16+

Конституция суды әйтте: хатыннар хаклы

Яшел Үзән районының Городище авылыннан беренче сыйныфтагы ике кызчык белән дүртенчедәге бер малай өч чакрым ераклыктагы Муллаиле мәктәбенә җәяү йөреп укый.

Конституция суды әйтте: хатыннар хаклы

Яшел Үзән районының Городище авылыннан беренче сыйныфтагы ике кызчык белән дүртенчедәге бер малай өч чакрым ераклыктагы Муллаиле мәктәбенә җәяү йөреп укый.

Бичара сабыйларның әниләре -Ләйсән Гафиятуллина, Наталья Сюськина, Диана Фәттахова - өчесе бергә: «Авыл читендәге ферма тирәсендә хуҗасыз этләр, кырда кабан дуңгызлары, төлкеләр йөри. Балаларыбызны котыбыз очып, озатып калабыз», - дип зар елыйлар.

Муллаиле авылына кайткан чагында, пенсионер укытучы Лариса Камилева кышкы буранда өч сабыйның Городищедан мәктәпкә сөйрәлүләрен күреп, бик кызганган.
- Яшел Үзән районы башкарма комитетына инде әллә ничә хат яздым, буш сүз тулы җавап җибәреп кенә утыралар, бернинди нәтиҗә дә юк, - ди Лариса Камилева.
Мәктәп автобусы билгеләүне сорап язылган гаризаны инде Татарстан Республикасы Конституция судына кадәр җибәргәннәр болар. Яшел Үзән шәһәрендә быелның 22 мартында Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов рәислегендә әлеге гариза ачык утырышта тикшерелгән иде. Бу турыда «Шәһри Казан» газетасының ­29 мартында «Балаларыбызны этләргә ашатыр өчен тапмадык» дигән мәкалә басылып чыкты.

Яшел Үзәндәге күчмә утырышта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары бүлеге җитәкчесе Олег Казеннов: «Городище авылына тоташкан асфальт юл автобус йөреше өчен яраклы», - диде. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре Городище авылына мәктәп автобусы маршрутының һаман да ачылмавының сәбәпләрен бер-берсеннән күреп утырдылар.

Казанда 19 апрельдә узган утырышта Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов Конституция суды карарын игълан итте. Ләйсән Гафиятуллина, Наталья Сюськина, Диана Фәттахова гаризасы Татарстан Республикасы Конституциясенә каршы килми, алар гариза язарга, ә балалары белем алуга, шулай ук мәктәп автобусыннан файдаланырга хокуклы, диелде әлеге карарда. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2006 елның 3 августында кабул иткән «Татарстан Республикасында мәктәп автобусларын нәтиҗәле файдалану турында»гы 400нче санлы карары да моңа нигез бирә. Хөкүмәт карары барын-бар, ләкин Лариса Камилева әйтүенчә, Яшел Үзән районында әле биш авылдан балалар күрше авыллар мәктәпләренә җәяү йөреп укый.

Татарстан Республикасы Конституция суды карарында искәртелгәнчә, Яшел Үзән районы башкарма комитеты комиссия төзеп, Городище авылына тоташкан юлга бәяләмә бирергә, мәктәп автобусы маршруты ачуны хәл итәргә тиеш. Яшел Үзән районы җитәкчеләренең башлары ике түгелдер, дип уйлыйк. Татарстан Республикасы Конституция суды сүзенә колак салып, алар киләсе уку елына балаларны мәктәпләргә автобуста йөртүне тулысынча җайга салырлар, дип өметләник.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading