16+

Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм чарасы

Татарстан Республикасы Рәисе грантларына коммерциячел булмаган оешмаларның социаль эчтәлекле проектларына конкурс үткәрелә.

Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм чарасы

Татарстан Республикасы Рәисе грантларына коммерциячел булмаган оешмаларның социаль эчтәлекле проектларына конкурс үткәрелә.

Гаризалар 20 майдан башлап 3 июльгә кадәр кабул ителә.

–  Россиядә 2024 ел – Гаилә елы, шунлыктан, гаиләләргә ярдәм темасына проектлар күп тәкъдим ителер, дип уйлыйм. Коммерциячел булмаган оешмалар өлкәннәргә, авыру балаларга ярдәм, балалар тәрбияләү, тәҗрибә уртаклашу темаларына проектлар тапшыра ала. Безнең максат – һәр районда социаль эчтәлекле эшчәнлек юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар булдыру, – диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Татарстаннан белгечләр бу җәйдә Луганск Халык Республикасына, шулай ук Донбасс Халык Республикасына барып, иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтергә әзерләнә.

– Россиянең яңа 4 төбәгендә дә татар иҗтимагый һәм дини җәмгыятьләре эшли. Алар белән элемтәләр бар. Россия төбәкләрендәге татар җәмгыятьләре милли мәдәниятне үстерү буенча Татарстан Республикасы Рәисе грантлары конкурсында катнаша ала, – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов.

“Социаль эчтәлекле коммерциячел булмаган оешмаларга теләктәшлек буенча республика ресурс үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешма директоры Зөлфия Сафина таныштырганча, Татарстанда 6 мең иҗтимагый оешма теркәлгән, шуларның 1,5 меңе социаль эчтәлекле эшчәнлек үткәрә.

– Районнарга чыгып та, онлайн рәвештә дә курслар оештырабыз. Коммерциячел булмаган оешмалардан конкурска 14 проект керде инде, – дип, оешмаларны активлыкка чакырды Зөлфия Сафина.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading