыйсы инде...» - дигән булам, яшь чакны искә төшереп.

Берәр китапханәдәме, кибеттәме шунда... Берәр егет берәр китабымны урлап тотылган дигән хәбәр ишетсәм, миннән дә бәхетле кеше булмас идедер сыман тоела.

Фото: Вакыйф Зәкиев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading