16+

Корбан чалу: заманча сервис

Корбан гаете көннәрендә кайбер кешеләр, корбанның ничек чалынганын күреп, вәхшилекнең теге чигенә җиттеләр инде, дип зарланудан туктамый иде. Быел андый аеруча нечкә күңеллеләр шәһәр урамнары буйлап тыныч кына йөри алачак. Лаеш районы Сакура авылында корбан чалу өчен зур комплекс төзелә.

Корбан гаете көннәрендә кайбер кешеләр, корбанның ничек чалынганын күреп, вәхшилекнең теге чигенә җиттеләр инде, дип зарланудан туктамый иде. Быел андый аеруча нечкә күңеллеләр шәһәр урамнары буйлап тыныч кына йөри алачак. Лаеш районы Сакура авылында корбан чалу өчен зур комплекс төзелә.

«Юлчы» мәчете территориясендә урнашкан корбан чалу комплексын ислам сервисының тагын бер баскычы дип бәяләргә мөмкин. Комплексны төзүче «Әл-хәләл» оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдин, Төркиядә, Казахстанда шуның ише корылмаларны күреп, бездә дә төзик әле, дип Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга мөрәҗәгать иткән. Уңай җавап алынгач, эшкә керешкәннәр. Баксаң, Сакура авылы юкка гына сайланмаган, Азат әфәнде шунда туып үскән икән. Комплекстан кала, мөфтият корбан чалу өчен 20 бокс ясаткан. Гает көннәрендә аларны мәчетләр янына урнаштырачаклар. Теге нечкә күңеллеләр тыныч кына йөри алсын өчен, малны аулакта суячаклар. «Чиста шәһәр» программасы кысаларында һәр бокс янында махсус контейнер торачак: чалынган малның калдыкларын шунда тутырып, Алабугадагы заводка җибәрәчәкләр.

- Комплексны ачуга вазгыять үзе этәргеч ясады диде, - Азат Гайнетдин. - Теләсә кайда корбан чалып, динебезгә тап кына төшерәбез. Шуңа да без халыкка мал-туарны чиста шартларда чалырга мөмкинлек бирергә ниятләдек.
Теләге булып та, мөмкинлеге булмаганнар өчен «Әл-хәләл» махсус хезмәт тәкъдим итә. Әйтик, фәлән кеше (843) 225-10-65 номерына шалтыратып, фәлән кеше исеменә корбан чалуны сорый, ди. Ул кешегә, әйтик, уртача зурлыктагы сарык өчен алты мең, чалып биргән өчен 500 сум, китереп биргән өчен тагын 500 сум түлисе була, җәмгысы, җиде мең сум.

Комплекста Корбан гаетендә күрше‑тирә төбәкләрдән килгән 40 суемчы хезмәт күрсәтәчәк. Әйтик, сарыгыңны (башка төрле эре мөгезле терлеккә дә заказ кабул итәләр) алып килсәң, аны 25 минутта суеп һәм эшкәртеп бирәчәкләр. Бәясе - 500 сум. Гает көнендә комплекста беренче чалынган сарыктан аш белән пылау пешереп, килүчеләрне сыйлаячаклар. Әмма үз сарыгыңны үзеңә суярга ярамый.

Без килгәндә алты егет мәш килеп эшли иде. Барысы да Чувашстанның Урмай авылыннан. Бригадир Марат Җиһаншин әйтүенчә, бригаданың тәҗрибәсе дә зур, куллары да алтын. Ун көндә комплексның хәйран өлешен аякка бастырганнар инде.

Корбан гаетеннән соң комплекста мал суярга ярармы, юкмы, дигән сорауга төгәл җавап бирә алмадылар. Әгәр бу корылма халыкта кызыксыну уятса, аның «игезәкләрен» Татарстан районнарында да төзергә исәп бар.

PS. Быел Корбан гаете 4 октябрьгә туры килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading