Татарстанда Корбан бәйрәме көннәрендә терлекләр сую өчен махсуслаштырылган мәйданчыкларда 13 мең 133 сарык чалынган.
– Казанда 20 мәйданчык эшләде, бары тик сәламәт һәм ветеринария документлары булган сарыкларны гына чалырга рөхсәт ителде. Калдыклар җыеп Алабугадагы эшкәртү заводына китерелде. Корбан чалудан соң 10 мең квадрат метр мәйдан химик зарарсызландырылды, – диде Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыгуллин.
Корбан бәйрәме көннәрендә, шулай да, четерекле хәл килеп чыккан.
– “Ризван” мәчетенә 15 июньдә ветеринария документлары булмаган 463 сарык китергәннәр. Төрлечә “сөйләшергә” омтылсалар да, сарыкларны чалырга һәм кешеләргә таратырга рөхсәт бирелмәде. Тикшерү узмаган әлеге сарыклар авыру булырга да мөмкин, ләбаса. Тикшерә-сораша торгач, бу терлекләрнең Әлмәт районындагы Ново Михайловка авылындагы фермер хуҗалыгыннан китерелгәнлеге ачыкланды. Ләкин, андагы фермерлык хуҗалыгында да моның кадәр сарык юк. Полиция хезмәткәрләре тикшерү алып бара, гаеплеләр административ җавапка тартылачак. Корбан чалуларда мондый очраклар булырга тиеш түгел, – диде Габделхак Мотыгуллин.
Бруцеллез, ящур, кош гриппы авырулары эләкмәсен өчен терлекләрне ябык корылмаларда асрау, ветеринария чараларын күрү хәерле. Кайбыч, Яшел Үзән, Сарман районнарында 3 шәхси хуҗалыкта бруцеллез авыруы ачыкланды.
– Казахстан, Оренбург, Башкортстан тарафларыннан терлекләр һәм кош-корт алып кайтып, машина әрҗәсеннән арзанрак бәяләрдән сату очраклары бар. Авыл халкы, бәясенә кызыгып, ветеринария документлары булмаган терлекләрне сатып алмасын иде. Татарстандагы агрофирмалардан яки крестьян-фермер хуҗалыкларыннан сатып алу ышанычлы, чөнки әлеге терлекләр ветеринария тикшерүе узып тора, – дип киңәш бирде Габделхак Мотыгуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар