16+

Коену чорында 53 кеше батып үлде, шуның 6сы балалар

Татарстанда ел башыннан сулыкларда кешеләр катнашында 89 хәвефле очрак теркәлгән, 66 кеше, барыбер дә, батып үлгән (шуның 8е балалар). Суга бата башлаган 65 кеше коткарылган, аның 12се балалар.

Коену чорында 53 кеше батып үлде, шуның 6сы балалар

Татарстанда ел башыннан сулыкларда кешеләр катнашында 89 хәвефле очрак теркәлгән, 66 кеше, барыбер дә, батып үлгән (шуның 8е балалар). Суга бата башлаган 65 кеше коткарылган, аның 12се балалар.

— Коену чорында 53 кеше батып үлде, шуның 6сы балалар иде. Шөкер, 31 кеше, әлеге исәптән, 11 бала коткарып калынды. Республикада 56 пляж гамәлдә булды, аларда коткару һәм медицина хезмәтләре эшләде. Батып үлүләр башлыча рөхсәтсез коену урыннарында килеп чыкты. Таныш булмаган җирләрдә коену, спиртлы эчемлекләр кулланып суга керү хәвефле. Быелгы коену сезоны 1 сентябрьдән рәсми рәвештә ябылды. Хәзер су 17 градус кына җылы, су һаман суына бара. Шунлыктан, сулыкларга керү гомер өчен куркыныч, кешене салкын суда көзән җыерачак һәм ул батып үләчәк,- дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләрнең иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова.

 Кече күләмле көймәләр буенча да 1020 кагыйдә бозу теркәлгән, 384 кеше административ җавапка тартылган. Кече күләмле көймәләрдә кешеләр үз үлчәменә туры килгән коткару жилеты кияргә тиеш. Кече күләмле көймәләрдә зур суднолар юлында, күпер астында, причаллар янында туктап торырга рөхсәт ителми.

 —Коммерция максатларында кулланыла торган кече күләмле көймәләр 30 көн эчендә дәүләт теркәвенә куелырга тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, 1,5-2 мең сум штраф. Зур суднолар шлюпкаларын, 200 килограммга кадәрге, шулай ук двигателе 8 кВт куәтләренә кадәрге көймәләрне, җилкәнле спорт көймәләрен теркәү кирәкми. Аларны теркәүдән төшерү зарур, чөнки салым килеп торачак,- диде Регина Гаязова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading