16+

“Кладмен”нар арасында кемнәр генә юк. Сакланыгыз!

Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьчелек яшәрүен дәвам итә.

“Кладмен”нар арасында кемнәр генә юк. Сакланыгыз!

Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьчелек яшәрүен дәвам итә.

Гап-гади авыл малае суд карарын көтә
Якын танышым ярдәм сорап шалтырата, адвокат эзләве икән. Авылдагы күршесенең 20 яшьлек улын полиция тоткарлаган. Баксаң, бер ай “закладчы” (билгеле бер урынга наркотиклар куеп калдыручы) ролен үтәгән. Әти-әнисе бердәнбер улларын Казандагы иң кәттә югары уку йортына түләүле бүлеккә укырга керткән. Яшәү өчен кредитка чумып бер бүлмәле фатир алып биргәннәр. Ә икенче курста егет курссташ кызы белән бергә яши башлый. Нәкъ шул кыз күбрәк акча эшләү теләге белән интернет аша белдерүләр эзли башлый. Яхшы тормыш турында хыялланган кыз белән егет “капкын”га тиз килеп эләгә. Икәүләшеп бер ай буе билгеле бер урыннарга наркотик куеп калдырып акча эшләгәннәр. Эзләренә полиция төшкән вакытта да икәү булалар. Берсе төргәкләр яшерсә, икенчесе сакта торган. Тикшерү вакытында кыз бар гаепне егете өстенә аударган, янәсе: “Ул үзе бу “эш”не тапты, миңа янап “закладка” куярга мәҗбүр итте. Минем бернинди гаебем дә юк”. Гап-гади авыл малае хәзер тикшерү изоляторында. Суд карарын көтә. Әти-әнисе хафада, баласы мул тормышта яшәсен дип күпме тырышлыклар белән булдырылган байлык та күзләренә күренми. 
 
“Кладмен”нар арасында танылган спортчылар да бар
– Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьчелек яшәрүен дәвам итә. Балигъ булмаганнар да, чигәсенә чал кергән кешеләр дә еш кына җиңел һәм тиз генә акча эшләп алуга кызыга. «Кладмен» дип аталучылар сафына баса яки, полиция беркетмәсенең коры теле белән әйткәндә, наркотик матдәләрне махсус җиһазландырылган яшерен урыннарда калдыра, – дип борчылуын белдерә әңгәмәдәшебез Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белгече Иделия Шагова. – Наркоманнарның 60 проценты - 16-30 яшьлекләр. Иң аянычлысы шул - наркотик кулланучыларның 20 проценты - мәктәп укучылары. Яшьләр: «Наркотикны яки спайсны бер мәртәбә татып карыйм да туктыйм», - дип уйлап бик ялгыша. Алар да закладка куярга тиз ризалаша, янәсе, тиз генә акча эшләп алам, беткән баш беткән. Аянычлы мисалларга тукталыйк. Оператив чаралар үткәргәндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль хезмәткәрләре Калинин урамындагы йортларның берсе янында наркотикларны законсыз саклауда һәм сатуда шикләнеп, яшерен урыннар оештырырга ниятләгән ике балигъ булмаган яшүсмерне тоткарлаган. Алдан билгеләнгәнчә, тоткарланучылар Бөгелмәдә яшәгән ике 16 яшьлек үсмер. Тикшерү барышында яшьләрдән порошоксыман матдә салынган 38 төргәк алынган. Алга таба оператив чаралар комплексы вакытында тоткарланучыларның берсенең фатирында наркотикны үлчәү һәм төргәкләү өчен җиһазлар, шулай ук эчендә порошоксыман матдә салынган пакет алынган. Экспертиза күрсәткәнчә, фатирда һәм шәхси тентү вакытында алынган матдәләр-гомуми массасы 347 г булган синтетик килеп чыгышлы наркотиклар булып чыккан. Бөгелмә наркоконтроле хезмәткәрләренең беренчел мәгълүматларына караганда, балигъ булмаганнар мессенджерларның берсендә акча эшләү турында реклама күргән, шул рәвешле законсыз юл белән акча эшләргә карар кылган. Җинаять кануннары нигезендә, алынган матдәнең массасы аеруча зур күләмгә туры килә. Димәк, 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза янаячак. Тикшерү материаллары җинаять эше кузгату өчен Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Бөгелмә шәһәре идарәсенә тапшырылган. Тагын бер мисал. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре 24 яшьлек ике хатын-кызның Казан шәһәре территориясендә наркотиклар сату белән шөгыльләнүе турында мәгълүмат ала. Җинаятьтә шикләнүчеләр билгеләнгән бер урынга “закладка” кую вакытында тоткарланган. Аларда порошоксыман матдә салынган 55 төргәк табыла, шуларның 30ы тоткарланучылар йөргән чит ил машинасы салоныннан алынган. Тикшеренүләр буенча, алынган әйберләр синтетик наркотик булып чыккан. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрнең берсенең яшәү урыны буенча тентү уздырган һәм экспертиза нәтиҗәсендә массасы 7 граммнан артык булган наркотик матдә салынган тагын 10 төргәк тапкан. Тәртип сакчылары законсыз әйләнештән синтетик килеп чыгышлы 150 граммнан артык төрле наркотиклар алган.

Казанның «Вишневский» полиция бүлегенең тикшерү органнары тарафыннан әлеге факт буенча Россия Җинаять кодексының «наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз җитештерүгә, сатуга яки җибәрүгә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьчеләрнең берсенә карата йорт аресты рәвешендә чик кую чарасы сайланган, икенчесе суд карары буенча сак астына алынган. 
Наркотик матдәләрне яшерүчеләр, ягьни “кладмен”нар арасында кемнәр генә юк. Шаккатмалы мисал, көрәш буенча спорт мастеры 24 яшьлек кыз Россиягә акча эшләргә килгән. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре аны чираттагы рейд вакытында тоткарлаган. Кыз интернет-кибетләрнең берсендә эшләгән. Аны Казан урамнарының берсендә җинаять урынында ук тоткарлыйлар. Тикшерү барышында полицейскийлар билгесез матдә тутырылган, алга таба сату өчен билгеләнгән берничә төргәк тапканнар. Аның эчендә массасы 38,48 граммлы синтетик наркотик булуы ачыкланган.

Алга таба оператив-эзләү чаралары барышында Казанның төрле урамнарында урнашкан яшерен урыннардан тагын 4,36 грамм синтетик наркотик алынган. Полицейскийлар тарафыннан алынган наркотикларның гомуми авырлыгы 42,84 грамм тәшкил иткән. Хәзерге вакытта әлеге эш буенча тикшерү дәвам итә.

– Пандемия чорында бу өлкәдә берникадәр тынлык булгандыр. Ә хәзер әлеге “кара бизнес” яңа көчкә баш калкыта. Бу эшкә алынырга әзер булганнарны ничек табалар? 
–  Ут баганаларына төрле белдерүләр эләләр, диварларда һәм коймаларда эш тәкъдим итеп, рәсем ясыйлар. Янәсе, бернинди катлаулыга юк, бары социаль челтәрләрдә эшләргә кирәк. Әлбәттә, теләк белдерүчеләрне махсус тикшерүдән соң гына “хезмәткә” алалар. Кеше белән элемтәгә керәләр, паспортның берничә битен фотога төшереп җибәрүләрен сорыйлар. Документның дөреслеген тикшерәләр. Бу аларның товарын урлап качарга теләгән очракта курьерның шәхесен раслау өчен эшләнә. Тагын бер алым –шундый төр эшкә алынучы кеше хезмәт белән тәэмин итүче хисабына иминият суммасын күчерергә тиеш. Шуннан соң гына яңа “кладменга” наркотикның беренче партиясен кайдан алырга булуын хәбәр итәләр. Бер тапкыр әлеге капкынга килеп эләктең икән, аннан тиз генә качып котылырмын димә. Шуңа ныклап уйланырга кирәк, киләчәктә шул беркатлыларны төрлечә янап башка җинаятькә дә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Чөнки кулларында кешенең паспортының нөсхәсе бар.  

Марат Гайнуллин, адвокат. 
– Кайберәүләр наркотик тарату, яшерү өчен шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителәчәкләр дип кенә уйлый. Стажы булган наркоман үзенә гашыйк булган кызны шундый “эшкә” җәлеп иткән очрак искә төште. Әлеге кыз нәрсә белән шөгыльләнүен бик үк аңлап та бетермәгән, күрәсең. Әмма хөкем карары гашыйк кызның күз яшенә карап тора алмый. Канун һәркемгә бер, биш елга ирегеннән мәхрүм ителде. Наркотик яшерүдә бөтен гаепне үз өстенә алды һәм аңа әлеге төргәкләрне шул урынга куярга кирәк дип әйтеп торган сөйгән егетен фаш итәргә теләмәде. Ул шаһит буларак кына чыгыш ясады. Хәзер менә мәхәббәттән исергән кыз үзенең иң гүзәл чагын, яшьлеген төрмәдә үткәрәчәк. 
 Бу “һөнәр" махсус белем, квалификация, хәтта физик көч тә таләп итми. Әмма әлеге "җиңел" акчалар өчен артык кыйммәт түләргә туры килә. Наркотиклы матдәләрне тарату өчен җәза җинаять эше шартларына карап һәм Россия Җинаять Кодексының 228 нче маддәсе нигезендә дүрт елдан 20 елга кадәр тәшкил итә, җиңел акчаның нәтиҗәләре шактый авыр. 
Бүген илнең төрмәләре һәм изоляторлары наркотикларны саклау һәм сату маддәләре буенча хөкем ителгәннәр белән тулган. Аларның күпчелеге -16 яшьтән 30 яшькә кадәрге затлар. Ә бу халыкның икътисади актив өлеше, алар ил үсешенә күпме өлеш кертә алыр иде. Менә шулай килеп чыга да, наркотиклар кулланган гражданнарның гомерен кисеп кенә калмый, ә аларны таратучыларның да язмышы җимерелә. Шуңа күрә бу проблема, һичшиксез, хокук саклау органнары һәм тулаем җәмәгатьчелек тарафыннан игътибар таләп итә.

Белеп тор!
Наркотиклар афәте һәр гаиләнең ишеген шакырга мөмкин, шунлыктан җәмәгатьчелекнең дә уяу булуы, балаларны наркотиклар кулланудан саклау зарур. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч» телефоны: (843) 291-20-02; 02 һәм Бердәм коткару хезмәте: 112.
•    Балаларны яки башка кешеләрне спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллануга этәрсәң - биш елга кадәр төрмә;
•    Чик аша наркотиклар алып керсәң, җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм бер миллион сум штраф каралган;
•    Законсыз рәвештә үзең өчен наркотиклар сатып алсаң, ясасаң, сакласаң - өч елга кадәр төрмә;
•    Наркотиклар ясаган, саклаган, йөрткән һәм башкаларга саткан очракта, сигез елга кадәр ирегеңнән мәхрүм ителәсең;
•    Төркем белән яки вазифадан файдаланып наркотиклар таратсаң, сигез елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган;
•    Наркопритон оештырсаң, өч елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм каласыңны белеп тор;
•    Наркотик сыйфатындагы даруларга ялган рецепт бирсәң яки ялган рецепт ясасаң, ике елга кадәр төрмә яки 80 мең сум штраф.
•    Наркотиклар куллана башлаган баланың күз карасы кискен үзгәрә, тәнендә тимгелләр барлыкка килә.
•    Катлаулы гаиләләрдән генә түгел, ә имин күренгән гаиләләрдәге үсмерләр дә наркотиклар белән бәйле законсыз эшләргә кереп китәргә мөмкин. Шуның өчен дә, ата-аналар һәм укытучылар балаларны игътибардан ычкындырмасыннар иде.

Онытма!
•    Зур күләмнәрдә наркотиклар сатучыларга 15 елдан башлап 20 елга кадәр һәм, хәтта, гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итү яный. Аз күләмдә наркотик саткан өчен дә 8 елга кадәр төрмәгә ябылу мөмкин. Наркотиклар таратуда катнашучы балаларга 16 яшьтән үк җинаять эше кузгатыла, андыйлар балалар колониясенә ябыла.

Сүз уңаеннан
Бүген кладменның уртача эшләү вакыты - 2 ай. Сирәк очракта алар 1 елдан артык "эшли" ала.
Закладчыларның яртысын диярлек хокук сакчылары оештырган рейдлар һәм вакытында ачыклыйлар. Хәзер наркокурьерлар шәһәр йортларындагы подъездларда "эшләргә" куркалар, алар паркларга, шәһәр яны урманнарына һәм ташландык объектларга күченгәннәр. Ләкин урман кырыенда автобус тукталышыннан баручы теләсә нинди ялгыз кеше полиция хезмәткәрләрендә шик уята.
Курьерлар бүген хәтта ишегалды җыештыручылар яки юл эшчеләре булып киенәләр, ләкин аларны да хокук сакчылары үз-үзләрен тотышлары буенча ачыклыйлар. Монда качып калу мөмкин түгел. 

Ришат хәзрәт Курамшин: 

– Ислам галимнәре гөнаһларны зур һәм кечкенә төрләргә бүлә. Кечкенә гөнаһлар кешенең әдәпсезлек, тәрбиясезлек күрсәтүе белән күбрәк бәйле булса, зур гөнаһлар аерым кеше һәм җәмгыять өчен зур зыян чыганагы булып тора. Олы гөнаһлардан галимнәр шундыйларны билгеләп үтә: урлау, талау, кеше кыйнау, зина кылу, гайбәт сөйләү, яла ягу, алдалау (монда шулай ук ялган шәһадәт бирү, ялган ант, алдалап үлчәү дә кертелә), аракы эчү (наркотик куллану), хәрам ризык (әйтик, дуңгыз ите) ашау, риба (акчаны процентка бирү яки алу), ришвәт, әти-әнине рәнҗетү, туганлык җепләрен өзү, сихер һәм күрәзәчелек белән шөгыльләнү, тәкәбберләнү һәм башкалар.
Кызганыч, әмма бик күпләр гөнаһ кылуга җиңел карый, аның яман нәтиҗәләре турында уйланмый һәм тәүбә итәргә ашыкмый. Ә соңыннан проблема башлангач, гөнаһ кылучы, гәрчә барысына да фәкать үзе генә гаепле булса да, кемнедер яманлый һәм гаепли башлый. Ислам галимнәре, Коръән аятьләренә һәм хәдисләргә таянып, гөнаһ кылуның яман нәтиҗәләрен билгеләп үттеләр.
Шуларның кайберләрен карап чыгыйк. Гөнаһ кылу сәбәпле:
– кешенең ризыгы киселә: ул йә кими, йә кеше аның тәмен тоймый башлый, йә ниндидер сәбәп белән аны ашый алмый;
– кешенең хәтере начарая, белеме кими;
– кеше йә бәла-казага очрый, йә ниндидер күңелсез хәлгә төшә (берәр җире тырналса да яки чүкеч белән бармагына сукса да, хәтта абынып сөртенсә яисә ясап куелган чәе түгелсә, кеше: “Аллаһ каршында нинди гаебем бар икән?” – дип уйланырга тиеш, ди галимнәр);
– туганнар, хезмәттәшләр яки башка ниндидер кешеләр тарафыннан начар мөгамәлә күрсәтелә, гаиләдә яки эштә күңелсезлекләр башлана;– кешенең кыяфәте бозыла;
– тормышта бәрәкәт бетә (машина ватыла, алынган әйберләр бик тиз “эштән чыга”, ватыла яки югала һәм башкалар);
– кеше авыруларга дучар була (гөнаһ кылган кеше авырый башлагач, дәваханә юлын таптый башлый, уңай нәтиҗәсен күрмәгәч, халык медицинасына, күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итә, әмма дәваланыр өчен аңа, асылда, ихластан бер тәүбә итү дә җитәр иде...);
– кешегә фәкыйрьлек, мохтаҗлык ирешә;
– дошманнары өстенлек ала;
– күңел төшенкелеге, депрессия башлана.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading