16+

Коралланмыйча булмас

Хәтерләсәгез, ноябрь ахырында дөньяны тетрәндерерлек хәбәр яңгырады. Россия Президенты Дмитрий Медведевның кискен чыгышы халыкны сискәндерде, сугыш кына башланмасын дигән уй миләрне ярып үтте, һәм ул башланды. Россия-АКШ арасында яңадан «салкын сугыш» игълан ителде дисәк тә ялгыш түгел.

Хәтерләсәгез, ноябрь ахырында дөньяны тетрәндерерлек хәбәр яңгырады. Россия Президенты Дмитрий Медведевның кискен чыгышы халыкны сискәндерде, сугыш кына башланмасын дигән уй миләрне ярып үтте, һәм ул башланды. Россия-АКШ арасында яңадан «салкын сугыш» игълан ителде дисәк тә ялгыш түгел.

Д.Медведев үз чыгышында бөтен дөньяга Америка Кушма Штатлары белән сөйләшүләр алып бару - мәгънәсезлек, алар сүзебезгә колак салмый, үз дигәннәрен итә, диде. Алдан кисәтеп куелган «Искәндәр» ракеталарын Калининград чигенә куячагыбызны белдерде. Моның өстенә РФ Президенты Америкадагы коллегасын стратегик басып алу коралларын (СНВ) чикләү килешүеннән чыгу белән куркыта. Бу фикергә ул АКШ Президенты Барак Обама белән очрашудан соң килгән. Белүебезчә, океан арты «дусларыбыз» Европа территориясенә Ракеталарга каршы сак (ПРО) куялар. Моны алар Иран алай-болай безнең якка атом бомбасы ташламагае дип аңлата. Әмма чынлап караганда, Иранның андый көчле атом бомбасы юк бит, аның ракеталары АКШка түгел, Европага да барып җитми икән.
Иранның максаты Америка түгел түгелен. Ислам республикасы буларак ул Палестина автономиясен бәйсез итәргә тели. Бу мәсьәләдә аны иң борчыганы Израиль. Яһүдләр дәүләте фарсы иленнән чын-чынлап курка бугай. Ни дисәң дә, атом бомбасы җитештерергә маташкан дәүләткә ышаныч юк. Шуңа да АКШны Иран Ислам республикасына каршы даими котыртып тора.
Бүген Израиль өчен иң хәтәре - Сүрия Гарәп җөмһүрияте. Бу көннәрдә эзәрлекләнгән Сүрия Президенты Бәшәр Асад илдәге хәлне «җайлау» өчен НАТО гаскәрләре кергән очракта, ракеталарны Израиль ягына борачакмын дип вәгъдә бирде. Үлемнән курыкмыйм мин, ди ул. Ливандагы «Хизбалла» террорчылар төркеме шул вакытта ук икенче фронт ачачак икән. Моңа әле Иран да кушылырга мөмкин.
Шушындый болгавыр чорга коралланмыйча килеп керүе дә куркыныч кебек. Дөрес, әгәр сугыш башланса, АКШ белән Россия кискен каршылыкка керсә, болар барысы да кешелек тарихының соңгы битләре булуы бар. Әмма дөньяны җимерерлек коралың булмаса, синнән курыкмыйлар да, хөрмәт тә итмиләр. Аллага тапшырып, коралланып карыйк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading